Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Сез безгә бик кирәк

Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов "Эссен Продакшн АГ" эшчеләр коллективы белән очрашты.

Иртәнге якта ук эшчеләрнең эш көне гадәттәгечә башланмады: хезмәт коллективының гомумҗыелышында бу атнада "Мактаулы алабугалы" дигән исемгә лаек булган предприятие генераль директоры Анатолий Барышев һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов чыгыш ясады. Геннадий Егорович аларга муниципаль хакимиятнең нинди юнәлешләрдә эш алып баруы турында сөйләде һәм үз продукциясе белән илебездә генә түгел, бәлки чит илләрдә дә танылып өлгергән заводның шәһәр-район икътисадында бик әһәмиятле урын биләвен ассызыклап үтте.

Шәһәр башлыгы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән булган сөйләшү вакытында аның шәһәр транспортында йөрү бәяләрен киметүгә ирешә алуыбызга бик гаҗәпләнүен әйтеп китте. Ә бит күп кенә шәһәрләрдә аны шактый күтәрделәр. Бәлки менә бу чара кемгә дә булса көнлек икмәк алырлык экономия ясарга мөмкинлек биргәндер, дип аңлатты хакимият башлыгы. Район җитәкчелеге кылган гамәлләрнең барысы да халык теләге белән башкарыла, диде ул.

-Мин кибетләрдә йөргәндә, өлкән гражданнарның ничек итеп сөт, ипи алуларын күзәтәм. Алар сумкадан кулъяулыкларын алып, андагы вак акчаларын берәмләп кат-кат саный: монысын алсам, башкасына каламы? Шунысы куандыра, "Эссен" супермаркетында иң кирәкле азык-төлеккә "социаль" бәяләр сакланып калды, бу күп нәрсә турында сөйли, диде Г.Емельянов.

Очрашу барышында шәһәр башлыгы эшчеләрнең сорауларына җаваплар бирде, ә алар мондый мөһим очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дигән теләк белдерде.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев