Алабуга нуры

“Нигә башым әйләнә?” яки һава торышының безгә йогынтысы

Соңгы берничә елда әйләнә-тирәбездә һава торышы кискен үзгәрүчәнгә әйләнде. Моның сәбәпләренә тукталмыйча, һава алышынуының кеше организмына тәэсире турында белгечләрдән сорашырга булдык. Безнең сорауларга табиб-терапевт Павел Широбоков җавап бирде.

Июльдә нык кызу көннәр күзәтелде, алар салкынча яңгырлар белән аралашты, шуңа күрә бу сорау актуальгә әйләнде.

– Һава торышының сәләмәтлеккә йогынты ясавында дөреслек бар. Әлбәттә, “метеобәйлелек” дигән диагноз юк, ләкин атмосфера басымы һәм һаваның дымлылыгы үзгәргән вакытта, кешеләрдә озакка сузылган авырулар  кискенләшә. Сәламәт кеше басымның һәм һава температурасының сикерешләрен яхшы кичерәчәк. Моны балалар, картлар һәм йөкле хатын-кызлар (аеруча йөклелекк авыр үткән вакытта) турында әйтеп булмый. Бу төргә караган гражданнар ешрак метеобәйле була. Шулай ук алар санына элек баш сөяге-ми җәрәхәтләре, сөякләрен сындырган кешеләр дә керә. Үзеңне начар хис итүгә башка факторлар да булыша, мәсәлән, сезон буенча киенмәү – кеше кызу вакытта җылы киенгән булса, җылылыкны бирү һәм җылы барлыкка килү процесслары бозыла. Шулай рәвешле. тән җылына, ләкин җылыны чыгара алмый. Җылы сугу барлыкка килә, аның аркасында организмның эчке мохите бозыла, кан басымы күтәрелә, гипертоник криз булырга мөмкин, ә кешенең элегрәк инфаркт яки инсульт очрагы булган икән, алар кабатланырга мөмкин, − дип сөйли Павел Широбоков.

Сүз уңаеннан, һава торышының кискен алышынган чагында кечкенә балаларга аерым игътибар итәргә кирәк. Яңа туган балаларның үзләренең җылылык комфорты, аларның физиологик системалары әлегә көйләнмәгән, аларны артык җылыту бик ансат, шулай ук алар бик тиз туңа да.

– Су температурасына әһәмият бирмәгәнгә, бөерләрнең ялкынсыну очраклары артты. “Ни эшләдең?”, “Кайда булдың?” дигән сорауга: “Су коендым”,  – дип җавап бирүче яшь кызлар суны җылы иде дип әйтә, ләкин коенганнан соң, икенче көнгә аларда бил авырту күзәтелә, тән температурасы 38 градуска менә, бәвел киткәнлә кискен авыртулар барлыкка килергә мөмкин. Безгә килеп тикшеренүгә, диагноз билгеле була, – ди табиб. 

Метеобәйлелеккә кемнәр тизрәк бирелүчән?

- хреник авырулары булганнар (авырулар бик төрле булыга мөмкин: шикәр авыруыннан алып, ревматизм һәм гипертония, бронхлар астмасына кадәр);

- кечкенә балалар;

- нерв системасы авырулары белән интегүчеләр;

- аерым зур хәвеф төркеменә йөрәк һәм кан тамырлары авырулары белән интеккәннәр керә: һава торышы кискен үзгәргән вакытта бик күп гипертоник кризлар һәм инфарктлар була.

− Кешенең кәефенә кызу, бөркүлек, атмосфера басымының сикереше йогынты ясый. Нормада атмосфера басымы терекөмеш баганасының 760 миллиметры булырга тиеш. Аның күтәрелүе нәтиҗәсендә гипертоникларның кан басымы күтәрелә. Һаваның дымлылыгы яисә киресенчә корылыгы бронхлар астмасының өянәгенә китерә, шулай ук бронхлар, үпкә авырулы кешеләр үзләрен начар хис итә. Буын авырулары кискенләшә. Һава торышының алышынуы тәэсиреннән күбрәк пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр зарлана.  

Табиб-терапевт әйтүенчә, аңа күбесенчә әби-бабайлар эләгә.

Әлбәттә, һәрберебезнең организмы табигать сюрпризларына төрлечә җавап бирә:

- хәлсезлек, сүлпәнлек, кан басымы түбәнәю, йокы килү;

- баш авырту;

- күңел болгану, аппетит югалу;

- кан басымы күтәрелү;

- астма өянәге;

- хроник авыруларның кискенләшүе;

- йокы бозылу, йокысызлык;

- җәрәһәтләнгән, сынган урыннар һәм буыннар сызлау;

- стенокардия өянәкләре.

Метеобәйлелек авыру түгел, аны терелтеп булмый, ләкин һава торышы үзгәргәндә барлыкка килгән начар халәтне җиңеләйтергә мөмкин.

Без үзебезгә ничек булыша алабыз:

- күбрәк хәрәкәтләнегез, сәләмәт яшәү рәвеше алып барыгыз;

- хроник авыруларыгыз булганны белсәгез, аеруча игътибарлы булыгыз, табиб язган даруларны берничә көн алдан куллана башлау яхшы булыр;

- саф һавада күбрәк булырга тырышыгыз;

- витаминнар кабул итегез;

- һава торышы алышынганда күп эш планлаштырмагыз, үзегезгә ял бирегез, кан басымын тикшереп торыгыз;

- майлы һәм артык кыздырылган ризыклардан баш тартырга тырышыгыз, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланырга ярамый;

- үлән чәйләре турында онытмагыз – үзегез өчен хәлегезне җиңеләйтә торганнарын сайлагыз. Аларның әзерләре дә бар, кеше ярдәменнән башка кулланырга мөмкин;

- балаларга, эссе вакытта сусаудан саклану өчен, күбрәк су эчертергә кирәк, сезон буенча киендерегез, кояш кызуында урамга чыкмау хәерлерәк.

Беренче чиратта, һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы. Һәрберебез йомшак урыннарыбызны беләбез, шуңа күрә  үзегезне кайгыртырга тырышыгыз. Метеобәйлелектән дару юк. Бу очракта сез үзегезгә үзегез генә булыша аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: