Алабуга нуры

Табигатьне саклыйк

Узган атнада Алабуга шәһәренең балалар экология-биология үзәгендә "Сделаем вместе" бөтенроссия акциясе кысаларында экология дәресләре узды. Без шуларның берсенә чакырулы идек. Элеге акциянең максаты - көнкүреш калдыклары проблемасын, чүпләрне һәркайсын аерып, төрле савытларга салуны чынга ашыру проблемасын хәл итү. Акциянең үзенчәлеге шунда, 5-8 сыйныфларда укучыларга дәресне югары сыйныф укучылары алып бара....

Узган атнада Алабуга шәһәренең балалар экология-биология үзәгендә "Сделаем вместе" бөтенроссия акциясе кысаларында экология дәресләре узды. Без шуларның берсенә чакырулы идек.

Элеге акциянең максаты - көнкүреш калдыклары проблемасын, чүпләрне һәркайсын аерып, төрле савытларга салуны чынга ашыру проблемасын хәл итү. Акциянең үзенчәлеге шунда, 5-8 сыйныфларда укучыларга дәресне югары сыйныф укучылары алып бара.

Акция рамкаларында РФ һәр субъектында региональ штаблар төзелгән, алар арасында ТР штабы да бар. Бүген акциядә 76 региональ штаб катнаша. Һәр теркәлгән белем бирү учреждениясеннән эколидерлар катнаша, алар - бүген дәрес алып барачак югары сыйныф укучылары.

2нче гимназиянең 10 нчы сыйныфында укучы Инзилә Ибраһимова һәм Анастасия Мостафина түбән сыйныфларга экология дәресе уздырды. Дәреснең максаты - без чүплеккә ташлый торган әйберләргә яңача карау, көнкүреш калдыкларына мөнәсәбәтне үзгәртү. Һәрбер әйбернең яшәү циклы 5 этаптан тора: чималны табу һәм җитештерү, әйбернең үзен җитештерү, транспортлау, куллану, утильләштерү. Һәр этапта без кыйммәтле табигать ресурсларын сарыф итәбез. Мәсәлән, без яратып кия торган джинсы материалыннан чалбарны җитештерү өчен табигый материал булып мамык кулланыла. Мамыктан тыш, гадәти су файдаланыла. Зурлар өчен бер чалбарга 1 килограмм мамык, егерме мең литрга кадәр су китә икән. Иртәме-соңмы һәр әйбер утильләштерү этабына килеп җитә. Аның берничә төре бар, Россиядә көкүреш калдыкларын санитар полигоннарга илтәләр. Без куллана торган әйберләрне айсберг белән чагыштырырга була, аның күп өлеше су астында, күзгә очы гына күренә. Бар әйбер белән дә шулай, без ана күрәбез, ә нинди дә булса нәрсәне җитештерүнең һәр этабында никадәр табигать ресурсы тотылганын белмибез. Дәрестән алынган төп фикер: әгәр көнкүреш калдыкларын яңадан эшкәртсәң, яңа материал җитештерү өчен икенчел чимал барлыкка килә. Без көн саен ташлый торган калдыклар, мәсәлән азык-төлек калдыклары, пластик, кәгазь, зыянлы калдыклар, пыяла, металь, тукыманың һәркайсын төрле контейнерга ташласаң, аларны яңадан эшкәртергә мөмкин булыр иде.

- Мәктәп мөдире безгә әлеге акция турында сөйләде һәм катнашырга тәкъдим итте. Шунда ук ризалаштык, чөнки актив булырга кирәк. Без түбән сыйныф укучыларына мондый акцияләр турында сөйлибез, табигатьне сакларга кирәклеген аңлатабыз. Аларның аралышуы, сорауларга җавап бирүләре ошый. Үзебез дә әйләнә-тирәдәге чисталыкны саклыйбыз, табигатькә сак карашта без. Мәсәлән, табигать кочагында ял иткәннән соң, чүп калдырмыйбыз. Өйдә суны, электр энергиясен саклап тотабыз, чыгып киткәндә, бүлмәдәге утны сүндерәбез, - ди Анастасия Мостафина һәм Инзилә Ибраһимова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!