Алабуга нуры

МИЗ нәрсәсе белән куркыныч?

Вакыт үткән саен, цивилизация тәгәрмәче тизрәк тәгәри бара. Моның тирә-юнь мохиткә ничек тәэсир итүен күреп торабыз, үз сәламәтлегебездә тоябыз. Бу мәсьәлә бер кешене дә битараф калдыра алмый.

Алабугада һәм күрше шәһәрләрдә заманча производстволар үсеше, эчә торган суның сыйфаты турында без Роспотребнадзор идарәсенең ТР Алабуга шәһәре һәм районы буенча территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Вдовин белән әңгәмә кордык.

-Сергей Петрович, махсус икътисадый зонадагы производстволар безнең сәламәтлек өчен куркынычлымы?

- Мондый сорауны юллаучылар шактый. Без аларны интернет аша да алып торабыз.

- Чыннан да, бу мәсьәлә башкаларны да борчыймыни?

- Мин шуны гына әйтә алам: прогрессны туктатып булмый. Ә менә бөтенләй зарарсыз производство юк. Икътисад үсәргә тиеш, бизнес та шулай ук, ә моның өчен шартлар булдырырга кирәк. Әмма бу очракта, аерым алганда, тирә-юньне саклау мәсьәләсенә кагылышлы билгеле бер таләпләр һәм нормативлар үтәлергә, баланс сакланырга тиеш. Аңа ирешү мөмкинлеге бар. Бу - минем фикер. Әйтик, канализация суларын кая агызырга? Аны бит шырпы кабына төреп куеп булмый. Бөтен дөньяда аны сулыкларга агызалар. Ул бездә дә шулай. Тик мәсьәлә шунда: билгеле бер елга-сулык мондый калдыкларны күпме кабул итә һәм эшкәртә ала... Тиешле нормативлар бар алар, ә бит монда махсус исәпләүләр таләп ителә. Иң мөһиме - һәр нәрсәнең үзара тыгыз бәйләнештә торуын онытмау зарур. Без эчә торган суны шул ук елгадан алабыз ич. Шунлыктан бу мәсьәләләргә ныклы уйлап якын килергә кирәк, үзең турында гына кайгырту ярамый.

Сүз уңаенда шуны әйтергә кирәк, махсус икътисадый зонада бик гаҗәп производстволар бар. Мәсәлән, һавадан кислород алып сатучы "Эр-Ликид Алабуга" заводын гына алыйк (рәсемдә). Бу хәл мине чынлап торып гаҗәпләндерде, үз гомеремдә аңа охшаш нәрсәне күргәнем юк иде. Бу - штаб-квартирасы Парижда урнашкан француз фирмасы. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, монда килгәнче, предприятие вәкилләре әлеге территориянең нинди хәлдә булуын өйрәнә: төрле үлчәүләр үткәрә, тикшеренүләр алып бара. Аннан соң алар безгә әйтә: "Без сезгә проблемалар алып килмәдек, алар безгә кадәр дә бар иде, сез аларны тикшерегез".

- Шул-шул менә! Әлеге җирлек өчен химия производствосы күпкә китмәдеме соң?

- Әлегә күп түгел. Хәер, җитештерү белән шөгыльләнүчеләре дә әлегә бармак белән санарлык. Нигездә болар - кабат эшкәртүчеләр, ягъни заманча технологияләр кулланып, грануллардан һәм башкалардан эшләнмә-әйбер җитештерүчеләр. Ә чын-чынлап химия производствосы безнең Менделеев шәһәрендә генә.

- Аларның гомуми йогынтысын кушсаң, күңелдә шом уянмый калмый шул...

- Әгәр безне Түбән Кама нефть-химия комплексы, Менделеев химия комбинаты кебек гигантлар урап алуын исәпкә алсак, аңлашыла ки, алар барысы да һава, су һәм җирнең халәтенә йогынты ясамый калмый. Әлбәттә ки, мин тулаем Кама буе регионы турында сүз алып бара алмыйм, минем моңа хокукым да, тиешле мәгълүматым да юк. Ничек кенә булмасын, без дүрт шәһәр - Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеев барыбыз бер йомгакта. Без бер үк һаваны сулыйбыз, бер үк елга буенда яшибез, үзара аралашабыз... Шунлыктан мин кистереп кенә я "әйе", я "юк" дип әйтә алмыйм. Мин мәнфәгатьләр балансы яклы. Аңлашыла ки, алга таба үсәргә кирәк, юкса без үлеп баручы авылны хәтерләтәчәкбез. Әмма икътисад тормыш иминлеге, тирә-юнь мохитне саклау кебек мөһим мәсьәләне күләгәдә калдырырга тиеш түгел. Заман белән бергә атлаганда, без киләчәк буыннар турында да кайгыртырга бурычлы.

- Сергей Петрович, аеруча җәен суның сыйфаты кызыксындыра. Сез үзегез нинди су эчәсез?

- Суүткәргечтән. Аннан да яхшырагы юк. Ни өчен шулай димме? Кайчандыр, Г.Мелкумянц ТР Дәүләт Советы депутаты чагында, безнең хезмәтләргә шәһәрдәге суның сыйфатын тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Ул чакта тиешле белешмәләрне әзерләүне миңа йөкләделәр. Без, барлык чыганаклардан су үрнәкләре алып, аларны тикшердек. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, чишмәләрдәге су сыйфаты күрсәткечләре тотрыклы түгел иде: аларның параметрлары ел фасылына, һава торышына һәм башка факторларга бәйле булып чыкты. Ә шәһәр суүткәргече тере организм кебек эшли: анда су сыйфатын яхшырту буенча даими эш алып барыла. Әлбәттә, проблемасыз, кимчелекләрсез генә эш бармый, әмма безнең суүткәргечтә су яхшы, шуңа күрә мин аны эчәм. Дөрес, кулланыр алдыннан мин аны минимум бер тәүлек "тондырам" (водозаборда инде ул бу процедураны үткән булса да, аннан соң бит әле ул торбалар аша ага), фильтр аша чыгарып кайнатам.

- Кайнамаган суны эчмисезме?

-Эчәм, ышанам. Әмма сирәк һәм туры краннан да түгел.

- Шәһәр суүткәргеченнән килә торган суда юшкын күп.

- Артезиан суы, чишмәнеке кебек үк, каты. Минераль сулардагы тозлар аңа тәмле тәм бирә, әмма алар кеше организмы өчен зарарлы, шунлыктан аны кайнатып куллану әйбәтрәк, юкса минераль матдәләр кан тамырларында һәм бөердә тупланачак.

- Шешәләрдә сатыла торган суны алыргамы, юкмы?

- Әгәр алар тиешле таләпләрне саклап әзерләнгән икән, алырга кирәк. Исеме билгеле, үзен яхшы яктан күрсәткән фирмалар әзерләгәнен генә алырга тырышыгыз, бер көнлек фирмаларга ышанмагыз.

Су сайлаганда шешә этикеткасына игътибар итегез: анда скважина номеры, су составындагы компонентлар күрсәтелгән булырга тиеш. Тагын бер нәрсә: су төрле сортлы була. Сатып алганда минераль суга түгел, гади, эчә торган, халыкча әйтсәк, "аш суы"на өстенлек бирергә кирәк. Күптән түгел генә бер җитәкче янына кергән идем, өстәлендә минераль су тора. "Синең бөерләр сәламәт түгел бит, күптән түгел операция ясаттың, ә үзең нинди су эчәсең?",- дим."Ул бит тәмле",- ди бу. Әйе, каты булгач, тәмле була инде. Ә менә елга, яңгыр суы йомшак, анда тозлар да аз. Хәзерге вакытта бездә генә түгел, бөтен дөньяда су сыйфаты бик кискен тора.

Елена Сельскова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим