Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК, ЭКОЛОГИЯ

Алабугада йөзәргә өйрәтү буенча уникаль белем бирү проекты старт алды

Аның кысаларында икенче сыйныф укучыларын йөзәргә өйрәтәчәкләр.

Безнең шәһәрдә йөзәргә өйрәтү буенча уникаль белем бирү проекты старт алды. Шәһәр һәм районның икенче сыйныф укучылары «Всеобуч по плаванию» проекты кысаларында йөзәргә өйрәнәчәк. 

Әлеге проект район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы һәм «Эссен Продакшн АГ» акционерлык җәмгыятен гамәлгә куючы Вадим Махеев ярдәме белән эшли башлады. Проект судагы бәхетсезлек очракларын кисәтүгә һәм балаларны савыктыруга юнәлдерелгән. Йөзү буенча өйрәнүләр уку елы дәвамында шәһәр һәм авыл җирлекләрендә белем алучы балалар өчен үткәреләчәк. 

Беренче дәресләр дүшәмбе көнне «Бердәм Россия» спорт комплексында узды. Аларны карарга район башлыгы Рөстәм Нуриев та килде. Җитәкчене Россиянең йөзү буенча атказанган тренеры Сергей Бородин озатып йөрде. Тренер безнең шәһәргә Ростов өлкәсеннән килде, анда мондый проект инде ун ел тормышка ашырыла. 

— Проект бик зур һәм катлаулы, финанс яктан чыгымлы. Шуңа да карамастан, район башлыгы аны тормышка ашыру өчен акча да, көч тә тапты. Мин аңа моның өчен һәм проектта катнашырлык команда булдырганы өчен рәхмәтле, — диде Сергей Бородин.

Ата-аналар өчен әлеге проект бушлай. Барлык чыгымнарны да муниципалитет һәм эшмәкәр Вадим Махеев үз өстенә ала.

Шәһәр бассейннарында балалар белән махсус бу проектка чакырылган 13 тренер шөгыльләнәчәк. Аларның берсе — «Бердәм Россия» спорт комплексының яңа хезмәткәре Римма Дьяконова.

— Балалар белән танышу һәм аларга судан курыкмаска кирәклеген күрсәтү бик мөһим. Балада курку бар икән, йөзәргә өйрәтү авыррак булачак. Безнең төп максат — балаларны суда үз-үзләрен тотарга һәм йөзәргә өйрәтү, — ди Римма Дьяконова.

Проект кысаларында 1 меңнән артык икенче сыйныф укучысы йөзәргә өйрәнәчәк. Укыту программасы 36 сәгатькә исәпләнгән. Бу — атнасына алты дәрес дигән сүз. Дәресләр шәһәрнең биш бассейнында узачак. Аның барлык катнашучылары өчен проект бушлай. Моннан тыш, балаларны мәктәпләрдән бассейннарга автобуста бушлай китерү дә оештырылган.
Яңа проектны балалар да, аларның ата-аналары да уңай бәяләде. Мәсәлән, Ксения Плеханова бассейнга балалар белән бергә автобуста килде. Ул бу проектның уңайлы шартларын билгеләде.

— Тренерлардан тыш, бассейнда медицина хезмәткәрләре дә бар, алар балаларга саклану чараларын кияргә һәм суда юнәлеш табарга булыша. Балалар белән күнегүләр аларның күзәтүе астында үткәрелә, — ди Ксения.
— Мондый зур проектны гамәлгә ашырганы өчен район башлыгы Рөстәм Нуриевка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бассейнга китерү дә, дәресләр дә бушлай. Иң мөһиме — балалар канәгать. Мондый дәресләр алар өчен бик файдалы, йөзәргә дә өйрәнерләр, сәламәтлекне дә ныгытырлар дип уйлыйм, — ди тагын бер укучының әнисе Эльвина Шәйдуллина.

Кызы икенче сыйныфта укучы Айгөл Хөснуллина да бу дәресләргә шат.
— Йөзәргә өйрәтәчәкләрен белгәч, кызым бик сөенде. Мондый дәресләрдән соң ул үзен суда иркен тота алачак, — ди кызның әнисе.

Таир Әдиятуллин — бераз йөзә белә, ләкин яхшырак йөзәргә өйрәнәсе килә. Проект кысаларында тренерлар ярдәмендә аңа һәм башка балаларга моны уку елы дәвамында эшләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев