Алабуга нуры

Авыруларга бирешмә!

Бу көннәрдә Алабуга шәһәр поликлиникасында прививка ясатырга килүчеләр чиратка басты. Гриппка каршы кампания башланды.

Бүгенгә меңгә якын алабугалы гриппка каршы прививка ясатты. Көненә без йөзләп кешене кабул итәбез, – ди Алабуга шәһәр поликлиникасындагы прививкалар бүлмәсе шәфкать туташы Наталья Никитина.

– Гаиләләре белән киләләр, бик еш ирле-хатынлы, парлап. Вакцина җитәрлек, өзлеклек юк, югыйсә ул тулысынча кайтарылмады әле, әмма хәзергә бар. Йөкле хатын-кызлар һәм сабыйларын имезүче әниләр өчен бездә махсус, чистартылган вакцина.

Авырлы хатыннар, медиклар әйтүенчә, прививкага теләмичә бара, аның туасы балага зыяны булыр дип курка. Табиблар исә Европа илләрендә йөкле хатын-кызларга гриппка каршы вакцинаны күптәннән ясыйлар , дип белдерә.Эпидемиологлар мәгьлүматына караганда, Алабугада 2009 елда грипп кизүе вакытында дуңгыз гриппы йоктырган берничә хатынның баласы төшкән яисә вакытыннан алда туган.

Быел гриппка каршы прививканы беренчеләрдән булып 75 яшьлек Мөсирә Нәҗметдинова ясатты.

– Мин бер вакцинацияне дә калдырмыйм, ул грипптан саклый дип ышанам. Чирләп китүең бар инде, тик авыр булмаячак. Прививка ясатканнан соң, чыннан да азрак авырыйм. Гомуми практика табибы миңа башта ук шундый киңәш биргән иде. Мине монда җибәргәнче, температурамны, кан басымын үлчәде, прививканы сау вакытта гына ясатырга ярый, диде.

– Дөрестән дә, прививка ясатыр алдыннан табибка барырга кирәк. Вакцинага каршы килә торган сәбәпләр булуы бар, моны белгеч кенә ачыклый ала – ясатыргамы, юкмы, – ди эпидемиолог Гөлшат Вәлиева. – Хәзер гомумпрактика табиблары халык арасында аңлату эшләре алып бара. Шәһәрнең зур предприятиеләренә килгәндә, анда барып вакциналауны оештырырга уйлыйбыз. Беренче чиратта без озак авырулары булган, яше алтмыштан узган кешеләрне, хәрбиләрне, йөкле хатыннарны, транспорт оешмаларында эшләүчеләрне һәм эше буенча күп сандагы кешеләр белән аралашырга бурычлы кешеләрне кабул итәбез.

Гөлшат Вәлиева әйтүенчә, прививкаларны ясату якынча ноябрь ахырына – декабрь башына кадәр дәвам итәчәк.

–Прививканы хәзер ясату яхшырак, чөнки иммунитет ныгысынга, ике атнадан ике айлап вакыт кирәк. Быелгы кампания барышында барлыгы өлкәннәрнең 30 меңенә һәм балаларның 15 меңенә прививка ясалачак. Иң кечкенәләргә вакциналау башланды инде. Балалар бакчаларында бу эш бара, мәктәпләрдә башланачак. Биредә дә еш кына ата-аналарның баш тартуы белән очрашабыз, – ди табиблар.

Былтыр Алабугада грипптан үлүчеләр булган. Ике ир-ат бу авыруның корбаны булган, соңыннан ачыкланганча, берсе дә прививка ясатмаган. Ирләрнең берсе Алабуга үзәк район хастаханәсенә үзе мөрәҗәгать иткән, аннан аны Республика Клиник сырхауханәсенә җибәргәннәр, ул шунда вафат булган. Икенчесе тәртипсез тормыш алып барган, грипптан тыш, аның башка чирләре дә байтак булуы хәлне кыенлаштырган.

Әйтергә кирәк, районда да халыкны гриппка каршы вакциналау бара. Авыл кешеләре фельдшер-акушер пунктына яисә амбулаториягә барып, бушлай прививка ясата ала. Аны ясатуга рөхсәтне фельдшер бирә.

Грипп сынавын ясатканда, нәрсәне онытмаска

Соңгы елларда гриппка каршы прививка ясатучылар саны арта. Шулай булса да, әлеге процедурадан соң булырга мөмкин катлауланулар турындагы сораулар күпләрне борчый. Табиблар әйтүенчә, күпчелек кеше вакцинаны җиңел кичерә. Уколдан соң, бераз тән температурасының күтәрелүе күзәтелергә мөмкин, томау төшә, тамак авырта, укол урыны кызарып шешеп тора. Гадәттә, бу билгеләр ике-өч көндә юкка чыга. Җитди катлаулану бик сирәк очрый, 0,00005% очракта анафилактик шок, бизгәк тоту, менингит, шулай ук энцефалит һәм васкулитлар булырга мөмкин. Прививкаланган кеше сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирә торган гади генә кагыйдәләрне тотарга тиеш. Гриппка каршы прививкадан соң алкоголь кулланырга ярамый. Дөрес тукланырга кирәк, артык майлы ризыклардан баш тарту яхшы. Беренче көннәрдә грипп йоктырган кешеләр очрарга мөмкин урыннарда йөрмәскә. Бассейн, мунчага йөрүдән тыелып торырга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: