Алабуга нуры

Табибларга да, кешелекле мөнәсәбәткә дә кытлык бар

Табибларга кытлык, озын чиратлар, түләүле хезмәтләр... Алабугада медицина проблемаларының ничек хәл ителүе хакында халык белән үткән "түгәрәк өстәл"дә сүз барды.

Быел "Ак Барс-мед" республика иминият компаниясенә алабугалылардан 252 мөрәҗәгать кергән, шуларның 107 се Алабуга шәһәр поликлиникасы, 145е район үзәк хастаханәсе эшенә кагыла. Иминиятләштерелүчеләрнең күпчелеге әлеге учреждениеләрдәге оештыру эшләреннән канәгать түгел. Болар - табиб белгечләргә язылуны аерым көннәрдә генә оештыру һәм талоннар булмау, шулай ук тар белгечлекләргә кабул итүнең чикләнгән булуына, чакырганнан соң табибның озак вакыт килми торуына бәйле мәсьәләләр. Кайбер төр анализлар үткәрү һәм УЗИ тикшерүе өчен акча алуларга бәйле дәгъвалар да бар. ТР буенча "Ак Барс-Мед" ҖЧҖндә иминиятләштерелгәннәрнең хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Аскар Әхмәтгалиев, ЦРБның баш табибы урынбасары Марина Мелихова, шәһәр поликлиникасы баш табибы урынбасары Татьяна Лонская катнашында үткән "түгәрәк өстәл"дә әнә шундый фактлар китерелде.

Монда килгән белгечләр шәһәр халкының үзәгенә үткән сорауларга җаваплар бирде. Барыннан да бигрәк, дүртенче микрорайондагы балалар поликлиникасында һәм үзәк бинада педиатрлар җитмәү халыкны борчуга салган. Марина Мелихова сүзләренә караганда, бүген бер белгеч белемен күтәрә, икенчесе декрет ялында, балалар бакчасында балага урын булу белән анысы эшкә чыгачак икән.

Гомумән алганда, кадрлар бүлеге Алабугадагы медицина учреждениеләренә белгечләр эзләүдә актив эш алып бара. Дәвалау учреждениеләре җитәкчеләре медицина югары уку йортлары ректорлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә, мәшгульлек үзәгендәге мәгълүматлар базасы даими яңартыла, мөмкин булган барлык сайтларда вакансияләр турында белдерүләр урнаштырыла, моннан тыш яшь табиблар өчен шартлар булдырыла: аларга вакытлы яшәү урыны һәм район башлыгы Геннадий Емельяновның исемле стипендияләре бирелә.

Тагын бер сорау ТТГ гормоннарына анализ бирүнең түләүле булуына кагылды. Ачыкланганча, аларны үткәрү өчен билгеле бер күләмдә генә акча бүленә, ул исә һәммә кешегә җитәрлек түгел. Шунлыктан, янәсе, кайбер авыруларга аны үз хисабыннан ясатырга туры килә.

Татьяна Лонская аңлатуынча, терапевтлар юлламаларны тикшерелергә теләгән кешеләргә түгел, беренче чиратта операция ясаткан авыруларга бирергә тырыша.

Түләүсез стоматология клиникасына язылу проблемасы да тиздән хәл ителәчәк дип вәгъдә иттеләр монда. Бүген исә дантистка язылу өчен иртәнге алтыдан килеп басарга һәм чират торырга кирәк, бәхет елмайса, теш табибына талон алу бәхетенә ирешә аласың. Бәхетеңне керпе сөзгән булса, гафу, туган, иртәгәге көн бәлки синеке булыр. Әле языла алган очракта да, билгеләнгән сәгатькә тагын килеп җитәргә тиешсең. Марина Мелихова сүзләренә караганда, клиника җитәкчелеге пациентларны алдан язуның төрле вариантларын кулланып караган. Телефон аша язылганда, кайберәүләр килми калып, буталчыклар чыгу очраклары булган. Электрон язылу тәртибе кертелсә, мондый матавыклар бетереләчәк, имеш.

Шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләр өчен шатлыклы хәбәрне җиткерергә кирәк: Сәламәтлек саклау министрлыгы поликлиника филиалына ремонт ясарга ризалыгын биргән.

Тулаем алганда, Аскар Әхмәтгалиев проблемаларның күпчелеге иминиятләштерелгәннәрнең үз хокукларын белмәве һәм медицина учреждениесе җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә куркуы аркасында барлыкка килүен ассызыклады.

Александра Дмитриева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: