Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Илмәт һәи Дөм-Дөмдә яңача сайлау

Сай­лау нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча Ала­бу­га ра­йо­нын­да "Бер­дәм Рос­си­я" - ли­дер, икен­че урын­да - "КПРФ", өчен­че­дә - "Га­дел Рос­си­я".

Без­нең ра­йон­да сай­лау­лар­да 60 мең ке­ше кат­наш­кан. "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се өчен шә­һәр­дә яшәү­че­ләр­нең 77,6 про­цен­ты, ра­йон хал­кы­ның 95 про­цен­ты та­выш бир­гән. Ала­бу­га рей­тин­гы­ның икен­че уры­нын­да - КПРФ. Аның өчен шә­һәр­дә яшәү­че­ләр­нең 12,2 про­цен­ты һәм авыл ке­ше­лә­ре­нең 4,12 про­цен­ты та­выш бир­гән. "Га­дел Рос­си­я" - шә­һәр­дә 4,58 про­цент, ра­йон­да 0,28 про­цент, ә ЛДПР шә­һәр­дә 3,33 һәм ра­йон­да 0,39 про­цент та­выш җый­ган. Ала­бу­га­да иң аз та­выш "П­ра­вое де­ло" фир­ка­се­не­ке, аның өчен ни­ба­ры 0,28 про­цент ала­бу­га­лы та­выш бир­гән.

Дәү­ләт Ду­ма­сы­на де­пу­тат­лар сай­лау­да авыл ке­ше­лә­ре­нең 98,3 про­цен­ты кат­наш­кан, бу си­гез мең­нән ар­тык сай­лау­чы ди­гән сүз. Дөм-Дөм һәм Ил­мәт авыл­ла­рын­да яшәү­че­ләр ра­йон­да бе­рен­че­ләр­дән бу­лып элект­рон та­выш би­рү сис­те­ма­сын кул­ла­нып ка­ра­ды. Бу ике авыл­ның сай­лау учас­то­гын­да 8 тер­ми­нал­дан тор­ган комп­лекс ур­наш­ты­рыл­ган иде. Бер тер­ми­нал тре­на­жер сый­фа­тын­да (би­ре­дә мах­сус хез­мәт­кәр сай­лау­чы­лар­га инст­рук­таж би­рә), 5 эш тер­ми­на­лы һәм ав­то­ном тук­ла­ну чы­га­на­гы бул­ган 2 күч­мә тер­ми­нал ку­ел­ган. Ха­лык­ны әле­ге сис­те­ма­дан фай­да­ла­ныр­га Ка­зан­да өч көн­лек мах­сус курс­лар­да укып кайт­кан бел­геч­ләр өй­рә­тә. Элект­рон та­выш би­рү сай­лау­чы­лар кү­ңе­ле­нә хуш кил­де - тиз дә, уңай­лы да. Та­выш би­рү нә­ти­җә­лә­ре шун­да ук үзәк сай­лау ко­мис­си­я­се сай­ты­на тап­шы­ры­ла, ан­нан соң мәгь­лү­мат Рос­си­я­нең Үзәк сай­лау Ко­мис­си­я­се сай­тын­да урын ала. Элект­рон та­выш би­рү комп­лек­сы да (КЭГ) шун­да җи­бә­ре­лә­чәк.

"Без ба­ры­быз да Ка­зан­га ба­рып укып кайт­тык. Тре­на­жер­ны да өч көн ал­дан ур­наш­тыр­дык. Те­лә­ге бул­ган һәр­кем ал­дан ки­леп өй­рә­нә ал­ды. Кай­бе­рәү­ләр хәт­та бер­ни­чә тап­кыр ки­леп эш­ләп ка­ра­ды. Шу­ңа кү­рә та­выш би­рү­дә әл­лә­ни зур кы­ен­лык­лар юк", - ди элект­рон та­выш би­рү комп­лек­сы опе­ра­то­ры Ил­сур Әди­я­тул­лин.

Ил­мәт авы­лын­да та­выш би­рер­гә иң бе­рен­че бу­лып ве­те­ран­нар кил­гән. Әле бе­рен­че тап­кыр гы­на сай­лау­да кат­на­шу­чы­лар да зур җа­вап­лы­лык то­еп, ал­дан ук та­выш би­реп ку­яр­га ашык­кан. 83 яшь­лек Әми­нә әби Ша­кир­җа­но­ва бер сай­лау­дан да кал­мый. Без­нең: "Я­ңа­ча сай­лау ар­тык кы­ен бул­ма­ды­мы соң?"- ди­гән со­рау­га ул ел­ма­еп: "Бу­лы­шып то­ру­чы кыз­лар бар бит", - ди­де.

Ил­мәт авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Ил­фат Ша­ки­ров та сай­лау­лар­ның ба­ры­шы бе­лән ка­нә­гать бу­лып: "Нин­ди яшь­тә бу­лу­ла­ры­на ка­ра­мас­тан, ха­лык сай­лау­лар­да ак­тив кат­на­ша, за­кон бо­зу­лар да кү­зә­тел­ми. Нин­ди дә бул­са сә­бәп бе­лән өй­дә та­выш би­рер­гә те­ләү­че­ләр ал­дан ук га­ри­за яз­ды",- ди­де без­нең хә­бәр­че­ләр­гә.

Яңа­ча та­выш би­рү күп ел­лар дә­ва­мын­да укы­ту­чы бу­лып эш­лә­гән 78 яшь­лек Нә­зи­рә апа Ну­рул­ли­на­га да оша­ган. "Сай­лау­лар­ны кал­дыр­га­ным юк. Ба­ла­лар­ның бә­хет­ле ба­ла­ча­гы, яшь­ләр­нең ка­нә­гать­лә­нер­лек эш ха­кы, то­рыр уры­ны, ярат­кан эше бул­сын дип кил­дем. Без, өл­кән бу­ын, бик күп авыр­лык­лар күр­дек. Ин­де ки­лә­чәк­тә шун­дый га­зап­лар кү­рер­гә яз­ма­сын, дөнь­я­лар имин-ты­ныч бул­сын. Яшәү­лә­ре хә­зер бик рә­хәт. Өл­кән­нәр дә ти­еш­ле пен­си­я­лә­рен алып, ты­ныч карт­лык­та го­мер ит­сен иде дип сай­ла­дым. Сай­лау­лар­дан соң авыл ке­ше­лә­ре­нә, ха­лык­ка күб­рәк игъ­ти­бар бу­лыр дип ыша­нам", - ди ул.

Көн ур­та­сы­на та­ба сай­лау уры­нын­да яшь­ләр дә кү­ре­нә баш­ла­ды. Ве­не­ра Ми­хай­ло­ва: "Ми­ңа ис­ке­чә сай­лау юлы күб­рәк ошый иде. Яңа­ча та­выш би­рер­гә ия­лә­нер­гә ки­рәк бу­лыр. За­ман бе­лән бер­гә ат­лар­га ки­рәк. Без­нең та­выш бик әһә­ми­ят­ле дип уй­лыйм. Үзе­без­гә ки­лә­чәк сай­лый­быз бит",- ди.

Сай­лау ко­мис­си­я­се рә­и­се Ми­ләү­шә Хө­сә­е­но­ва элект­рон та­выш би­рү юлы кер­тел­гәч, баш­та кур­кып ка­лу­ла­рын, тик Ка­зан­да укып кайт­кан­нан соң бар бор­чы­лу­ла­ры­ның юк­ка чы­гу­ын әй­тә. "Өл­кән яшь­тә­ге­ләр­гә яңа­ча ни­чек та­выш би­рә­сен аң­ла­та­быз, күр­сә­тә­без. Зар­ла­ну­чы­лар юк, ха­лык сай­лау­га ак­тив ки­лә", - ди ул.

Ала­бу­га ра­йо­ны­ның тер­ри­то­ри­аль сай­лау ко­мис­си­я­се мәгь­лү­ма­ты бу­ен­ча, Ил­мәт­тә 307 сай­лау­чы яши. Бу көн­не бе­раз җәя­ү­ле бу­ран уй­нап то­ру­га ка­ра­мас­тан, сә­гать 12ләр ти­рә­сен­дә 45,9 про­цент ил­мәт­ле үз та­вы­шын бир­гән иде ин­де. Сай­лау учас­то­гын­да те­лә­ге бул­ган һәр­кем­гә кай­нар ко­фе, чәй эчеп, та­мак ял­гап алыр­га да мөм­кин иде.

Рес­пуб­ли­ка­да 2875 учас­ток­та та­выш би­рү оеш­ты­рыл­ды. Мон­да дөнь­я­ның 12 илен­нән кү­зә­тү­че­ләр, ОБ­СЕ вә­кил­лә­ре кил­гән иде. ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин сай­лау­лар­га нә­ти­җә яса­ган­да, яшь бу­ын­ның ак­тив­лы­гын бил­ге­ләп үт­те. Аның фи­ке­рен­чә, рес­пуб­ли­ка­да "Бер­дәм Рос­си­я" өчен та­выш би­рү, рес­пуб­ли­ка сә­я­сә­тен ку­әт­ләү һәм му­ни­ци­па­ли­тет баш­лык­ла­ры­на ыша­ну ди­гән­не аң­ла­та. Сай­лау кам­па­ни­я­се ал­дын­нан Та­тарс­тан җи­тәк­че­ле­ге рес­пуб­ли­ка­ның һәр ра­йо­нын­да ха­лык бе­лән оч­ра­шып, проб­ле­ма­лар­ны ачык­ла­ды. бе­рен­че чи­рат­та алар­га игъ­ти­бар би­ре­лә­чәк, дип ышан­дыр­ды Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин.

Сай­лау­лар уз­ды. Без­гә ба­ры тик Нә­зи­рә апа һәм Әми­нә әби­ләр­нең те­ләк­лә­ре үтә­леп, вәз­гы­ять­нең уңай як­ка бо­ры­лу­ын кө­тәр­гә ка­ла. Шу­шы көн­нәр­дә куп­кан бу­ран да якын­ла­шу­чы үз­гә­реш­ләр­нең уңай хә­бәр­че­се бул­сын иде.

Фә­ри­дә ӘС­КА­РО­ВА

Ав­тор фо­то­сы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев