Алабуга нуры

Мәкерле авыру белән ничек көрәшергә?

Үткән якшәмбедә, 24 мартта, Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көнен билгеләп уздылар.

Туберкулез йогышлы авыру булып санала, ул озакка сузылган туберкулез төрләренең дулкынсыман  үтүе белән аерылып тора. Аны махсус Mycobacterium tuberculosis дип атала торган микобактерияләр китереп чыгара.

Туберкулез микобактерияләренең күп төрлелегенә карамастан, гамәлдә безне чолгап алган тирәлектә ике төрле кузгаткыч кына – кешенеке һәм үгезнеке – үпкә авыруының төп сәбәпчесе булып тора. Алар кешедә генә түгел, мөгезле эре терлекләрдә, сарык, кәҗә, дуңгыз, дөяләрдә, сирәгрәк – ат, болан, эт һәм мәчеләрдә туберкулез китереп чыгарырга мөмкин. Ир-атлар арасында авыручылар, хатын-кызларга караганда, дүрт тапкыр күбрәк, 30-59 яшьләрдәге авыру ир-ат 72 процент тәшкил итә. Хатын-кызлар арасында күбрәк 20-39 яшьләрдәгеләр авырый.

Кох таякчыгы гадәттән тыш тере. Табигый шартларда, кояш яктысы булмаганда, бациллалар берничә ай дәвамында тереклеккә сәләтле, урам тузанында алар 10 тәүлек, китап битләрендә 3 ай тере саклана. Чәчелеп торган яктылыкта микобактерия 1–1,5 айдан, суда 150 көннән соң гына һәлак була. Шулай да Кох таякчыгы кояш яктысында 1,5 сәгать арасында юкка чыга. Бактерицидлы ультрафиолет лампа микобактерияләрне 2-3 минутта үтерә.

Иң киң таралганы – сулыш органнары туберкулезы, әмма бу чир кешенең барлык органнарын (сөякләр, бөерләр, эчәклек, җенес органнары, йөрәк, күзләр, тире һәм тырнак һәм чәчтән башка органнар) зарарлый. Инфекцияне нигездә үпкәсе чирле кешеләр тарата. Йөткергәндә, төчкергәндә яисә көлгәндә, үпкә туберкулезы белән авыручы кеше микобактерияләрдән торган какырыгын тирә-юньгә чәчә. 1-5 мкм диаметрлы бик вак бу кисәкчәләр, аэрозоль катнашмасы барлыкка китереп, һавада берничә сәгать сакланырга мөмкин. Туберкулезның азган төрен йөрткән кеше какырык белән көненә 15-20 миллион туберкулез микобактериясен бүлеп чыгара дип санала. Сулаган вакытта, бу зарарлы тамчылар сәламәт кешенең үпкәләренә үтеп керергә мөмкин. Гадәттә, чир кеше күп җыела торган урыннарда (трамвайларда, автобусларда, вагоннарда һ. б.) йога. Дәваланмаучы һәр авыру кеше бер елга уннан унбишкә кадәр кешене зарарларга мөмкин.

Туберкулез үбешкәндә, кием, мендәр, сөлге, савыт-саба, урын җәймәләре, теш щеткасы һәм башка әйберләр  аркылы күчә. Халыкта туберкулез – төрмәдә утырып чыкканнар, яшәү урыны булмаганнар, эчүчелеккә бирелгәннәр һәм башка шундый кешеләр авыруы дигән фикер таралган. Әлбәттә, монда күпмедер дәрәҗәдә дөреслек бар, ләкин, кызганычка, укытучылар, табиблар, эшкуарлар арасында да туберкулезның авыр очраклары ешайды. Күп кенә кешеләр флюорография тикшерүен ел саен үтми, монысы да авыруны ачыклауны кыенлаштыра. Тәмәке тарту, тиешенчә һәм даими тукланмау, аракыны күп эчү, стресс кичерүләр; ВИЧ-инфекция, шикәр чире, яман шешләр кебек организмның каршы торучанлыгын какшата торган икенчел авырулар һәм башкасы шулай ук туберкулез таралуга сәбәп булып тора.

 

Туберкулезның билгеләре

Туберкулез булганда, тән температурасы күтәрелә. Бизгәк тоту белән беррәттән, кайчагында аңа кадәр үк, ярсып китүчәнлек яки, киресенчә, күңел төшү, йокысызлык яисә гел йокы килеп тору, еламсырау яисә эйфория күзәтелә. Аеруча төнлә яисә иртәләрен тирләү, ашыйсы килмәү, күңел болгану, какырыклы ютәл булырга мөмкин. Гриппның һәм кискен респиратор авыруларның, кабатланып килгәндә бигрәк тә, туберкулез авыруының битлеге генә булуы бар.

Рентген ярдәмендә күкрәк читлегенә флюорография тикшерүләре үткәрү – туберкулез рәвешендәге үзгәрешләрне башлангычында ачыкларга мөмкинлек бирә торган ысул.

 

Авырудан саклану

Туберкулездан саклануның иң яхшы чарасы – бала чакта вакытында  вакцина алу. Туберкулез менингиты һәм милиар туберкулез – әлеге авыруның иң авыр төрләреннән санала, алардан балаларны саклау өчен, бала тудыру йортында ук БЦЖ сынавы ясала.  Яңа туган балаларга 3-7 тәүлек булганда, әлеге вакцинацияне үткәрәләр. Тагын бер чара –химиопрофилактика. Ул – туберкулез килеп чыгу куркынычы югары булган затлар өчен  авыруны кисәтү чарасы.

Әйләнә-тирәне дезинфекцияләү максаты белән, санитар профилактика ясыйлар. Шулар арасында химия дезинфекциясе әһәмиятле, ул тышкы тирәлектә булган йогышлы авыру таратырга сәләтле чир кузгаткычларны юк итүгә юнәлдерелгән. Билгеле булганча, химия дезинфекциясенең уңышлы үтүе дезинфицияләү чараларын куллану аңлатмасында язылган тәртиптән файдалануга турыдан-туры бәйле.

Иҗтимагый профилактика – халыкның сәламәтлеген ныгытуга, туклану сыйфатын яхшыртуга, эчкечелек, наркоманлык, токсикоманлык белән көрәшүгә, физкультура һәм спортны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы.

Әлеге чараларның максаты – туберкулез инфекциясе тарала алмаслык шартлар булдыру, әмма, иң мөһиме, һәммә кешегә сәламәт, мәдәни яшәү рәвеше алып барырга, көнкүреш шартларының санитар торышына игътибарлы булырга, торак һәм җитештерү урыннарын чиста тотарга, шәхси гигиенаны сакларга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: