Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Олег Мо­ро­зов: “Без­гә нә­ти­җә­ле ха­ки­ми­ят ки­рәк”

Бу көн­нәр­дә Рос­сия Дәү­ләт Ду­ма­сы "ху­җа­сыз" кал­ды. РФ Дәү­ләт Ду­ма­сы Рә­и­се­нең бе­рен­че урын­ба­са­ры Олег Мо­ро­зов әнә шу­лай ша­ярт­ты.

Де­пу­тат­лар­ның "Ре­ги­он ат­на­сы" кы­са­ла­рын­да Олег Мо­ро­зов Ала­бу­га­ның бо­рын­гы уку йор­тын 113 ел­лы­гы бе­лән кот­лар­га, шу­лай ук ала­бу­га­лы­лар бе­лән оч­ра­шып, со­рау­ла­ры­на җа­вап би­рер­гә дип кил­де.

Ул уни­вер­си­тет сту­ден­ты­на тра­ди­ция бу­ен­ча исем­ле пре­мия тап­шыр­ды. Бы­ел ул би­о­ло­гия фа­куль­те­ты­ның 5 нче курс сту­ден­ты Ири­на Ск­вор­цо­ва­га би­рел­де. Ири­на ба­ла­ча­гын­нан хай­ван­нар яра­та, пе­да­гог бу­лыр­га хы­ял­ла­на, фор­те­пи­а­но­да уй­ный һәм көй­ләр яза.

Без­нең сай­лау ок­ру­гын­нан де­пу­тат итеп сай­лан­ган Олег Мо­ро­зов "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се­нә ни­гез са­лу­чы­лар­ның бер­се бул­ды, "А­ла­бу­га" МИ­Зын ачу­га зур өлеш керт­те. Уку йор­тын­да - сту­дент­лар, МИЗ­да - эш­че­ләр, Мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да - пе­да­гог­лар Дәү­ләт Ду­ма­сы Рә­и­се­нең бе­рен­че урын­ба­са­ры­на оч­ра­шу ба­ры­шын­да күп сан­лы со­рау­лар бир­де. Бу аң­ла­шы­ла да, чөн­ки ал­да - сай­лау­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев