Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Миңа кагылмас, димә...

Узган атнада Алабугада кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны 200 дән артып киткән.

Авыручыларның яртысыннан күбрәге 14 яшькә кадәр балалар. Табиблар хәбәр итүенчә, бүгенге көндә шәһәр һәм районда грипп белән авыручы 1 кеше теркәлгән. Ул йогышлы авырулар бүлегенә күчерелгән. Авыручылар саны артса да, бу сан әле эпидемиологик бусагадан 1,7 тапкырга түбәнрәк, дип тынычландыра Алабуга медиклары.

Авыруны тиз йоктыручы риск төркеменә 6 яшькә кадәр булган балалар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, хроник авырулы һәм гәүдә авырлыгы артык булган кешеләр керүен дә онытмаска киңәш ителә. Бала көтүче хатын-кызлар исә аерым категориягә керә, чөнки йөклелекнең икенче яртысында йоктырган авыру аеруча катлаулы узарга мөмкин.

Әлеге чорны исән-сау уздырыр өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә тырышыгыз: грипп һәм салкын тидерү билгеләре (югары температура, ютәл, томау төшү, буыннар сызлау, бизгәк) булган кешеләр белән аралашуны мөмкин кадәр киметегез; кулларыгызны әледән-әле сабын белән юып торыгыз; бүлмәне яки фатирны ешрак җилләтегез һәм чисталыкта тотыгыз; юылмаган кул белән йөзегезгә, авыз-борыныгызга кагылмагыз; халык күп җыела торган чараларга барудан тыелып торыгыз; төчкергән яки йөткергән вакытта авыз-борынны кулъяулык белән каплагыз; табигый фитонцидлар булган сарымсак, суган кулланыгыз; витаминнарга бай булган кәбестә, карлыган, сырганак, мүк җиләге, нарат җиләге, яшелчә һәм җиләк-җимешне көнлек рационга ешрак кертегез.

Витаминнар, адаптогеннар, чыныктыру һәм башка файдалы чаралар ОРЗ һәм грипп белән көрәшергә һичшиксез ярдәм итә. Әгәр инде барыбер авырып киткәнсез икән, чирнең беренче билгеләре сизелү белән кичекмәстән табибка күренегез.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев