Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Кулда төсле әләмнәр нишләп йөри адәмнәр

Декабрь башында РФ Дәүләт Думасына үткән сайлаулар нәтиҗәсендә "Бердәм Россия" сәяси партиясе кабат җиңү яулап, парламентта күпчелек урынны алуга иреште, әмма аннан алдагы сайлау нәтиҗәләре югарылыгына ирешелмәде. Коммунистлар, либераль демократлар һәм "Гадел Россия" хакимият партиясенең шактый тавышын "йотты".

Сайлауга әзерлек тыныч, салмак барган сыман тоелса да, нәтиҗәләр билгеле булу белән, Рәсәйнең эре шәһәрләре урамнары, мәйданнар төрле төстәге байраклар, бүгенге хакимиятне властьтан китәргә өндәгән язулар белән чуарланган халык ташкыны белән тулды. Кайсылары хакимиятне яклап, кемнәрдер сайлау нәтиҗәләреннән риза булмауларын, гаделсезлек күрсәтелүенә протест белдереп чыгыш ясады. Халыкның мәйданга чыгуы очраклымы? Бу стихияле чыгыш идеме? Һәрхәлдә күңелдә шикле уйлар бөтерелә. Соңгы ун елда кайсы гына илдә сайлау үтмәсен, ул "төсле революция" катализаторына әйләнә. Алыйк, Украинаны, Кыргызстанны, Белоруссия, Грузия һәм Осетияне... Әмма ни кызганыч, бәрхет яки төсле революцияләр бер генә илдә дә тотрыклы демократик режим урнаштыра алмады һәм, күрәсең, ул мондый максат белән планлаштырылмаган да. Җир шарының кайсы гына почмагын алма, чуалышлар, бәрелешләр, стихияле түнтәрешләр дәвам итә.

Дөньяви чыганакларга таянып әйткәндә, АКШ Украинада һәм Кыргызстанда төсле революция әзерләү һәм аны тормышка ашыру өчен 100 миллион доллар сарыф иткән. Төсле революция тәҗрибәсе беренчеләрдән булып Сербиядә кулланылган иде: аның максаты илдә тотрыксызлык, хаос тудыру һәм халык ризасызлыгыннан файдаланып, илдәге хакимиятне бәреп төшерү булды. Ул күп меңләгән корбаннар бәрабәренә үткәрелеп, үз максатына ирешкәннән соң, бу тәҗрибә элеккеге СССР составына кергән илләрдә, Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыш илләрендә кулланыла башлады. АКШ идеологлары үзләренә кулай булмаган, озак еллар хакимлек итеп илне учында тоткан ил башлыкларыннан котылу чарасы итеп массакүләм чуалышлардан гына түгел, хәрби көчләрдән дә файдаланды. Гыйрак, Сербия кебек илләр шулар корбаны булды да. Хәер, Грузия, Украина кебек республикаларда да тәҗрибәле "киңәшчеләр" хезмәтеннән файдаландылар. Тик менә Белоруссия лидерына карата гына корылган планнары тормышка аша алмады.

Хәрби көчләр тыкшынуыннан башка чагыштырмача тыныч юл белән илдә революция ясау тәҗрибәсе безне дә читләп үтмәде. 90 нчы елларда СССРның таркалуы, законлы хакимиятнең икенче кулларга күчүе шуның мисалы түгелмени?

Әгәр бүгенге хаккимият илдәге башбаштаклык, коррупция, эшсезлеккә киртә куя алмый икән, халыкның мәйданга чыгуын көт тә тор. Үз хокукларын таләп итәргә чыккан халыкның изге максатларыннан явыз ният белән файдаланып калырга теләүчеләр - чит ил акчасына сатылып корткычлык эшләргә азапланучыларның провокация ясаулары мөмкин (башка илләрдә шулай булды да). Төсле революциягә юл куймас өчен, бүгенге хакимияткә идарә ысулларын тамырдан үзгәртергә, оппозициягә юл ачарга туры киләчәк. Сайлаулардан соңгы вакыйгалар шуны күрсәтте. Тик шунысы бар, илдә хакимияткә этәргеч бирерлек оппозиция юк диярлек бит. Кайсы гына партияне алма, лидерлары узган ел беренче сыйныфта утырып калып, бу бит былтыргы "а" диюдән башканы белмәүчеләр. Миңа калса, аларга дәүләт кәнәфие кирәк түгел, аларны бүгенге яшәү рәвеше канәгатьләндерә. 90 нчы еллар башында Г.Зюганов властька килә алмый идеме? Г.Явлинский "500 көнлек программасы" белән ни кырды? Хәер, ул вакытта әле яшьлекләре ташып торган яшь реформаторлар киләчәкләре өчен матди мөмкинлек тудырып, программа өчен бирелгән акчаларны Түбән Новгород өлкәсендә "җирләде".

Теленә ни килсә, шуны кычкыручы Жириновский цирк клоунын хәтерләтә. Шунысы да бар, татарстанлылар ,гомумән, аңа тавыш бирергә тиеш түгел иде кебек. ЛДПРның Татарстандагы бүлекчәсен татар кешесе җитәкләве барыбыз өчен дә хурлык саналырга тиеш. Татарларны җай чыккан саен мыскыл итеп, әле Монголиягә, әле кая аткарырга ашкынып торган лыгырдыкка ничек лакей булмак кирәк?

Оппозициядә чын-чынлап абруйлы лидерлар булмый торып, "Бердәм Россия" белән бил алышырлык сәяси көч булмаячак. Ил президентлыгына кандидат Владимир Путин моны яхшы аңлый. Узган сайлауда хакимият утырган кәнәфинең "шыгырдый" башлавын, алга таба аны майлау кирәклеген дә сизде ул. Бүгенге Президент Д.Медведев вертикаль хакимиятнең сөендерерлек нәтиҗә бирмәвен, дилбегәнең бер башын регионнарга тапшырырга кирәклеген әйтә килде, чөнки күпчелек губернаторлар Мәскәү авызыннан нәрсә тамар икән дип, читтән өмет итеп тик тора. Ә Мәскәү ерак: аннан Татарстан да, Камчатка да күренми. Казна сандыгыннан нәрсә дә булса алу өчен, чиновниклар кесәсенә күпме зәкәт салынганын ходай үзе генә беләдер.

Барыбыз да утырган зур кораб су төбенә китмәсен өчен, иң элек армиядә тәртип урнаштырырга, суд, прокуратура, хокук саклау органнарының эшчәнлеген халык массаларының мәнфәгатен яклауга юнәлдерергә кирәк. Эшләгән акчаңны вакытында ала алмыйча яки тиеннәргә риза булырга мәҗбүр халыкның сүзен алар "ишетми" икән, мәйданга чыкмый кая барасың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев