Икенчел чимал: коткарырга һәм эшкәртергә
Кышкы тәнәфестән соң без "Экополюс" белән яңадан "Икенчел чимал.Икенче тормыш" акциясен яңартып җибәрдек. Әйтергә кирәк, аның мөһимлеге торган саен арта һәм заруррак була бара.
-Макулатураны кайчан тапшырырга була?
-Пыяла шешәләрем бик күбәйде. Аларны кайчан килеп җыячаклар?" дигән сораулар белән күрше-тирәдә яшәүчеләр һәм танышларым мине аптыратып бетергән иде инде.
-Тиздән, тиздән, тик җыйган әйберләрегезне ташлый күрмәгез!"- дия идем аларга. Менә шимбә көнне иртән "Экополюс" машинасы ишегалдына килеп туктады. Капчыклар, тартмалар күтәргән микрорайон халкы машина янына агыла башлады: өлкәннәр дә, балалар да, яшьләр дә. Күршем Нина Васильевна 50 килограмм авырлыкта иске китаплар туплаган. Акциядә даими катнашучы мәктәп укучысы Илья кирәк булмаган дәфтәр, иске китапларын тапшырды. Күпләр район газетасындагы белдерүне укып, пыяла һәм пластик шешәләр, савыт-саба, газета-журналлар хәстәрләп куйган иде. Икенчел чималга бәяләр югары булмаса да, кирәксез әйберне теләсә кая ташлап чүпләгәнче, аз булса да файдага китә ич. Монда кәгазьнең бер килограммы - бер сум, картонныкы икеләтә кыйбатрак тора. Пыяла әйберләрне килосын 20 тиеннән, пластик шешәләрне 2 сумнан тапшырырга мөмкин. Әмма экологик акциягә кушылучылар монда акча эшләү максатыннан катнашмады. Юкса пенсионерларга һәм укучыларга анысы да артык түгел. Эш башкада. Микрорайонда яшәүчеләрнең күпчелеге ресурсларны юкка әрәм-шәрәм итәргә ярамаганлыкны аңлый. Күптән түгел генә башыбыздан үткән гадәттән тыш хәлне искә төшерү дә җитә. Берничә көн сусыз яшәү вакытында без эчә торган суның никадәр кыйммәтле һәм кирәкле булуына төшендек. Авария аркасында без бик гыйбрәтле сабак алдык. Моннан соң күпләр суны әрәм-шәрәм итмәскә тырыша башлады.
Икенчел чималны кабул итүче Фәнис Вәлиханов, төргәк күтәреп килүчеләрне күптәнге танышларыдай көлеп-елмаеп каршылый, үлчи һәм дәфтәренә яза барып, акчасын да биреп җибәрә. Кулында вак акчасы да җитәрлек. Юкса кибетләрдә сатып алучыга акча кайтара алмый интегеп бетәләр. Урамнан үтеп-сүтеп йөрүчеләрне дә акция барышы кызыксындыра. Күпләре: "Әй, монда икенчел чимал җыюларын белми идем. Минем дә иске газета-журналлар күп ята",- дип кызыгып уза. "Газетадан белдерүләрне игътибар белән карап барыгыз, икенчесендә килеп тапшырырсыз",- дип юатабыз үзләрен.
Мондый изге башлангычның даими һәм билгеле бер вакытта үткәрелүе бик мөһим. Иске китап һәм журналларны гына түгел, көнкүреш калдыкларын да төрләргә аерып җыеп бару бик ярап куяр иде. Әмма моның өчен шартлар кирәк шул. Эшкәртелергә тиешле көндәлек калдыкны машина килгәнче кем өендә сакларга риза булсын! Үземнең генә дә балконда өелеп яткан кәгазь төргәкләрне ничә тапкыр чүплеккә чыгарып ату теләге туды. Әмма кулым күтәрелмәде - кызганыч бит. Әлбәттә, көнкүреш калдыкларын сортларга аеру эшенә дә чират җитәчәк. Моның өчен күрше Чаллы шәһәрендә икенчел чималны эшкәртү заводының эшли башлавы гына кирәк. Ә хәзергә безне бу бәладән бердәнбер коткару чарасы - "Экополюс" хезмәткәрләренең микрорайоннарга килеп икенчел чималны кабул итүе.
...Әнә машинага таба зур төргәк тоткан бер хатын ашыга, ул да булса, Матросов урамындагы 15 нче йорт өчен җаваплы Светлана Вагыйзова.
-Бу бик файдалы, кирәкле акция! - Файдаланырга мөмкин булган нәрсәләрне ни өчен чүплеккә атарга? Экологик халәтебез дә шуңа нык бәйле бит. Болар эшкәртелсә, агачларны кимрәк кисәрләр, башка ресурслар да янга калыр. Туалет кәгазен дә, төрү кәгазьләрен дә шушылардан эшләргә буладыр бит. Ә фатирларыбызда күпме кирәксез әйбер ята! Совет чорында юкка гына макулатура, пыяла савыт, металл җыймадылар бит. Ә хәзер җир өстендә ни генә юк! Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Тик халыкны алдан кисәтеп кую яхшы булыр иде. Бүген мин әнә әбиебез 70 нче елларда сатып алган обойлар китердем. Ташларга кызганыч, ә болай нинди дә булса файдага ярап куяр. Менә бөтенесе 38 килограмм булды. Җыеп кына әйткәндә, мин мондый акцияләрне хуплыйм! Алга таба да дәвам итәргә иде.
Бу көнне без 312 килограмм икенчел чималны чүплектән коткардык.
Елена Сельскова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачакӨмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.2000
-
18 апрель 2021 - 15:00«Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын» Күптән түгел Алабуга районы Илмәт авылында яшәүче Наилә Хәкимҗанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөтен авырлыкларны үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны үзенең истәлекләре белән уртаклашты.12601
-
18 апрель 2021 - 12:15Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган Алабугада Сovid-19ны 1 кеше йоктырган.9800
-
18 апрель 2021 - 16:001 апрельдән балаларны беренче сыйныфларга яздыру башланды Әгәр элек булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләреннән гаризалар 1 февральдән дә соңга калмыйча кабул ителә башласа, хәзер гаризаларны 1 апрельдән генә бирергә мөмкин.9600
-
18 апрель 2021 - 14:00Район газетасына язылсаң, бүләккә орлык ал 12 апрельдә башланган «Һәр язылучыга — орлык» акциясендә катнашырга чакырабыз.9000
-
19 апрель 2021 - 17:00Татарстан эшкуарлары «ФОТ 3.0» программасы буенча 721 миллион сум акча алды Хәзерге вакытта 3 процентлы «ФОТ 3.0» яңа ташламалы программа буенча банклар тарафыннан Татарстан эшкуарларына 721,3 миллион сумлык 272 гариза канәгатьләндерелгән.8300
-
19 апрель 2021 - 12:56Район газетасына языл һәм ювелир эшләнмәләр кибетенә сертификат от «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.7700
-
19 апрель 2021 - 11:43Алабугада Җиңү көненә әзерлек башланды Май башында бөтен шәһәр буенча ветераннар портретлары төшерелгән билбордлар урнаштырылачак.7100
-
19 апрель 2021 - 11:48Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.7000
-
19 апрель 2021 - 09:09Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе старт ала Табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан инде 11 ел үткәрелә.6600
-
19 апрель 2021 - 15:24Алабугалылар өмәдә 100 капчык чүп-чар җыйды Өмәгә җыелучылар сугышчы-интернационалистларга куелган мемориал янындагы мәйданны тәртипкә китерделәр.6500
-
19 апрель 2021 - 09:15Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 миллиард сум тотылачак Татарстан Республикасы казансыннан 3 миллиард сум юнәлдереләчәк.6100
-
19 апрель 2021 - 14:05Алабугада ял көннәрендә исерек килеш машина белән идарә итүче 5 шофер тотылган Закон бозучылар административ җавап бирәчәк.6100
-
19 апрель 2021 - 09:41Алабугада юл-транспорт һәлакәте булган Чит ил машинасын йөртүче шофер район Үзәк хастаханәсенә озатылган.5500
-
19 апрель 2021 - 16:00Алабуга тхэквондочылары бүләкләр копилкасын тулыландырды Ярышлар Яшел Үзәндә узды.5300
-
19 апрель 2021 - 16:46Алабуга җитәкчелеге өмәдә катнашты Өмәләр 31 майга кадәр дәвам итәчәк.5200
-
20 апрель 2021 - 11:52Алабуга полициясендә атна эчендә төрле дәрәҗәдәге җинаятьләр турында 272 хәбәр кабул ителгән Әлеге мәгълүмат белән полициянең җирле бүлекчәсендә уртаклаштылар.4700
-
18 апрель 2021 - 10:00Һәркемнең мөмкинлеге бар 2022 елда Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары булачак. «Астра» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Олимпиадага әзерләнүгә кереште.4600
-
20 апрель 2021 - 10:16Алабугалылар «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашу өчен гариза бирә ала Быел технологик якын килү үзгәрде.4500
-
20 апрель 2021 - 17:30Татарстанда яңгыр һәм 16 градус җылы көтелә Җил көньяк-көнчыгыш юнәлештә исә һәм урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.4400
-
20 апрель 2021 - 15:40Татарстанда кара еланнар уянган Кара еланга тап булган кешеләр моны фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра башлаганнар инде.4200
-
20 апрель 2021 - 09:03Рөстәм Нуриев киңәшмәдә алабугалыларга бүләкләр тапшырды Бүләкләү тантанасы «эшлекле дүшәмбе»дә узды.4100
-
20 апрель 2021 - 09:26Алабуганың Sollers заводы май аенда Аurus серияле производство эшләтеп җибәрәчәк Беренче автомобильләр май аенда сатып алучыларга тапшырылачак.4100
-
20 апрель 2021 - 11:09Алабуганың беренче газеталарына язылу дәвам итә 1 апрельдән «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу башланды.4000
-
20 апрель 2021 - 13:13Татарстанда 30 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.4000
-
19 апрель 2021 - 16:35Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе коронавирустан прививка ясатты Алабуга җитәкчеләре арасында #япривился челленджы дәвам итә.3600
-
20 апрель 2021 - 15:54Enaecash «Туган тел» җырын хип-хоп стилендә башкарды Шулай ук Enaecash тагын ике татар җырын яздырырга планлаштыра.3400
-
20 апрель 2021 - 16:42Алабугада үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагын үстерү турында килешү имзаланды Исегезгә төшерәбез, узган ел районга удмурт инвесторлары килде, алар фермер хуҗалыгын актив үстерә башладылар.3200
-
18 апрель 2021 - 09:00Алабугада торак йортларны ремонтлауга керештеләр Быел Алабуга районында капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында 26 торак йортны ремонтлау планлаштырыла.2800
-
20 апрель 2021 - 14:44Алабуга суды үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карады Фаҗига 2020 елның сентябрендә булган иде.2800
-
21 апрель 2021 - 08:19Татарстанда кичә коронавирустан өч кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 20 апрельгә COVID-19дан үлүчеләр саны 449 кешегә җиткән.2700
-
21 апрель 2021 - 07:30ТР бизнес-омбудсмены онлайн-сәүдә үсеше һәм Татарстан товарларын алга этәрү турында сөйләячәк Турыдан-туры эфир 21 апрельдә 13.30 сәгатьтә була.2500
-
21 апрель 2021 - 08:05Татарстанда 2021 ел урман культуралары сезоны ачылды Урман культуралары сезоны Татарстанда 19 апрельдә башланды.2400
-
21 апрель 2021 - 10:23Алабуга районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды Морт авылында үткән киңәшмәгә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар чакырылган иде.2300
-
21 апрель 2021 - 13:45Йөкле хатын-кызлар 6 мең 350 сум күләмендә айлык түләүләр алачак Авыр матди хәлдә һәм йөклелекнең иртә срокларында булган хатын-кызларга ай саен акчалата ярдәм биреләчәк.2300
-
21 апрель 2021 - 11:34Татарстанда бүген көчле җил һәм урыны белән яңгыр көтелә Җилнең тизлеге секундына 9-14 метр, урыны белән ул 15-20 метрга җитәргә мөмкин.2200
-
21 апрель 2021 - 13:23Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сум түләнәчәк Түләүне август урталарында бирә башларга мөмкин.2200
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачак Өмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.2000
-
21 апрель 2021 - 11:02Алабугада «Осталар ярминкәсе» үткәрү вакыты үзгәрде Хәзер ул ял көннәрендә сәгать 10.00дән 18.00гә кадәр үтәчәк, ә 1 майдан ярминкә көн саен эшли башлый.1900
-
21 апрель 2021 - 13:05Татарстанда тагын 35 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.1800
-
21 апрель 2021 - 16:00Леонид Якубович «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган Данлыклы алып баручы «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды.1600
-
21 апрель 2021 - 15:30Татарстанлыларны май аенда берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала.1100
-
21 апрель 2021 - 16:45Алабугада шәһәр төзелеше советы утырышында 16 гаризаның 6сы хупланды Утырыш район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды.1100
-
21 апрель 2021 - 15:02Алабугалыларга яңартылган территория проектын тәкъдим иттеләр Алабугада 4 микрорайондагы Георгий паркының икенче чиратын төзекләндерү турында фикер алыштылар.1000
-
21 апрель 2021 - 17:15Татарстан Республикасының иң матур сыерын сайлаячаклар Нәселле терлек конкурсы Казанда 1-3 июльдә үтәчәк АГРОВОЛГА агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында оештырыла.300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика