Алабуга нуры

Снюс нәрсә ул, һәм ул нәрсәсе белән зарарлы?

Соңгы вакытта җәмгыятькә снюс дигән төшенчә килеп керде. Ул мәктәп укучыларының яңа куркыныч мавыгуы. Нәрсә ул снюс, аның зарары һәм башкалар турында сораулар белән Алабуга шәһәренең үзәк район хастаханәсе табиб-наркологы Марина Пляшковага мөрәҗәгать иттек.

Снюс (чәйни торган тәмәке) – иренгә салына торган никотин катнашмасы. Авызның лайлалы тышчасы аша никотин канга сеңә, нәтиҗәдә, адреналин бүленеп чыга. Снюс компонентлары организмга тәмәке тартуга караганда тизрәк эләгә.

Марина Пляшкова сүзләренчә, булган мәгълүматларга караганда, снюсны бигрәк тә балигъ булмаган балалар куллана. Снюсның бер төргәгендә никотин микъдары тәмәкегә караганда 50 тапкыр күбрәк. Вайпларда һәм электрон тәмәкеләрдә шулай ук никотин бар.

– Әгәр бала тынычсыз, агрессив булса, мәктәптә начар билгеләр ала башласа, тәмәке тартуга кагылышлы сорауларга кискен җавап бирсә, йокы ритмнары үзгәрсә, ул тәмәке тартмаган булып та, аннан никотин исе килсә, ата-аналарга бу очракта аеруча игътибарлы булырга кирәк. Иң яхшысы – бала белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшү. Шулай ук аның әйләнә-тирәсендәге кешеләр, дуслары турында хәбәрдар булу мөһим, – дип искәртте табиб-нарколог.

Тәмәкенең кеше организмына никадәр зыянлы булуы хакында күпме сөйлиләр һәм язалар, әмма бу сүзләр кемнеңдер аңына барып җитә, кемнекенәдер – юк. Ә бит нәкъ менә тәмәкенең күп кенә авырулар барлыкка килүенә ниндидер дәрәҗәдә сәбәп булып торганы мәгълүм.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча:

- дөньяда үпкә яман шешеннән үлү очракларының 90 проценты, хроник бронхиттан 75 проценты һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан 25 проценты тәмәке тартуга бәйле;

- планетада һәр ун секунд саен бер тәмәке тартучы үлә (2020 елга бу сан өч секундка бер кешегә кадәр артырга мөмкин);

- Россиядә, ким дигәндә, һәр унынчы хатын-кыз тарта;

- ирләрнең 50-60 проценты (кайбер категория гражданнар арасында бу сан 95 процентка җитә);

- тәмәке тарту һәм ул китереп чыгара торган авырулар ел саен кимендә бер миллион Россия гражданы үлеменә сәбәп була.

Халыкка тәмәке тартуның зыяны турында аңлату өчен, зур акчалар сарыф ителә, әмма бу гадәттән бик азлар гына баш тарта ала. Күпләр тәмәкедән җиңел генә котылып була дип уйлыйлар. Кызганыч, бу алай түгел.Тартучыда тәмәкегә бәйлелек барлыкка килә. Моңа никотин сәбәпче. Әлеге матдә кешенең үзәк нерв системасын тынычландыра, рәхәтлек хисен барлыкка китерә. Шулай итеп әкренләп бәйлелек туа. Озак тарткан кешегә исә никотинның күләме дә күбрәк кирәк була башлый. Тәмәке тартучыларның 30-40 проценты гына тәмәкедән баш тарта ала.

– Тәмәке бәйлелеге табиб-наркологның диспансер күзәтүе астына алынмый, ягъни исәпкә куелмый. Кешеләр консультация яки ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итә ала, аларга карата бернинди юридик санкцияләр дә кулланылмый. Хәзер тәмәке тартудан баш тарту кабинетлары бар, аларда бушлай ярдәм күрсәтелә. Моннан кала дәвалау схемасы да эшләнелгән, − дип билгеләп үтте Марина Пляшкова.

Тәмәке составында 40 куркыныч матдә бар: синиль кислотасы, никотин, аммиак, дегет һәм башкалар. Бу матдәләр яман шеш барлыкка килүгә сәбәпче. Ә авырлы хатын-кызлар өчен бу гадәт белән мавыгу искиткеч куркыныч фактор булып тора. Булачак ана әле бу дөньяга аваз салырга да өлгермәгән баласын карынында ук агулый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тәмәке тартуга каршы көрәшкә ике көн багышланган – Бөтендөнья тәмәкесез көн (31 май) һәм ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә (быел ул 21 ноябрьдә булды) билгеләп үтелә торган Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне. Шулай ук законнар һәм приказлар да бар.

– Әгәр әле 18 яше тулмаган бала тәмәке тарта икән, ата-ана җавапка тартыла, штраф түли. Үткән елны 3-4 ата-ана җавапка тартылган иде. Кибетләрдә  тәмәке кебек әйберләр барысы да ябык урында тора. Безнең илдә 18 яше тулмаган кешеләргә тәмәке бирмәскә закон кертелгән. Шәһәребездә  шуны тикшерү максатыннан рейдлар үтте. Нәтиҗәләренә килсәк, хокукы булмаганнарга тәмәке сатылмый, – дип сөйләде табиб-нарколог.

Зарарлы гадәтләр куркыныч авыруларны китереп чыгаручы, гомерне кыскартучылар. Шуңа күрә, сәламәтлекне кайгырту мөһим, чөнки ул – иң зур байлыкларның берсе!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: