Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Киләчәгебез өчен тавыш бирегез

Рәсәй Федерациясе Президентын сайлауларга бик аз вакыт калып бара.

4 мартта булачак сайлаулар - илебез тормышында бик әһәмиятле һәм җаваплы этап. Бөек Россиянең киләчәк язмышында бу вакыйга хәлиткеч роль уйный дип һич арттырусыз әйтергә була. Соңгы ун ел эчендә илебез күпне кичерде. Уңышлар булган кебек, катлаулы сынаулар да булды, әмма кискен проблемаларның күпчелеге хәл ителде. Бүген без яңарыш алдында торабыз. Сәяси тотрыклылыкка ирешелде, икътисади үсеш билгеләнде. Рәсәйнең халыкара аренада тоткан урыны ныгыды, дөньяда тәэсир итү көче артты.

Күп нәрсә эшләнгән, тик аннан да күбрәген әле эшлисе һәм күп санлы проблемаларны әле җиңәсе бар. Халык - әйдәп баручы көч, ул һаман алга баруны таләп итә. Иң әһәмиятлесе, хакимият халык белдергән дәгъваларны ишетә һәм үз эшендә җитди төзәтүләр башкара. Ул үзгәрә, халык фикеренә колак сала һәм аның мәнфәгатьләрен яклап эш итә.

Бүген житәкчелек алдында торган максатлар гражданнарның актив катнашуы ярдәмендә тормышка ашырылачак.

Сайлауларның гади булмаячагын беләбез. Ил, республика, гаиләбез, балаларыбыз һәм оныкларыбызның язмышы һәрберебезнең тавышына бәйле.

Шуны билгеләп үтәсе килә, "кеше һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга, ә халыкның тормыш сыйфаты Европа стандартларына туры килергә тиеш" дигән фикерне ил һәм республика җитәкчелеге бердәм куәтли.

Безгә инкыйлаблар һәм катаклизмнар, үткәнгә кайтулар түгел, безгә тотрыклылык кирәк.

Һәрберебез үз киләчәген үзенчә күрә. Тик безне тотрыклы хезмәт хакы алып, заманча җәмгыятьтә яшәргә омтылу теләге берләштерә. Без балаларыбызның киләчәге өчен борчылабыз. Барыбыз да бәхет, тынычлык, сәламәтлек теләп яшибез.

Ә моның өчен көчле һәм җаваплы дәүләт власте кирәк. Шуңа күрә Россия Президенты ышанычлы, җаваплы, сайлаган юнәлешен алга таба дәвам итәрлек кеше булырга тиеш.

Хөрмәтле алабугалылар, районыбыз сайлаучылары! Сезне 4 мартта үз сайлау участокларыгызга килеп, гражданлык бурычыгызны үтәргә чакырам.

Һәр тавыш әһәмиятле, чөнки сайлау нәтиҗәләре күпчелек халыкның мәнфәгатьләрен чагылдырырга тиеш. Ә бу тавыш бирүчеләр актив булганда гына мөмкин.

Сезне 4 мартта туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, күршеләрегез һәм дусларыгыз белән сайлау участокларында көтәбез.

Килегез һәм көчле дәүләт, тотрыклы киләчәк өчен тавыш бирегез.

Г.Емельянов, шәһәр-район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев