Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Сораулар һәм җаваплар

Бү­ген Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов ад­ре­сы­на төр­ле эч­тә­лек­ле һәм юнә­леш­ле со­рау­лар бик күп ки­лә. "Ха­лык бе­лән ачык­тан-ачык эш­ләү һәм һәр ке­ше­нең яшә­е­шен уңай­лы итәр­гә ты­ры­шу"- ра­йон баш­лы­гы­ның төп сә­я­сә­те әнә шун­дый, ә бу һәр со­рау конт­роль ас­ты­на алы­на һәм кил­гән со­рау­лар­ны баш­лык шәх­сән үзе ка­рый ди­гән сүз. Җи­тәк­че­ләр...

Тө­зе­леш

Ала­бу­га ра­йо­ны­ның то­рак пункт­ла­рын­да яшәү­че­ләр юл­лар­га, су бе­лән тәэ­мин итү, тө­зек­лән­де­рү һәм авыл җи­рен­дә тө­зе­леш ту­рын­да күп төр­ле со­рау­лар би­рә.

Рә­сәй Фе­де­ра­ци­я­се­нең авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нистр­лы­гы ли­ни­я­се бу­ен­ча, "2012 ел­га ка­дәр авыл­ның со­ци­аль үсе­ше" Фе­де­раль со­ци­аль про­ект кы­са­ла­рын­да, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры һәм "Э­нер­гост­рой­комп­лект" һәм "У­НиК" Җа­вап­лык­ла­ры чик­лән­гән җәм­гы­ять­ләр бе­лән бер­лек­тә Ала­бу­га ра­йо­ны то­рак пункт­ла­ры­ның ин­же­нер чел­тәр­лә­рен про­ект­лау баш­ка­ры­ла.

Бех­те­ре­во авыл җир­ле­ге бу­ен­ча Га­ри авы­лын­да га­зүт­кәр­геч, Бех­те­ре­во то­рак пунк­тын­да суут­кәр­геч, "А­лАЗ" бер­ләш­мә­се­нең сә­нә­гый мәй­дан­чы­гын­нан Бех­те­ре­во то­рак пунк­ты­на ка­дәр суүт­кәр­геч тө­зү­гә до­ку­мент­лар әзер­лән­гән.

Кук­лек авы­лын­да "Туз­ган то­рак­ны бе­те­рү" прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зел­гән йорт­лар­ны су һәм газ бе­лән тәэ­мин итү бу­ен­ча про­ект эш­лә­ре тө­гәл­лә­нү ал­дын­да. Пос­пе­ло­во­да йорт­лар­ны газ бе­лән тәэ­мин итү чел­тәр­лә­рен про­ект­лау шу­лай ук тә­мам­ла­нып ки­лә. Про­ект-сме­та до­ку­мен­та­ци­я­се бу­лу төр­ле Прог­рам­ма­лар­да кат­на­шу мөм­кин­ле­ген би­рә. 2012 ел­га Ала­бу­га ра­йо­ны то­рак пункт­ла­рын­да ин­же­нер чел­тәр­лә­рен тө­зү­гә за­яв­ка­лар Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның авыл ху­җа­лы­гы Ми­нистр­лы­гы­на тап­шы­рыл­ган.

Та­най­ка авы­лын­да газ бе­лән тәэ­мин итү чел­тәр­лә­рен тө­зү тө­гәл­лән­гән, өй­ләр­гә газ би­рел­гән. Бех­те­ре­во һәм Ко­ло­сов­ка то­рак пункт­ла­рын­да шу­лай ук газ­га бәй­ле со­рау­лар хәл ител­гән. Ис­ке Юраш авы­лын газ бе­лән тәэ­мин итү бу­ен­ча Глав­госэкс­пер­ти­за­дан уңай нә­ти­җә алын­ган һәм за­яв­ка ТР авыл ху­җа­лы­гы ми­нистр­лы­гы­на фи­нанс­лау­га ка­гы­лыш­лы со­рау­лар­ны хәл итү өчен җи­бә­рел­гән.

Та­най­ка-2 мик­ро­ра­йо­ны­ның (На­рат­лык, Ба­лан, Шва­лев, Бол­гар урам­на­ры, Та­най­ка тык­ры­гы) шәх­си заст­рой­щик­ла­ры га­зүт­кәр­геч­не әй­лә­нә бу­ен­ча тө­зү һәм алар­га урам га­зүт­кәр­геч­лә­рен то­таш­ты­ру со­ра­вы бе­лән мө­рә­җә­гать ит­кән иде. Ха­лык­ның әле­ге үте­не­че бу­ен­ча "Газ­сер­вис ав­то­ма­ти­ка" ҖЧҖ под­ряд­чи­гы­ның кре­дит средст­во­ла­ры­на про­ект эш­лән­гән һәм Та­най­ка шос­се­сы, Сө­ем­би­кә ура­мы һәм Шва­лев ура­мы буй­лап өлеш­чә га­зүт­кәр­геч тө­зел­гән.

Ала­бу­га һәм Ала­бу­га ра­йо­ны объ­ект­ла­ры тө­зе­ле­ше ва­кы­тын­да объ­ект­лар­ны про­ект­лау эш­лә­ре дә баш­ка­рыл­ды. Бү­ген­ге көн­дә Ил­мәт - Яде­гәр - Кө­ек, М-7 "Вол­га" - Че­рен­га, Яков­ле­во - Ис­ке Ан­зир­ка - Бес­со­ни­ха, Кос­те­не­е­во - Сви­но­горье һәм М-7 - Тар­лов­ка юл­ла­рын ре­конст­рук­ңи­я­ләү бу­ен­ча про­ект­лар да эш­лән­гән.

Мә­га­риф

Икен­че мәк­тәп­не кай­чан ача­лар? Ре­монт эш­лә­ре тук­та­тыл­ган ди­гән имеш-ми­меш­ләр бар. Бу дө­рес­ме?Мәк­тәп­не ачар­лар дип ыша­нам. (Р.Р. Сә­ли­мул­ли­на)

Җа­вап

Икен­че мәк­тәп 3 ел дә­ва­мын­да таш­лан­дык хәл­дә бул­ды, ба­ла­лар уку­га ярак­лаш­ты­рыл­ган би­на­да бе­лем ала. Мо­ңа ка­дәр фи­нанс­лау ту­рын­да со­рау хәл ител­мә­гән иде, ме­нә хә­зер­ге ва­кыт­та 92 мил­ли­он сум ак­ча бү­лен­де. Мәк­тәп­тә ре­монт эш­лә­ре ту­лы ку­әт­кә ба­ра. Хә­зер би­на­ны өр-яңа җи­һаз бе­лән тәэ­мин итү­гә өс­тә­мә средст­во­лар та­был­ды.

Бү­ген­ге көн­дә мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нең ма­те­ри­аль-тех­ник ба­за­сы ях­шыр­ты­ла. Ба­ла­лар бак­ча­сы һәм мәк­тәп­ләр­не ре­монт­лау­га бу ел­да 7 мил­ли­он 832 мең сум ак­ча са­рыф ител­гән. Хлыс­то­во мәк­тә­бен тө­зек­лән­де­рү­гә 3 мил­ли­он 600 мең сум то­тыл­ды. Мәк­тәп­ләр­не җи­һаз­лан­ды­ру ях­шыр­ды: 2 мил­ли­он 358 мең­гә биш пред­мет бүл­мә­се, бер мил­ли­он­нан ар­тык сум­га 21 ин­те­рак­тив так­та, 553 мең 194 сум­га 12 яңа теп­ли­ца са­тып алын­ды.

Сә­ла­мәт­лек сак­лау

4 нче мә­хәл­лә­дә бар­лык бел­геч­лә­ре бул­ган по­лик­ли­ни­ка кай­чан бу­лыр? (О.В. По­но­ма­ре­ва)

Җа­вап

2020 ел­га ка­дәр Ала­бу­га шә­һә­ре­нең сә­ла­мәт­лек сак­лау үсе­ше прог­рам­ма­сы про­ек­ты­на шә­һәр­нең ерак ра­йон­на­рын­да ди­аг­нос­тик ба­за һәм тар бел­геч­ләр кон­суль­та­ци­я­сен оеш­ты­ру мөм­кин­ле­ге бул­ган го­мум прак­ти­ка та­биб­ла­ры­ның офис ти­бын­да­гы по­лик­ли­ни­ка фи­ли­ал­ла­ры бул­ды­ру кер­тел­гән. Мон­дый офис­лар­ны 4/5 мә­хәл­лә­сен­дә һәм УПП ВОС янә­шә­сен­дә бул­ды­ру план­лаш­ты­ры­ла.

Сто­ма­то­ло­гик по­лик­ли­ни­ка­да буш­лай ка­бул итү­гә язы­лу бик кы­ен. Язы­лу ир­тән­ге 7 сә­гат­тә баш­ла­на, тик чи­рат­ны биш­тән үк алып ку­я­лар һәм ки­лү­че­ләр та­лон ала ал­мый, чөн­ки та­лон­нар бер көн­гә 14 ке­ше­гә ге­нә исәп­лән­гән. По­лик­ли­ни­ка­да ни­ба­ры ике та­биб буш­лай ка­бул итү­не алып ба­ра. (О.В. По­но­ма­ре­ва)

Җа­вап

ТР Ми­нистр­лар ка­би­не­ты ка­ра­ры ни­ге­зен­дә, ""АлС­том" сто­ма­то­ло­гия по­лик­ли­ни­ка­сы", Ала­бу­га шә­һә­ре һәм ра­йо­ны хал­кы­на буш­лай сто­ма­то­ло­гик ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү бу­ен­ча дәү­ләт га­ран­ти­я­лә­ре Прог­рам­ма­сын тор­мыш­ка ашы­ру­да кат­на­ша. Дәү­ләт га­ран­ти­я­лә­ре Прог­рам­ма­сын тор­мыш­ка ашы­ру өчен план­лы би­рем би­ре­лә. Ул үз эче­нә план­лаш­ты­ры­ла тор­ган яр­дәм­не һәм би­рем­не үтәү өчен ки­рәк­ле штат бе­рәм­ле­ге са­нын кер­тә. 2010 ел­да ""АлС­том" сто­ма­то­ло­гия по­лик­ли­ни­ка­сы" ябык ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те план­ны 102,4 про­цент­ка, 2011 ел­ның ун аен­да - 107,4% үтә­гән. По­лик­ли­ни­ка хез­мәт­кәр­лә­ре­нең бер өле­ше ха­лык­ка ОМС кы­са­ла­рын­да, ягъ­ни буш­лай хез­мәт күр­сә­тә. Тик ме­нә сто­ма­то­ло­гия хез­мәт­лә­ре­нә бул­ган их­ты­яҗ ОМС мөм­кин­лек­лә­рен­нән ар­тып ки­тә, шул сә­бәп­ле та­биб­лар­ның икен­че өле­ше ба­ры тик тү­ләү­ле хез­мәт­ләр ге­нә баш­ка­ра.

Дәү­ләт га­ран­ти­я­лә­ре Прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да сто­ма­то­ло­гик яр­дәм күр­сә­тү тәр­ти­бе:

1. Бе­рен­чел сто­ма­то­ло­гик хез­мәт­ләр ре­гист­ра­ту­ра­да ал­дан язы­лу бу­ен­ча күр­сә­те­лә. Ка­бул итү­гә көн са­ен, дү­шәм­бе­дән алып җом­га­га ка­дәр ир­тән­ге җи­де­дән язы­лыр­га мөм­кин.

2. Ашы­гыч сто­ма­то­ло­гик яр­дәм чи­рат­сыз күр­сә­те­лә. (Ике та­биб ике сме­на­да кис­кен теш авыр­туы бу­ен­ча ка­бул итә).

Ка­бат кил­гән па­ци­ент­лар­ны чи­рат­та­гы ка­бул итү­гә дә­ва­лау­чы та­биб яза. Авыл­да яшәү­че­ләр, Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­на­шу­чы­лар һәм ин­ва­лид­лар­ны те­ле­фон бу­ен­ча чи­рат­ка яза­лар. Йө­ри ал­мау­чы па­ци­ент­лар­ны өй­лә­рен­дә һәм үзәк ра­йон боль­ни­ца­сын­да дә­ва­лау ка­рал­ган. Шә­һәр мәк­тәп­лә­рен­дә план бу­ен­ча уку­чы­лар­ны са­на­ци­я­ләү үт­кә­ре­лә. Ба­ла кө­тү­че­ләр­гә дис­пан­сер кү­зә­түе Тө­зү­че­ләр ура­мы, 7 нче йорт ад­ре­сы бу­ен­ча ур­наш­кан Ди­аг­нос­тик үзәк­тә буш­лай үт­кә­ре­лә.

Теш про­тез­лау, ре­ги­о­наль дә­рә­җә­дә­ге ль­гот­ник­лар­дан тыш, тү­ләү­ле ни­гез­дә баш­ка­ры­ла.

ОМС ки­ле­шү­лә­ре бу­ен­ча по­лик­ли­ни­ка бер көн­гә 250 па­ци­ент­ка хез­мәт күр­сә­тә. Без­нең прак­ти­ка­да чи­рат­ка язы­лу те­ле­фон бу­ен­ча баш­ка­рыл­ган ва­кыт­лар да бул­ды. Тик те­ге яки бу сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да бу уңай нә­ти­җә­ләр­гә ки­тер­мә­де, ки­ре­сен­чә, языл­ган ке­ше кил­мә­гән оч­рак­та та­биб­лар тик то­рыр­га мәҗ­бүр бу­ла. Теш та­би­бы­на кү­ре­нү бе­лән нин­ди дә бул­са кы­ен­лык­лар ту­ган оч­рак­та, яр­дәм со­рап өл­кән ад­ми­нист­ра­тор­га, ге­не­раль ди­рек­тор урын­ба­са­ры­на һәм баш та­биб­ка мө­рә­җә­гать итәр­гә мөм­кин. Чи­шел­мәс со­рау­лар бул­мый. Җа­вап­лы ке­ше­ләр­нең исем-фа­ми­ли­я­се, ва­зи­фа­сы, бүл­мә но­ме­ры һәм хәт­та фо­то­сы ур­наш­кан стенд­ны ке­рү ише­ге янын­да­гы фо­йе­да кү­рер­гә бу­ла.

Спорт

Бе­рен­че спорт мәк­тә­бен­дә хок­кей бү­ле­ген­дә 7 яшь­тән 12 яшь­кә­чә ба­ла­лар шө­гыль­лә­нә. 16 яшь­кә ка­дәр бул­ган хок­кей мәк­тә­бен бул­ды­рып бу­лыр иде ми­кән? (М.Ф. Му­са­ев)

Җа­вап

Ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе ус­та­вы бу­ен­ча спорт төр­лә­ре бу­ен­ча те­лә­сә кай­сы бү­лек­кә ба­ла­лар­ны туп­лау 6 яшь­тән 18 яшь­кә ка­дәр баш­ка­ры­ла. Бе­рен­че спорт мәк­тә­бен­дә хок­кей бү­ле­ген­дә 6-14 яшь­лек ба­ла­лар шө­гыль­лә­нә. Ки­лә­се ел­да өй­рә­нү-тре­ни­ров­ка төр­ке­ме­нең өл­кән сос­та­вын 15 яшь­лек тә­рюи­я­лә­нү­че­ләр тәш­кил итә­чәк. Һәм шу­лай 18 яшь­кә ка­дәр.

Ни өчен шә­һәр­дә во­лей­бол сек­ци­я­се юк? Юк­са ях­шы тре­нер­лар да бар, спорт­ның бу тө­ре ар­тык чы­гым­лы да тү­гел?(Е.В. Гри­горь­е­ва)

Җа­вап

"О­лимп" спорт мәк­тә­бен­дә во­лей­бол сек­ци­я­се бар. Ан­да те­лә­ге бул­ган һәр­кем язы­ла ала. Ба­ла­лар­ны 11-12 яшь төр­кем­нә­ре­нә ка­бул итә­ләр. Бар­лык тер­ни­ров­ка­лар 8 нче мәк­тәп­тә си­шәм­бе, чәр­шәм­бе һәм җом­га көн­нә­рен­дә 15.00 - 16.30 ва­кыт ара­лы­гын­да үт­кә­ре­лә. Бар­лык со­рау­лар бу­ен­ча Т. Гыйз­зәт ура­мы, 29 ад­ре­сы бу­ен­ча ур­наш­кан "О­лимп" ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе­нә яки 3-60-24 те­ле­фо­ны аша мө­рә­җә­гать итәр­гә бу­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев