Алабуга нуры

Авыруны кисәтү яхшырак

Европада 24 апрельдән айның ахырына кадәр Татарстан Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән иммунлаштыру атнасы уздырыла.

Әлеге чара 2006 елдан апрельнең соңгы атнасында үткәрелә. Ул вакциналарны кулланып, ел саен миллионнарча гомерләрне коткарырга ярдәм итә һәм иң уңышлы, нәтиҗәле чаралар буларак дөньяда сәламәтлек саклау киң таныла берсе.

Кампаниянең төп максаты – бөтен тормыш дәвамында иммунлаштыруның мөһимлеге турында хәбәрдарлык арттыру.

2019 елгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кампаниясе кысаларында аның партнерлары түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барачак: балаларның һәм олыларның сәламәтлеген саклауда вакцинаның мөһим әһәмиятен күрсәтү; вакциналауның уңай нәтиҗәләрен күрсәтү һәм вакцинага каршы юнәлеш белән көрәшү.

Алабуга үзәк район хастаханәсе йогышлы авырулар табибы Азат Гайсин сүзләренә караганда, прививкалар ясау бума ютәл авыруы белән чирләү 100 тапкыр (1913 ел белән чагыштырганда), гепатит В белән авыру, 1990 ел белән чагыштырганда, 72 тапкыр кимегән. Дифтерия авыруы Россия Федерациясендә 2003 елдан бөтенләй очрамый. Кызамык 2015 елдан башлап, башка илләрдән килгәннәрдән генә йокса, бүген ул бөтен Россия буйлап йөри, узган елда Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә теркәлгән. Кызганычка, халыклар миграциясе дәрәҗәсенең гаять югары булуы куркыныч йогышлы авырулар таралуга китерә, шуңа күрә дөньяда эпидемиологик хәл катлаулы булып кала. Йогышлы авырулардан иң нәтиҗәле саклану чарасы – прививка ясату.

– Барлык йогышлы авырулар да бертөрле башлана. Мәсәлән, тән температурасы күтәрелә, ютәл, тәндә бөрчекләр чыга, ләкин болар беренче көнне үк булмаска да мөмкин. Шуңа күрә кызамыкмы, әллә бума ютәлме икәнен тиз генә аерып булмый торган очраклар да була. Авыру кешене  вакытында башкалардан аермасалар, ул үзенең чирен белмичә, башкаларга да йоктыра.

Кызамык – аеруча йогышлы авыру. Мәсәлән, күпфатирлы йортта бер бала чирләсә, әгәр алар прививка ясатмаган һәм бу авыруны кичермәгән булса, бөтен подъезддагы кешене вакциналарга кирәк булачак, – ди Азат Гайсин.

Республикабызда һәм шәһәребездә дә прививкалар ясатудан баш тарткан кеше күп. Ата-аналар кыенлыклардан курка һәм прививкалар нәтиҗәсез дип уйлый. Вакцинаны ясатмаган ата-ана бик мөһим нәрсәне аңламый: привика ясатмаучылар саны билгеле бер дәрәҗәдән уздымы, шунда ук эпидемия башлана. Шуның өстенә балалар сәламәтлеге өчен ата-аналар җаваплы икәнлекне онытырга ярамый. РФ Гаилә кодексы буенча балаларына прививка ясатудан баш тарткан ата-аналар сабыйларының сәламәтлегенә һәм гомеренә каршы күрә торып җинаять кылалар дип санала. Һәр бала милли календарь белән билгеләнгән привикаларны үз вакытында алып, йогышлы авырулардан сакланган булырга тиеш.

Ешрак грипптан прививка ясатуны кирәксез дип саныйлар. Бу 2009 елда гриппка вакцинаны әзерләгәндә прогноз дөрес булмыйча, башка грипптан прививка кую белән бәйле. Вакцина ясаткан балалар һәм олылар арасында да авыручылар һәм үлем белән тәмамлану очраклары күп санга аз. Быел өч ай эчендә авыручылар санын алганда, Алабугада 18 кешенең грипп белән чирләү очрагы теркәлгән. Алар лаборатория тикшерүләре белән расланган. Икесе генә прививка ясаткан булган, калганнар моны кирәк дип санамаган. Вакцина ясату 100 процент авырудан саклауны аңлатмаса да, ул авыруны җиңел үткәрергә ярдәм итә һәм кыенлыклардан саклый.

Вакцинация аллергик реакция китерә дип тә курка әти-әниләр. Шуңа күрә прививка ясатканнан соң, ярты сәгатләп поликлиникада утырып торырга киңәш ителә, чөнки авыр аллергия реакциясе (анафилактик шок, суларга кыенлык китергән муен шеше) беренче 15-20 минутта ук билгеле була. Прививканы кискен авыру, югары тән температурасы, хроник авыру кискенләшкән вакытта кую кичектерелә. Болар кискен авыру һәм вакцинация китереп чыгарган катлауланулардан аеру өчен генә кирәк. Беренче вакцинациягә авыр аллергик реакция булган очракта, шул ук вакцинаны кабат ясау тыела. Вакцина составында булган матдәләргә аллергия булса, прививка шулай ук ясалмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: