Алабуга нуры

Ме­дос­мотр озаг­рак һәм кыйм­мәт­рәк

Бе­рен­че гыйн­вар­дан ме­дос­мотр тик­ше­рүе исем­ле­ге һәм аның бә­я­се ар­та­чак.

РФ Со­ци­аль үсеш һәм сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нистр­лы­гы При­ка­зы кос­мо­нав­ти­ка кө­нен­дә - 12 ап­рель­дә ка­бул ител­де. Яңа сис­те­ма бер ай­дан эш­ли баш­ла­я­чак. Ки­лә­се ел­да ме­дос­мотр­да бу­ла­чак үз­гә­реш­ләр бе­лән ала­бу­га­лы­лар­ны мат­бу­гат-кон­фе­рен­ци­я­сен­дә "А­ла­бу­га шә­һәр по­лик­ли­ни­ка­сы" баш та­би­бы Фә­рит Мө­барәк­шин, та­биб-нар­ко­лог Вя­чес­лав Го­лу­бев һәм про­фи­лак­ти­ка бү­ле­ге мө­ди­ре Еле­на Кар­по­ва та­ныш­тыр­ды.

  • Яңа тик­ше­рү­ләр ме­дос­мотр­ның бар­лык төр­лә­ре­нә кер­те­лә. Бу - зы­ян­лы фак­тор­лар, дек­рет­лы кон­тин­гент, ав­тот­ранс­порт бе­лән ида­рә итү, - дип сөй­лә­де Еле­на Вик­то­ров­на. - Мон­нан тыш кан­ны хо­лес­те­рин­га, ши­кәр­гә тик­ше­рү, нин­ди яшь­тә бу­лу­га ка­ра­мас­тан, элект­ро­кар­ди­ог­рам­ма тө­ше­рү өс­тә­лә, 40 яшь­тән баш­лап ха­тын-кыз­лар өчен сөт биз­лә­ре­нә УЗИ яса­ла.

Нар­ко­лог һәм пси­хи­атр­га ке­рү дә хә­зер мәҗ­бү­ри. Ә ме­нә ал­лер­го­лог, он­ко­лог, уро­лог, та­биб-ин­фек­ци­о­нист янын­да бу­лу - ме­ди­ци­на күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча.

Яңа ел­дан баш­лап хез­мәт­кәр­ләр ме­ди­ци­на нә­ти­җә­се бе­лән та­ныш бу­лу­ла­ры ту­рын­да кул ку­яр­га ти­еш.

  • Сә­ла­мәт­лек пас­пор­ты ни өчен ки­рәк?
  • Бү­ген зы­ян­лы җи­теш­те­рү­дә 5,5 мең ала­бу­га­лы мәш­гуль. Ки­лә­се ел­да алар яңа до­ку­мент - сә­ла­мәт­лек пас­пор­ты ала­чак. Ул хез­мәт ке­нә­гә­се ке­бек үк эш­кә кер­гән­дә яки баш­ка эш­кә күч­кән­дә ачы­ла һәм хез­мәт эш­чән­ле­ге тә­мам­лан­ган­чы ме­дос­мотр­лар ва­кы­тын­да ту­ты­ры­ла. Сә­ла­мәт­лек пас­пор­ты яр­дә­мен­дә про­фес­си­о­наль авы­ру бар­лык­ка ки­лү­нең бе­рен­че бил­ге­лә­рен һәм зы­ян­лы фак­тор­лар бу­лу­ны кү­реп ка­луы җи­ңел­рәк.
  • Нар­ко­лог­та го­му­ми тест узу нин­ди мак­сат­ны күз­дә то­та?
  • Бү­ген­ге көн­дә ил­дә нар­ко­ген то­рыш ки­е­рен­ке хәл­дә, - дип аң­лат­ты Вя­чес­лав Сер­ге­е­вич. - Өй шарт­ла­рын­да ясап бу­ла тор­ган нар­ко­тик мат­дә­ләр бар­лык­ка кил­де. Мон­дый мат­дә­ләр­нең та­ра­лу­ын ки­сә­тү мак­са­тын­нан һәр хез­мәт­кәр ме­дос­мотр ва­кы­тын­да тест узар­га ти­еш.
  • Ала­бу­га­да ни­ба­ры ике та­биб-нар­ко­лог бар. Алар бир­гән нә­ти­җә­нең ярак­лы­лык ва­кы­ты өч ай тәш­кил итә. Чи­рат­лар бар­лык­ка кил­мәс­ме?
  • Без үзе­без­не яңа­ча эш­ләү­гә әзер­ли­без, - ди Вя­чес­лав Го­лу­бев. - Тест­ны ас­сис­тент­лар үт­кә­рә, ә бел­геч нә­ти­җә­гә кул куя. Тик бо­лар­ның ба­ры­сын да уй­ла­мый­ча баш­ка­рыр­га яра­мый. Кай­бер нә­ти­җә­ләр шик ту­ды­ра һәм алар­ны тик­ше­рү­гә озаг­рак ва­кыт са­рыф итәр­гә ту­ры ки­лә. Мә­сә­лән, әби­нең тес­ты ике сы­зык күр­сә­тә, тик­шер­гән­нән соң гы­на аның кич­тән мәк­ле ик­мәк аша­га­ны бил­ге­ле бу­ла.

Ап­па­рат-прог­рам­ма комп­лек­сы бу­лу - без­нең өчен бик зур плюс. Әле­ге комп­лекс ел дә­ва­мын­да кул­лан­ган те­лә­сә-нин­ди пси­хо-ак­тив мат­дә­не ачык­лар­га яр­дәм итә.

  • За­кон бюд­жет өл­кә­сен­дә эш­ләү­че­ләр­гә, пе­шек­че­ләр­гә ка­гы­ла­мы?

Дек­рет ялын­да бу­лу­чы­лар, тәр­би­я­че­ләр, укы­ту­чы­лар, азык б­логы, мун­ча, чәч­та­раш һәм бас­сейн хез­мәт­кәр­лә­ре, йогышлы авы­ру­лар­ны әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге­ләр­гә тап­шы­ра ал­ган­лык­тан, мәҗ­бү­ри ме­дос­мотр­ны буш­лай уза­, - ди Еле­на Кар­по­ва. - Без­дә буш­лай ме­дос­мотр­лар юк. Тү­ләү­ләр граж­дан­нар яки оеш­ма исә­бен­нән баш­ка­ры­ла.

  • По­лик­ли­ни­ка эш күләменең артуына чы­дар­мы?
  • Ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре­нең эш кө­не озай­ты­ла­чак, - ди Фә­рит Ба­ты­ро­вич. - Һәр ка­би­нет­та ме­дос­мотр узу­чы ае­рым төр­кем­нәр­не: ЮХИ­ДИ өчен ме­дос­мотр үтү­че­ләр, ел­лык про­фес­си­о­наль тик­ше­рү, эш­кә ур­на­шу­чы­лар­ны тик­ше­рү ва­кы­ты тө­гәл бү­лен­гән. Кар­ди­ог­рам­ма тө­ше­рү, кан алу һәм баш­ка­лар бу­ен­ча өс­тә­мә ка­би­нет­лар ачы­ла­чак.
  • Ме­ди­ци­на тик­ше­рү­е­нең бә­я­се күп­ме бу­ла­чак?
  • Хә­зер­ге ва­кыт­та зы­ян­лы фак­тор­лар (виб­ра­ция, та­выш, аэ­ро­золь­ләр бе­лән эш­ләү) бул­ган про­фес­си­о­наль тик­ше­рү якын­ча 700-800 сум то­ра. Бе­рен­че гыйн­вар­дан ике-өч тап­кыр­га кыйм­мәт­лә­нү план­лаш­ты­ры­ла, - дип җа­вап бир­де про­фи­лак­ти­ка ка­би­не­ты мө­ди­ре.
  • Ки­лә­се ел­да по­лик­ли­ни­ка­га кил­гән ке­ше­ләр ме­дос­мотр­га ка­ра­та арт­кан та­ләп­ләр­гә га­җәп­лән­мә­сен иде, - дип бе­лдер­де үзе­нең те­лә­ген по­лик­ли­ни­ка­ның баш та­би­бы. - Про­фес­си­о­наль тик­ше­рү үтәр­гә ти­еш­ле кон­тин­гент исем­ле­ге бар. Эш бе­лән тәэ­мин итү­че­ләр­гә хә­зер үк ва­зи­фа­лар бу­ен­ча исем­лек тө­зер­гә һәм бюд­жет­ка ти­еш­ле средст­во­лар­ны кер­теп ку­яр­га ки­рәк.

Авы­ру­лар­ны ачык­лау бу­ен­ча эш­нең бер өле­шен по­лик­ли­ни­ка Дәү­ләт га­ран­ти­я­лә­ре прог­рам­ма­сы бу­ен­ча өлеш­чә үз өс­те­нә ала­чак: тик­ше­рү­ләр­нең бер өле­ше мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ст­ра­хов­ка­сы­на кер­те­лә. Буш­лай күр­сә­те­лә тор­ган ме­ди­ци­на яр­дә­ме­нең кү­лә­ме һәм исем­ле­ге ел са­ен рас­ла­на.

На­и­лә КА­СЫЙ­МО­ВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: