Алабуга нуры

Ашказаныгыз саумы?

Билгеле булганча, халыкның 95 процентка якыны әледән-әле күпмедер дәрәҗәдә гастроэнтеролог киңәшенә мохтаҗ.

Гәүдәнең тиешеннән артык авырлыгы, еш тәмәке тартуга гадәтләнү, алкоголь белән мавыгу, туклану тәртибен сакламыйча, теләсә-кайсы вакытта һәм коры-сары ашап йөрү, газлы су яисә кофены кирәгеннән артык куллану, шикәр авыруыннан интегү һәм шулай ук аз физик хәрәкәтләнү, организмның йогышлы авыру эләктерүе, ашказаны-эчәк авырулары килеп чыгуга уңай шартлар булып тора. Табиблар фикеренчә, борчылулар да үз ролен уйный. Ашказаны-эчәк тракты авыруларының билгеләре кайсы органга зыян килүенә бәйле. Гомуми билгеләр: төрле дәрәҗәдәге эч авыртулар, ашыйсы килмәү, сары кайнау, косасы килү, косу, гәүдә авырлыгы кимү, гомуми хәлсезлек, метеоризм.

Ашказаны-эчәк авыруларын булдырмас өчен, дөрес һәм вакытында туклану кирәк.

Азрак күләмдә, еш ашарга киңәш итәләр. Иртәнге ашны калдыру ярамый. Кыздырылган, майлы, ысланган, артык тозлы ашамлыклардан баш тартырга кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш, көрпәле икмәк, боткалар файдалы.

Чама белеп ашарга кирәк. Бер туклану вакытында азык күләме 300-400 миллиграммнан артмасын. Ач торуга да юл куймагыз. Гәүдә авырлыгын тикшереп тору да комачауламас. Ябыгам дигән кеше шуны исендә тотсын: хатын-кызлар үз авырлыгын атнасына 0,5 килограммга, ир-атлар 1 килограммга киметә ала. Артыкка китсә, зыянлы.

Алкогольле эчемлекләрдә төрле буягыч матдәләр катнашкан, аларда кирәгеннән артык химик компонентлар, шикәр булуы бар, өстәвенә консервант һәм тәмләткечләр кушуларын да исәпкә алсаң, аларның ашкайнату системасына никадәрле зарар китерүен күзаллау кыен түгел. Сумала һәм никотин да үтергеч тәэсиргә ия, шуңа күрә тәмәкедән баш тарту кулайрак.

Тынычлыгыгызны җуя торган халәтләр белән көрәшергә өйрәнегез. Йокыга тиешле вакыт биреп, күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада булырга тырышыгыз. Боларның барысы да сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: