Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Ябалаклар яклау эзлиме әллә азыкмы?

Алабуга орнитологы Ринур Бекмансуров 4 нче гимназия укучылары белән берлектә тагын бер кошны - ябалакны үлемнән коткарып калды.

4 нче гимназия ишегалдындагы яраланган, хәлсезләнгән кошны шунда эшләүче бер хезмәткәр белән вахтер табып ала. Ул очарга теләсә дә, күтәрелә алмый, бик курыккан хәлдә иде. Күрәсең, аны карга-мазар чукыгандыр, диләр аны табучылар. Кошның йогышлы авыру тарату чыганагы булу ихтималын күздә тотып, аны мәктәпкә алып керергә батырчылык итмиләр. Адашкан кошны коткарырга һәм каргалар һөҗүменнән, көчле җилдән саклап калырга теләп аны гаражга урнаштыралар. Дөрес, ул гаражда озак тормый, чакырылмаган кунакны милли парк орнитологы Ринур Бекмансуровка тапшыралар.

"Ябалаклар гадәттә шәһәргә кышын очып килә, ә менә көзен кунакка килү - бик сирәк күренеш. Күрәсең, урманда азык табу кыендыр, тычканнар аздыр. Моннан тыш, киләсе кышның кырыс булуына ишарәдер, шунлыктан кошлар алдан ук шәһәргә якынрак урнашырга булгандыр, дип уйлаштык хезмәттәшләрем белән",- ди Ринур.

Ничек кенә булмасын, аны Танайка урманына кире кайтарырга булдылар. Тагын шәһәргә очып килү ихтималын күз алдында тотып, аны боҗраладылар. Хәзер ябалакның "яшел паспорты" бар.

Гөлнара Салихова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев