Алабуга нуры

Өлкән яшьтә аеруча заралы

Безнең илдә алкоголизм мөһим темаларның берсе булып тора. Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең наркотикларга каршы идарәсе территориаль бүлеге белгечләре фикеренчә, исерткеч эчемлекләрнең ныклыгы нинди булуына карамастан, аларны даими куллануның зарары бер үк.

Еш кына кешеләр алкогольне барлык кайгылардан дәва урынына күрә. Чыннан да, баштарак ниндидер җиңеллек тоярга мөмкин, әмма бу халәт алдавыч кына, чөнки тора-бара аңа ияләнү барлыкка килә һәм эчәргә күнегүчеләр исерткечләрдән башка яши алмый башлый.

Алкоголь өлкән яшьтәге кешеләрнең егылып, имгәнгүләргә яисә үлемгә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе. Спиртлы эчемлекләрнең олы яшьтәгеләр өчен зарары шуның белән аңлатыла, картая башлаган организмда су һәм тоз тигезләнеше начар саклана башлый һәм еш кына төрле озакка сузылган авыруларга бирешүчән була. Бу вакытта ашказаны, йөрәк һәм бавыр исерткеч эчемлекнең зур күләмен күтәрә алмый.

 

Алкогольнең ашказаны-эчәклек трактына тәэсире

Тәүге йотудан ук, исерткеч эчемлек организмны агулый башлый.  Этил  спирты селәгәй составын үзгәртә, аның зарарсызландыра торган үзлекләре кими, шунлыктан авыз куышлыгы начарлана. Даими рәвештә эчү белән мавыгу тешләрнең сәламәтлегендә дә чагыла. Кагыйдә буларак, эчкечеләрнең барысы да тешләр бетүеннән интегә.

Акайнату-эчәк юлларына эләгүгә, этанол үңәч һәм ашказанының лайлалы тышчасын яндыра. Исерткеч эчемлекләрне еш куллану җәрәхәтләрне көчәйтә, бу исә тукымаларның һәлакәтенә китерә, үңәч ялкынсынуы (эзофагит) һәм башка авырулар барлыкка килә.

Этанол ашказанын әледән-әле борчып торса, кешенең саруы кайный, даими кикерә. Эчүне дәвам иткәндә, хәл тагын да кыенлаша, ризыкны эшкәртүгә булыша торган тоз серкәсе аз бүленеп чыга яисә бүленүдән бөтенләй туктый. Шулай ук ашкайнатуга кирәкле булган ферментлар  күләме азая. Болар барысы да кан ясалу барышына кире тәэсир итә. Алкоголь үңәчнең сфинктерларына үтергеч тәэсир ясаганга, йоту рәвеше бозыла. Ризык үңәчкә эләгә, аның стеналары сузыла, вакыт узу белән, алар ярыла һәм кан саркый.

Алкоголь тәэсирендә ашкайнату сыекчасы аз эшләп чыгарыла. Аның барышы өчен җаваплы бизләрдә атрофия күренешләре күзәтелә. Алар инсулинны ким җитештерә башлый, нәтиҗәдә, азык эшкәртү сыйфатсызлана. Алкоголь ашказаны асты бизләренә дә начар тәэсир итә: исерткечне тарката торган ферментлар булмаганга, аракы яратучыларда еш кына хроник  панкреатит (ашказаны асты бизенең ялкынсыну). Моннан тыш, спирт ермак  спазмын китереп чыгара, шуның аркасында, вакыт үтү белән, орган ялкынсына.

 

Алкоголь һәм йөрәк эшчәнлеге

Организмга эләгүгә, этил спирты санаулы минутларда канга сеңә. Кан тамырлары киңәя, тонус төшә, бернинди каршылыксыз, кан җитез йөгерә. Бу очракта йөрәк мускулына йөкләмә арта, аңа арткан кан күләмен кудырырга кирәк. Кан йөрәк карынчыклары аркылы бик тиз үтә, һәм басым кимегәнгә, кул-аякларга барып җитми,  шуңа күрә алар туклыклы матдәләрсез кала. Озакламый эшнең киресе башлана: кан тамырлары кисәк тарая, бу исә кан әйләнеше өчен начар. Кеше әледән-әле спиртлы эчемлекләр кулланса, мондый “күнегүләр” организмны тиз арада эштән чыгара.

Кан тамырларының көчсезлеге дөрес кан әйләнешен тәэмин итә алмый, атеросклероз барлыкка килә, инсульт, инфаркт, ишемия куркынычы арта.  Кеше никадәр еш эчсә, артериаль кан басымы арту да шулкадәр тизрәк барлыкка килә. Анысы да криз һәм инсультлар китереп чыгара. Йөрәк тибеше бозылу аритмиянең төрле төрләренә сәбәп була. Йөрәк мускулы җәрәхәтләнгән урыннарда тоташтыргыч тукыма барлыкка килә һәм ул миокард күзәнәкләре эшен башкаруга сәләтле булмый. Йөрәк чите нечкәрә һәм йөрәкнең җитенкерәмәве күзәтелә.

 

Алкогольнең мигә тәэсире        

Барыннан да бигрәк, баш мие күзәнәкләре спиртлы эчемлеләрдәге агулы матдәләрнең көчле һөҗүменә дучар.  Фикерләү органы кан белән башкасына караганда көчлерәк тәэмин ителә, шуңа күрә агулагыч катнашмалар бер мизгелдә аңа барып җитү генә түгел, шунда туплана да. Ә менә спирт токсиннарын чыгару тизлеге аларның сеңү тизлегеннән ким булганга, һәм бу күренеш озак вакыт алып торганга, алар шул ара эчендә ми күзәнәкләрен агулый, аның төзелешен җимерә һәм эшен боза.

 

Алкоголь һәм шәхес үзенчәлекләре

Аракы куллану беркайчан да эзсез югалмый, эчүчелек белән мавыккан кеше шәхес буларак түбән тәгәри: акыл һәм аңлылык кими; хәтер, зирәклек  начарая. Әхлакый сыйфатлар өчен җавап бирә торган үзәкләрнең үлеме аркасында, кеше җәмгыятькә каршы гамәлләр кыла, оят дигән тойгыны бөтенләй югалта һәм үз-үзен тикшереп тора алмый башлый.           Баш миенең арткы өлешенә килгән зыян хәрәкәт эшчәнлеге бозылуга китерә, кешенең йөреше ышанычсыз, адымнары элеккедән аерыла. Минең кан тамырлары төзелеше үзгәрү психик авыруларга китерә. Эчүченең “стаж”ы аркан саен, бу үзгәрешләр көчәя генә.

 

Алкогольнең бавырга тәэсире         

Кешенең сәламәтлеге һәм тормышы өчен бавырның әһәмияте әбйтеп бетергесез. Ул безнең организмны төрле зарарлы матдәләр белән агуланудан саклый. Спиртлы эчемлекләр исә, чынлыкта агу буларак, аның тузуына һәм яраксыз хәлгә килүенә китерә.  Бавырдагы ялкынсыну күренешләре үтне тоткарлый, ташлар барлыкка китерә, соңрак күзәнәкләр һәлак була. Алар урынында барлыкка килгән тоташтыргыч тукыма бавыр күзәнәкләре эшен торгызырга сәләтле түгел. Спиртның һәр дозасы белән әлеге “ямау”лар арта бара, шуның нәтиҗәсендә бавыр эшләми башлый, һәм кеше көчле агуланудан үлә.

Спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш һәм даими куллану яшәү өчен куркыныч булган авыруларга китерә. Алкогольне куллану куркынычы тагын шуның белән бәйле, өлкән яшьтәгеләрнең һәммәсе теге яки бу дарулар кабул итә.  Исерткечләр дару чараларының организмга тәэсирен киметергә яисә бөтенләй юкка чыгарырга мөмкин. Куллану вакытлары төрле булган очракта да, алкогольнең медикаментларга тәэсире бар. Шул рәвешле, йөрәк-кан тамырлары һәм шикәр чирен дәвалауны спиртлы эчемлекләр аеруча кыенлаштыра.

Йомгаклап, шуны әйтергә була: алкоголь  организмга үтергеч һәм кире кайтарып булмаслык тәэсир ясый. Урам буйлап барганда, игътибар итсәгез, атлаган саен диярлек спиртлы эчемлекләр сатыла торган кибетләр очрап тора. Шундый тирәлектә ничек эчәргә, һәм ничек эчмәскә – монысын инде һәркем үзе хәл итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: