Алабуга нуры

Бала сөйләме төзек, матур булсын

Иртәгә укытучы логопедлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Аларның эшчәнлеге гадәттән тыш ныклык һәм гаҗәеп түземлелек таләп итә. Бүгенге көндә бу һөнәр ияләре - иң кирәкле кешеләр, чөнки сөйләм кимчелеге аркасында кыенлык кичергән сабыйлар саны елдан-ел арта.

Өч яше тулган сабыйлар бик кызыксынучан, алар тирә-яктагы һәр нәрсәгә игътибар итә, "Бу нәрсә?", "Ни өчен?" сораулары белән әти-әнисен аптырата башлый. Нәкъ менә шул чорда балаларның сөйләменә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Һәр әти-әни үз баласының ни әйтергә теләгәнен аңлый, ә башкалар аны төшенмәскә мөмкин. Бала үз вакытында авазларны дөрес әйтергә өйрәнмәсә, мәктәптә укый башлагач, аңа күп кыенлыклар белән очрашырга туры килә.

Югары квалификация категорияле тәҗрибәле укытучы-логопед Рина Хәсәнованың педагогик стажы 24 ел, логопед булып эшләвенә 21 ел. Чаллыда мәктәпкәчә тәрбия факультетында укыган чагында ук ул логопед һөнәрен дә үзләштерергә карар кыла һәм ялгышмый да. 4 нче микрорайонда урнашкан мәктәпкәчә учреждениеләрдә махсус белеме булган ике генә белгеч, ә сөйләмен төзәтүгә мохтаҗ балалар бихисап. Без аңа бу проблема буенча берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Рина Фәниловна, сез эшләгән 36 нчы балалар бакчасында сөйләмендә җитешсезлекләр булган балалар күпме?

- Урта төркемнәрдәге балаларга ел саен Яңа елдан соң диагностика үткәрәбез. Аның нәтиҗәләре шундый: төркемдәге балаларның 85 процентына логопед ярдәме кирәк, ягъни 25 баланың дүрте-бише генә авзларны дөрес әйтеп чиста сөйләшә.

- Сез ярдәм иткән балалар мәктәпкә нинди әзерлек белән китә?

- Без тәрбияләгән балалар нигездә шушы райондагы 10 нчы мәктәпкә бара. Без, билгеле, аларның әти-әниләре белән дә, башлангыч сыйныф укытучылары белән дә элемтәдә торабыз. Шунысын әйтә алам, бездә тәрбияләнүче балаларның 90 проценты ударник булып укый. Бакчадан чыкканда ук алар иҗекләп укый, басма хәрефләр белән берничә сүздән торган җөмләләр яза белә.

- Нинди эш ысулларын нәтиҗәле дип саныйсыз?

- Эш ысулларын комплекслы куллану отышлы. Хәзерге вакытта алдынгы технологияләр эшчәнлекне төрлечә оештырырга мөмкинлек бирә. Дидактик уеннар, сәламәтлекне саклау буенча күнегүләр, презентацияләр - һәммәсен урынлы файдаланып була.

- Татар балаларының сөйләмен төзәтүдә тәҗрибәгез бармы?

- Хезмәтемдә беренче адымнарны мин 34 нче татар балалар бакчасы "Салават күпере"ндә башладым. Татар логопедлары юк, фәнни яктан эшләнгән ярдәмлекләр һәм әсбаплар да булмаган авыр вакытлар иде. Татар балаларының тел кимчелекләре белән эшләү буенча үземә программа төзеп эшләргә туры килде.

- Балаларның теле ачылганчы ук аларның сөйләменә нигез салына. Бу уңайдан ата-аналарга нинди киңәш бирер идегез?

- Сер түгел, тере аралашу дигән нәрсә юкка чыгып бара. Сабыйлар кулына тизрәк телевизор пульты, телефон, электрон уенчык тоттыралар. Бала дөрес сөйләшсен дисәгез, аның беренче көннәреннән үк чара күрегез Халык тәрбиясен генә алыйк. Безнең әби-бабайларыбыздан сакланып калган гади генә бармак уеннары да баланың сөйләм телен үстерергә, аңа гилә тәрбиясе бирергә дә булыша. Балаларга әкият сөйләргә, китап укырга, үсә төшкәч, бергәләп шигырьләр ятларга, җырлар өйрәнергә була. Хәрәкәтле-авазлы уеннар күпме! Алар белән күбрәк аралашу өчен вакыт табарга гына кирәк. Әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: туган көненнән алып, сабыегыз белән сөйләшегез, аңа җырлагыз. Нәниләр теле белән түгел, авзларны дөрес әйтеп сөйләшергә кирәк.

Логопедлар бала сөйләменең торышын һәрьяклап бәяләргә сәләтле. Авазларны дөрес әйтү баланың яшенә туры киләме, сүз байлыгы җитәрлекме, сүзләрне дөрес бәйлиме, сөйләм ярдәмендә яхшы аралашамы - боларның барысын да логопед ачыклый. Әгәр сезнең балагыз мәктәп яшендә икән, моңа өстәп, аның дөрес язу күнекмәләре һәм йөгерек укуы да бәяләнә. Сурәтле фикер йөртүе никадәр үскән, шунысын да билгеләү мөһим. Бала тирә-якта ориентлашырга сәләтлеме, төзү, рәсем ясау, логик фикерләү һәм фикерләрен эзлекле рәвештә белдерү мөмкинлекләре ничегрәк - бу да әһәмиятле. Баланың ничек һәм нинди уеннар уйнавын, аларның төрләрен белү кирәк. Баланы дөрес сөйләм күнекмәләренә өйрәтүдә аның эмоцианаль үсеше зур роль уйный һәм аның кешеләр белән аралашу зарурлыгы булырга тиеш, монысын да, билгеле инде баланың якыннары ярдәме белән, логопед кайгырта. Хәзер ата-аналар балаларын спорт, музыка, чит телләр белән шөгыльләнүгә тартырга тырыша, шул ук вакытта баланың үз телендә кайбер авазларны авырлык белән әйтүенә игътибар итми. Вакыт узгач, үтәр дип уйлыйлар. Логопедка баланы мөмкин булганча иртәрәк күрсәтергә кирәк, чөнки бозык сөйләмне дәвалау катлаулырак.

Бала мөстәкыйль рәвештә ни эшли ала барысын да үзе эшләсен. Начармы, яхшымы, үзе тырышсын. "Мин үзем!" дип торганда баланың үзенә ышанычы арта. Сөйләм - шәхесенең чагылышы ул. Аның нинди кеше булып үсүе сөйләм үсешенә дә бәйле. Балаларның сөйләме төзек һәм матур булсын.

Халыкара логопедлар көнендә бу һөнәр ияләрен котлап, аларга сәламәтлек, авыр хезмәтләрендә уңышлар, түземлелек телисе килә, чөнки алар алыштыргысыз кешеләр һәм бик күпләребезнең тормышын тагын да матуррак итү теләге белән яши.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: