Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Көчле дәүләт, көчле халык өчен!

Социаль челтәрләрнең берсендә урнашкан анкетамны даими рәвештә атакага тоталар. Гади түгел, сәяси атакага.

Мине митингка барырга, шәһәр урамнарына чыгып ни дә булса таләп итәргә чакыралар. Билгеле бер төркем кешеләр өчен оппозициядә тору бик заманча күренеш санала. Аллам сакласын, Путинга карата булган яхшы мөнәсәбәтне берүк сизә генә күрмәсеннәр! Публицист Роман Носиков сүзләре буенча, кайберәүләр "баналь рәвештә бәйсез фикер йөртә алмаган булып күренүдән курка". Күптән түгел Думага узган сайлауларны гына искә төшерик. Нинди дә булса партия өчен аның программасын да белмәгән көе тавыш бирүчеләр булды танышларым арасында. Күкрәгеңә сугып оппозициядә булуыңны кычкырып йөрү, күрәсең, бик заманча. Хәер, күпчелек шундый рәсәйлеләрнең үз позициясе юк, алар партияләрнең программаларын хәтта укымаган да. Бу хәл кемгәдер файдалы, әлбәттә, һәм алар моннан бик оста файдалана.

Президент сайлауларында теге яки бу кандидатны сайларга чакыралар. Тик әлегә күпчелек агитаторларның аргументлары хәзерге властька каршы төзелгән, хәер, аларның активлыгыннан бары тик көнләшәсе генә кала. Ул арада теге яки бу конкрет кандидатка ни өчен тавыш бирергә кирәклеге төгәл аңлатылмый. Минем кемгә һәм ни өчен өстенлек бирүемне аңлатырга тырышуым да җавапсыз калды. Әйтер сүз юк шул.

Ниһаять, дәүләт ике дистә ел яткан чоңгылыннан чыга башлады, түләнмәгән хезмәт хаклары, пенсия, балалар пособиеләре үткәндә калды, урамда 90 нчы еллардагы "разборкалар" юк, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы аякка баса, юллар, торак төзелә. Моның шулай булмавына каршы аргументлар табыгыз! Әлбәттә, уңай үзгәрешләр тизлеге кемнәрнеңдер күңеленә хуш килмидер. Тик бит җимерүе генә җиңел, ә дәүләтне аякка бастырырга еллар таләп ителә. Хыялдагыдан әле бик ерак булса да, пенсияләр дә арта. Полицейскийлар, педагогларның хезмәт хакы артты. Соңгылары исә төрле грантлар алуда катнаша ала. Унбиш ел элек сез моны күз алдына китерә идегезме? Соңгы ике ел эчендә дүрт коллегам төрле дәүләт программаларында катнашып фатир алды. Күбесе бюджет өлкәсендә эшләүчеләр яшәгән ипотека йорты ишегалдына кереп карагыз - машиналар, коляскалы әниләрнең күплеге таң калдырачак. Унбиш ел элек мондыйны күреп була идеме?

Митинглардан кем ота? Россиянең ныгуы кемгә комачаулый? Ливия комачау иткән көчләргә кирәктер бу, күрәсең. Анда ниләр булганы исегездәме? Хәер, нәкъ менә халыкка социаль ярдәм күрсәтү аеруча нык булган регионнарда дулкынланулар башланды да инде. Тик Каддафины юк итәргә теләгән көчләр, бу шартларда да болганышны ничек башларга кирәк булуын яхшы беләләр. Шунысы билгеле, хәзер Ливиядәге вәзгыять, Джамахирияне бәреп төшерүгә кадәр булганнан күпкә начаррак.

Шундый ук көчләр берничә ел элек, Саддам Хөсәенне диктатор дип игълан итеп, Иракны аяктан екты. Мондагы чуалышлар, шартлау һәм йөзләгән һәлак булучылар турында хәбәрләр белән яңалык тасмалары тулып тора. "Диктатор" Саддам идарә иткән вакытта анда шулкадәр халык һәлак булгандыр дип уйлыйсызмы? Украинадагы "оранжевая" революция кемгә кирәк иде? Украина халкы аның нәтиҗәләре белән риза булдымы? Бүгенге көндә Кыргызстанда нинди чуалышлар бара?

Илебездә әле проблемаларның күп булуын бик яхшы беләм. Төрле чуалыш-кайнауларның бу проблемаларны тагын да тирәнәйтәчәген дә аңлыйм. Оппозициядә булу бик "модно" булса да, мин башкалар кебек булудан курыкмыйм. Башкалар күкрәкләренә сугып үзләрен "оппозиция" дип атаганда, мин үз позициямдә калам: көчле дәүләт, көчле халык өчен.

Гөлшат Солтанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев