Алабуга нуры

Алда безне ни көтә?

Июль аеннан башлап Русия БСОга (Бөтендөнья сәүдә оешмасы) әгъза булып керде. Бу начар булырмы, әллә яхшымы?

Ул хакта сүз алып барырга әле иртәрәк, һәрхәлдә анысын киләчәк күрсәтер. Ә менә инде иң югары даирәләрдә дә илнең авыл хуҗалыгы тармагында (бигрәк тә сөт һәм ит) кайбер артка тәгәрәүләр булуы мөмкинлеген фаразлыйлар. Чөнки, әйтүләренчә, илкүләм бәяләрне көйләү сәясәтенең юньле-рәтле тормышка ашырылмавы сәбәпле, болай да читтән күпләп кертелгән азык-төлек инде чын мәгънәсендә базарны басып китәргә мөмкин, ди. Хуш, кем әйтмешли, бусы да әле бәланең башы гына. Кайбер регионнарда дуңгыз чумасы котырынуын исәпкә алсаң, (Краснодар һәм Ставрополь крайларында 1400 шәхси хуҗалыкта кешеләр үзләре чучкаларын юк итеп, башка төр хайваннар үрчетә башлаган; Тверь өлкәсендә кыргый кабаннардан йоккан вирус йорт дуңгызларында "африка чумасы" китереп чыгарган һ. б.) белгечләр фикеренчә, "африка чумасы" таралу ягыннан хәлне тулаем Россия буенча катастрофа якынлаша дип бәяләргә була, имеш.

Бу уңайдан август башында гына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да министр Марат Әхмәтов катнашында сөйләшү булган. Безнең чиновниклар да әлеге вәзгыятькә карата борчылуларын яшерми, республикада кискен хәл килеп чыкмасын өчен, дуңгызчылык комплексларында һәм шәхси хуҗалыкларда саклану чараларын күрү җәһәтеннән кирәк булганның барысын эшләргә кирәклегенә басым ясыйлар. Һәрхәлдә, редакция белән даими бәйләнештә торган дәүләт авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең районара җир күзәтчелеге дәүләт инспекторы Шамил Дәүләтшин миңа телефоннан шылтыратып шулай дип белдерде. Хәлнең җитдилеген искә алып, мин Шамил Әгъзам улы белән очраштым һәм аңа кайбер сораулар бирүне кирәк санадым.

- Шамил Әгъзамович, "африка чумасы" һәм Русия - болар арасында нинди бәйләнеш бар соң, ул безгә каян килеп эләккән, диюем?

- Башлап шуны әйтим әле: дуңгызлар арасында таралган "африка чумасы" авыруы кешеләр өчен турыдан-туры куркыныч тудырмаса да, әлеге төр хайваннар өчен соң дәрәҗәдә куркыныч авыру. Бу инфекция кайсы да булса төбәктә килеп чыкса, андагы дуңгызларны тулысынча юк итәләр. Ә ул Русиягә Грузия аркылы килеп керә, башта Чечня, Ингушетиягә, ә аннан көньяк федераль округ биләмәләренә, Тверь өлкәсенә. Анысы Мәскәү һәм Смоленск өлкәләре белән янәшә. Кыргый табигать, андагы җәнлек-җанварлар үзләре чирне тиз арада таратучылар бит алар. Ничек кенә парадоксаль булмасын, кешеләр моңа үзләре булышлык итә, әйтик, төрле чикләү вә тыюлар булуга карамастан, күпләп кабан дуңгызларына ау оештыралар. Кабан дуңгызының вирус-чир чыганагы икәнлеге күптән мәгълүм югыйсә. Юк шул, адәм баласы еш кына аңларга теләми моны. Ә аңлаганда соң була. Тверь өлкәсендә әнә шундый хәл килеп чыккан да инде.

- Тверь өлкәсе Татарстаннан шактый ерак ич, шулай ук безгә дә "африка чумасы" янар микәнни?

- Һич әйтеп булмый. Кыргый табигатьтәге җанварларны түгел, кайчагында абзардагы малларның сәламәтлеге торышын да оператив тикшереп өлгерә алмыйлар әле. Шуңа күрә чуаш, мари урманнарына вирус йоктырган кабан дуңгызы килеп чыкмаган дип, беркем тулы ышаныч белән әйтә алмый. Авыл хуҗалыгы министрлыгында җаваплы белгечләр һәм җитәкчеләрнең борчылулары, ошбу хакта чаң сугулары аңлашыла булса кирәк. Татарстандагы "Бекон"корпорациясе үзе генә дә ни тора! Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, ни-нәрсә буласын күз алдына китерергә дә куркыныч: авыл хуҗалыгы, дуңгызчылык тармагы миллиардларча сум зыян күрәчәк.

- Һәм шуннан нинди нәтиҗә ясарга кирәк дип әйтәсез инде?

- Иң беренчесе һәммәбездән уяулыкны арттыру сорала. Чит регионнардан терлек сатып алуны туктатып торсак та ярыйдыр, бигрәк тә дуңгызларны, дуңгыз итен. Бу турыда Алабуга ветеринария станциясе башлыгы Рафаил Хәйриев тә искәртә һәм ул күп мәртәбәләр хаклы. Аннан килеп кабан дуңгызына ау оештырулардан тыелу тиештер, чөнки алдарак искәртүебезчә, нәкъ менә алар эпидемия чыганагы булып тора. Һәм әлбәттә инде, аз гына шикләнү билгесе күренә икән, кичекмәстән тиешле ветеринария хезмәтләренә хәбәр итәргә кирәк. Һәммәбез бердәм булып, тәртип вә чисталыкны даими кайгыртсак кына бу афәттән котыла алырбыз.

Әңгәмәдәш Фирдәвес ХУҖИН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: