Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Табиблар: хатын-кыз елга бер гинекологка күренергә тиеш

Алабугалы хатын-кызларга елга бер мәртәбә табибка күренергә кирәклеген искә төшерделәр.

Алабуга район үзәк хастаханәсе искә төшерә: диспансерлаштыру узучы хатын-кызларга күрсәткечләр булган очракта, тикшерүнең икенче этабында гинекологка күренергә кирәк. 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәр һәр хатын-кыз елга бер тапкыр акушер-гинекологка күренергә тиеш. 

Диспансерлаштыру вакытында даими гинекология тикшерүләре онкологик авыруларны, репродуктив система органнарының йогышлы-ялкынсыну авыруларын үз вакытында ачыклау һәм гинекология мәсьәләләре буенча белгеч белән киңәшләшү өчен кирәк. 

Хатын-кыз сәламәтлеге өчен тагын бер мөһим тикшеренү — сөт бизләренең яман шешләрен ачыклау өчен скрининг үтү. Диспансерлаштыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча пациентларның бер өлеше икенче этапка уза. Мисалга, күрсәткечләр булган очракта, хатын-кызлар яңадан акушер-гинеколог консультациясенә җибәрелә. 

Табиблар әлеге киңәшләргә колак салырга һәм вакытында хатын-кыз табибына күренергә киңәш итә. 

Хөрмәтле хатын-кызлар, үзегезне, җаныгызны һәм тәнегезне яратыгыз! Чөнки безнең сәламәтлек берни белән дә алыштыргысыз. Табибларга вакытында күренегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев