Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Уңай­лы яшәү өчен

Уз­ган чәр­шәм­бе­дә ра­йон баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов төр­ле пар­тия вә­кил­лә­ре бе­лән оч­раш­ты.

"Без­нең ур­так бу­рыч - ке­ше­ләр­нең тор­мыш-көн­кү­ре­шен уңай­лы итү",- ди­де ул оч­ра­шу­ны ачып. Оч­ра­шу ба­ры­шын­да куз­гал­ган сөй­лә­шү­дә та­гын кай­сы өл­кә­ләр­гә ныг­рак игъ­ти­бар итәр­гә, эш­не ни­чек нә­ти­җә­ле­рәк оеш­ты­рыр­га ди­гән со­рау­лар кү­тә­рел­де. Ген­на­дий Емель­я­нов пар­тия вә­кил­лә­ре ал­дын­да ра­йон­ның яңа җи­тәк­че­ле­ге­нә ха­лык­ның яшә­е­шен та­гын да уңай­лы­рак итү өчен ни­ләр эш­ләр­гә ту­ры кил­гән­ле­ген сөй­лә­де. Бу ба­рын­нан да элек, тук­та­мый үсә ба­ру­чы та­риф­лар­ны тук­та­тып то­ру бул­ды. Су җи­бә­рү һәм су агы­зу бә­я­лә­ре­нә та­риф­лар элек­ке­чә кал­ды, ә җә­мә­гать транс­пор­тын­да йө­рү бә­я­лә­ре исә, ки­ре­сен­чә, бер сум­га ки­ме­тел­де. Шу­шы рә­веш­ле мак­сат­чан эш­ләү нә­ти­җә­сен­дә ха­лык­ның ак­ча­сын бе­раз гы­на бул­са да ян­га кал­ды­ру мөм­кин­ле­ге ту­ды.

Мо­но­по­лист-энер­ге­тик­лар бе­лән җи­ңел бул­ма­ган кө­рәш нә­ти­җә­сен­дә җы­лы­лык чел­тәр­лә­ре предп­ри­я­ти­е­се ху­җа­ла­ры алы­шын­ды. Хә­зер шә­һәр­дә ха­лык­ны кай­нар су бе­лән өз­лек­сез тәэ­мин итәр­гә мөм­кин бу­ла­чак ди­гән өмет ту­ды. Шә­һәр­дә дә, ра­йон­да да юл­лар тө­зү, ре­монт­лау ях­шы темп­лар бе­лән дә­вам итә. Ике ел­дан без һәр йорт­ка ка­дәр ди­яр­лек ас­фальт юл са­ла­чак­быз, дип ышан­дыр­ды ра­йон баш­лы­гы.

Туз­ган то­рак­та яшәү­че ала­бу­га­лы­лар­ны яңа йорт­лар­га кү­че­рү эше дә уңыш­лы ба­ра. Яңа ел­га ка­дәр 116 га­и­лә яңа фа­тир­га кү­чә­чәк. Җәй­гә ка­дәр бу эш­не тө­гәл­ләү бу­ры­чы ку­ел­ды.

То­рак йорт­лар­га ка­пи­таль ре­монт ясау дә­вам итә, 2012 ел­да бу мак­сат­лар­га 100 мил­ли­он сум ак­ча са­рыф ител­гән. Ә ме­нә уз­ган ел­лар­да үт­кә­рел­гән тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре­нә ка­ра­та дәгъ­ва­лар күп. Алар үз­лә­рен бор­чы­ган со­рау­лар бе­лән де­пу­тат­лар­га да, ха­ки­мия ор­ган­на­ры­на да мө­рә­җә­гать итә. Ген­на­дий Емель­я­нов үзе эш­ли баш­ла­ган чор өчен ге­нә җа­вап би­рү­ен ас­сы­зык­лап, баш­ка­рыл­ган эш кү­лә­ме һәм аның сый­фа­ты­на ка­ра­та ана­лиз ясар­га куш­ты. Ре­монт һәм то­рак йорт­лар­га хез­мәт күр­сә­тү мәсь­ә­лә­се­нә ка­гы­лып, ул ае­рым счет­лар­да­гы ак­ча­лар­ны конк­рет йорт­лар­ны яңар­ту­га то­тар­га тәкъ­дим ит­те.

Пар­ти­я­ләр вә­кил­лә­ре ра­йон баш­лы­гы­на үз те­ләк­лә­рен җит­кер­де, со­рау­лар бир­де. Оч­ра­шу ба­ры­шын­да му­ни­ци­па­ли­тет бе­лән ае­рым пар­ти­я­ләр ара­сын­да хез­мәт­тәш­лек ур­наш­ты­ру ту­рын­да ки­ле­шү тө­зү ту­рын­да ка­рар ка­бул ител­де.

Шу­шы ук көн­не Ген­на­дий Емель­я­нов җә­мә­гать оеш­ма­ла­ры вә­кил­лә­ре бе­лән оч­раш­ты. Алар бе­лән дә хез­мәт­тәш­лек ту­рын­да ки­ле­шү тө­зү күз­дә то­ты­ла. Оч­ра­шу­да кат­на­шу­чы­лар Ала­бу­га­да Ха­лык­лар дус­лы­гы йор­ты ачу тәкъ­ди­мен шат­ла­нып кар­шы ал­ды.

Али­на Ка­ра­е­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев