Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Емель­я­нов­ка йөз со­рау

Ра­йон баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов: "Бер ге­нә со­рау да җа­вап­сыз ка­лыр­га ти­еш тү­гел",- ди.

Һәр ат­на ра­йон баш­лы­гы­ның шәх­си ка­бул итү­е­нә 30дан ар­тык хат ки­лә. Со­рау­лар­га кат­лау­лы­лы­гы­на ка­рап бил­ге­лән­гән ва­кыт­та җа­вап кай­та­ру­ны ул үз конт­ро­лен­дә то­та. Кай­бер җа­вап­лар­ны уку­чы­лар без­нең га­зе­та аша да бе­лә ала­чак.

То­рак ту­рын­да

Со­рау: Ала­бу­га­да "Туз­ган то­рак-2011 ел" прог­рам­ма­сы ту­лы ку­әт­кә эш­ли дип ишет­тек. Әле­ге прог­рам­ма­га кай­сы йорт­лар кер­тел­де һәм алар­ның са­ны ни­чә?

Җа­вап: Ала­бу­га ра­йо­ны бу­ен­ча 2010 ел­ның 1 гыйн­ва­ры­на ка­дәр "Туз­ган то­рак" прог­рам­ма­сы­на 46 күп­фа­тир­лы йорт (291 фа­тир) кер­тел­де. Алар­ның го­му­ми мәй­да­ны 10 962,51 квад­рат метр тәш­кил итә. Бү­ген әле­ге прог­рам­ма­га­кер­тел­гән һәм кү­че­нү­нең Дәү­ләт то­рак фон­ды аша са­тып алу юлын сай­ла­ган кат­на­шу­чы­лар (11 фа­тир) Не­ча­ев ура­мы, 16 нчы а йор­ты­на кү­чен­де. Прог­рам­ма­да кат­на­шу­чы­лар­ның кал­ган­на­ры өчен торг­лар оеш­ты­ры­ла, до­ку­мент­ла­рын юри­дик тер­кәү эш­лә­ре ба­ра. Әле­ге про­цес та ин­де якын ара­да тө­гәл­лә­нер­гә ти­еш. ТР Тө­зе­леш, ар­хи­тек­ту­ра һәм то­рак ком­му­наль ми­нистр­лы­гы тәкъ­ди­ме бе­лән Ала­бу­га му­ни­ци­а­паль ра­йо­ны та­ра­фын­нан туз­ган то­рак­тан кү­че­рү ту­рын­да өс­тә­мә прог­рам­ма әзер­лән­де.

Прог­рам­ма бу­ен­ча, әле­ге исем­лек­кә Зем­ля­ну­хи­на, Раз­вед­чик­лар, Ко­о­пе­ра­тив, Ази­на, Ке­че Пок­ров урам­на­рын­да­гы та­гын 11 йорт (85 фа­тир) тер­кәл­де. Шу­лай итеп, төп һәм өс­тә­мә прог­рам­ма бу­ен­ча туз­ган то­рак­тан кү­че­ре­лә тор­ган йорт­лар­ның го­му­ми са­ны 15кә (106 фа­тир) җит­те.

Авыл хал­кын ни бор­чый?

Со­рау. Сос. Юраш­ка кай­чан газ кер­те­лә­чәк? Тер­кәү па­ла­та­сы, Пен­сия фон­ды са­лым инс­пек­ци­я­се һәм баш­ка өл­кә­дә эш­ләү­че бел­геч­ләр без­нең авыл­да да ха­лык­ны шәх­си со­рау­ла­ры бе­лән ка­бул итү уз­дыр­сын иде! ( Р.Әх­мәт­ши­на)

Җа­вап. Бу ту­ры­да Авыл ху­җа­лы­гы ми­нистр­лы­гы­на "2013 ел­га ка­дәр авыл­ның со­ци­аль үсе­ше" прог­рам­ма­сы­на кер­тү өчен га­ри­за юл­лан­ган.

Ала­бу­га ра­йо­ны бел­геч­лә­ре һәр ат­на­ның си­шәм­бе­сен­дә авыл җир­лек­лә­рен­дә оч­ра­шу­лар уз­ды­ра. Мон­дый ка­бул итү­ләр си­гез авыл җир­ле­ген­дә уз­ды ин­де. Чи­рат­та: Яков­ле­во, Та­най­ка, Юраш, Күк­лек, Пос­пе­ло­во, Морт, Ле­ка­ре­во авыл­ла­ры. Әле­геи ка­бул итү­ләр­дә Со­ци­аль як­лау ида­рә­се, Пен­сия фон­ды, Тер­кәү па­ла­та­сы, Җир һәм ми­лек па­ла­та­сы, Са­лым инс­пек­ци­я­се, БТИ, Үзәк ра­йон хас­та­ха­нә­се, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның сәү­дә бү­ле­ге һәм баш­ка бел­геч­лә­ре кат­на­ша. Уз­ган оч­ра­шу­лар­дан ачык­лан­ган­ча, авыл ке­ше­сен җир һәм кү­чем­сез ми­лек­не тер­кәү, то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү, төр­ле таш­ла­ма­лар өчен ки­рәк­ле до­ку­мент­ла­ри­сем­ле­ге һәм тәр­ти­бе, аз ке­рем­ле­ле­ләр өчен өс­тә­мә тү­ләү­ләр, Үзәк ра­йон хас­та­ха­нә­сен­дә ае­рым бе­ле­геч­ләр­нең ка­бул итү тәр­ти­бе кы­зык­сын­ды­ра.

Авыл хал­кы со­рау­ла­ры­ның кү­бе­се урын­да хәл ите­лә. Чи­рат­та­гы ка­бул итү Морт авы­лын­да уза­чак..

Со­рау. Шүр­нәк авы­лын­да кы­шын су ка­та, бу проб­ле­ма кай­чан хәл ите­лә­чәк? (Л. На­сы­ро­ва)

Бу эш ОКС про­ект хез­мә­те­нә кер­тел­гән. Ли­ни­я­ләр боҗ­ра­лап алы­на­чак. Тор­ба­лар­га за­каз би­рел­гән.

Со­рау­лар­ны Е. Смир­но­ва әзер­лә­де

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев