Алабуга нуры

Татарның Әбугалисинасы

Галимҗан Мөбарәкша улы турында халык арасында риваятькә тиң сөйләмнәр йөри. Аны еш кына: "алтын куллы табиб, тылсымга ия дәвалаучы" һ.б. "үсендерүче" исемнәр белән атыйлар. Бу, мөгаен, дөреслеккә туры киләдер.

Чирек гасыр дәвамында Алабугадагы ПЛ-78нең алыштыргысыз директоры булып эшләгән, ә аңа кадәр районның Илмәт авылындагы Калинин исемендәге колхозда 1978-1983 елларда рәислек иткән Шамил ага Дәүләтшин исе китеп шундый бер очрак турында сөйләгән иде. Аның бәяне менә мондый: "Хатынымның әнисе 1981 елда аягын сындырып, Азнакай район үзәк хастаханәсенә эләкте. Травма шактый катлаулы: сөякләр чәрдәкләнгәнлектән, гипс-лангет салуның да һичнинди файдасы тимәде. Вакыт үткән саен хәлләр начарайды гына. Табиблар консилиумының да карары катгый - аякны бот төбеннән кисәргә! Нишләргә белгән юк: хатыным үксеп елый, барлык туганнар кайгыда. Беркадәр уйланып йөргәннән соң яхшы танышым - травматолог Галимҗан Әхмәтшинга эч серемне бушаттым. Болай гына, нинди дә булса ярдәме тияр дигән уйдан чыгып түгел. Ул мине игътибар белән тыңлады да, рентген сүрәтләрен китерергә кушты. Сүрәтне җентекләп карап чыкканнан соң: "Әбиеңне бирегә кайтарырга кирәк, үзем операция ясап карармын", - дигән өметләндергеч сүз әйтте. Бу чагында Галимҗан Мөбарәкшович әле Алабугага Казандагы ординатураның травматология бүлегендәге 2 еллык курсларны тәмамлап кайтканнан соң елдан артык кына травматология бүлеген җитәкли һәм шул ук вакытта бер дигән операцияләр ясый башлаган иде.

Без хатыным белән җыендык та Азнакайга юл тоттык. Дәвалаучы табибка хәтерен калдырмаслык итеп ниятебезне аңлатырга кирәк иде. "Әбинең хәлен белешү өчен көн саен шулкадәр ераклыкка килү мөмкин түгел, аны Алабугага күчерергә рөхсәт итсәгез икән", - дигән гозеребезне белдердек. Баш һәм дәвалаучы табиблар каршы килмәделәр. Алар, махсус җиһазландырылган "ашыгыч ярдәм" машинасында, әбине Алабугага китерергә дә булыштылар әле. Галимҗан әфәнде үзенең ассистентлары белән уңышлы операция ясады, һәм берне генә дә түгел. Ничек итсә дә итте, тик инде берничә айдан хатынымның әнисен йөгереп йөрерлек итеп аякка бастырды. Әбинең шуннан соң, вафатына кадәр, һичкайчан шул имгәнгән аягына зарланганы булмады..."

Минзәлә районының Гөлек авылында туып үскән, башта туган авылында башлангыч мәктәптә укыган, аннары күрше Дәвектә сигезьеллыкны тәмамлаган һәм 11 еллыкны Тукай районының Күзкәй авылына йөреп белем эстәргә туры килгәнлектәнме (башка сәбәпләре дә бардыр, әлбәттә), куйган максатына ирешүне тормышының төп өлгесе итә Галимҗан. Ул киләчәктә укып Кеше булырга дигән ниятеннән, 1966 елның 25 июнендә чыгарылыш кичәсеннән соң ук диярлек, хәрби хезмәткә чакырылып, Архангельски урманнарындагы ракета гаскәрләренә озатылгач та кире чигенми. 2 ел да 8 айга сузылган армия сынаулары егетнең характерын чыныктыра гына. Ата-ана нигезенә әйләнеп кайту кыш айларына туры килә, ә мединститутка кереп табиблыкка укырга керешү өчен җәйне көтәргә кирәк. Тик ятуны өнәмичә, Галимҗан Минзәләгә барып заготконторага инструктор булып эшкә урнаша. Авыллар күп, берсеннән-берсенә йөреп вазифаңа нисбәтле анда яшәүчеләрне хәзерләүләр конторасына чүпрәк-чапрак, кәгазь-макулатура, сөяктер, тимердер, йондыр, йомыркадыр тапшырырга өндәп өлгер генә. Берничә ай шулай үтә.

Ниһаять, Казан. КДМИда имтиханнар тоту. Билгеләр яхшы, ул - студент. Институтның дәвалау факультетында уку, интернатурасы белән бергә, 7 елга сузыла. Яшь бара бит ул, шул гомер парсыз гомер итсәң, өйләнмичә үк калмасаң да, рәтле кызларсыз калуың бар. Әнә ич, Люзиясе аның өчен өзелеп тора. Һәм Галимҗан өченче курста укыганда сөйгәненә тәкъдим ясый. Гаилә коргансың икән, аны адәм рәтле яшәтә дә белергә кирәк. Китереп биргәнне көтеп ятмыйча, тормышта күп нәрсәгә бары тик үз көче белән ирешергә өйрәнгән Галимҗан көндез институтта укыса, төннәрен бер оешмада кизү тора, өстәвенә буш вакытларында плотник эшләрен башкара. Ә эшләгәнне кайда да яраталар: тулай торактан яшәр өчен аерым бүлмә дә бирәләр үзләренә.

Фәнгә тартылуы белән беррәттән, якын киләчәктә кандидатлык диссертациясе якларлык чамасы булса да, Галимҗан Мөбарәкша улы практик юлны сайлый. Чөнки, бердән, галим-голәмәгә хак түләү аздан-аз булса, икенчедән, баш түбәсендә уңайлы фатир түшәме түгел, ә билгесез срок дәвамында өч метрга дүрт метр үлчәмле тулай торак бүлмәсенең саргайган түшәме булу перспективасы гына бар. Өченчедән, кызлары Эльмирага да ниндидер шартлар тудырырга кирәк, дүртенчедән, ирнең үзен практик медицинада сынап карыйсы килә. Бишенчедән, хәер, саный китсәң күп инде ул.

Галимҗан Әхмәтшин Алабуганы сайлый. Ул биредәге медучилищеда студентларга лекция укый һәм шул ук вакытта район үзәк хастаханәсендә ярты ставкага хирург булып эшли. Хастаханә җитәкчелеге яшь белгечнең ни-нәрсәгә сәләтле булуын тиз күреп ала һәм 1978 елда аңа Казандагы ординатураның травматология бүлегендә ике еллык курсларда укып кайтырга тәкъдим ясый. Ир-егетебез кызыктыргыч тәкъдимнән баш тартмый.

Галимҗан Мөбарәкша улы 1980 елда кабат Алабугага әйләнеп кайтканнан бирле район хастаханәсенең травматология бүлеген җитәкли. Аның кулы аша меңнәрчә авырулар үткән, ул төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган пациентларның иң зур күпчелеген савыктырып аякка бастырган. Үзе җитәкләгән коллективны туплауда да Галимҗан ага зур эш башкарган. Кайбер шәкертләре остазлары кебек хәзер инде республиканың төрле шәһәр хастаханәләрендә үзләре травматология бүлекләрен җитәкли яисә анда эшлиләр. Әйтик, Кривошапко Казанның 12 нче шәһәр хастаханәсендә бүлек башлыгы; Альберт Кутявин Яр Чаллы БСМПсында шулай ук бүлек башлыгы, ә Дмитрий Гусев әле шушы елның июнь уртасында гына Әлмәткә чакыру буенча китеп барган. Яхшы белгечләр кайда да кирәк шул алар. Коллективта югары белемле табиблар хәзерге вакытта дүртәү генә. Бу азрак, әлбәттә. Чөнки имгәнеп операция өстәленә ятучылар елдан-ел арта икән. Галимҗан Мөбарәкшовичның әйтүенә караганда, имгәнүләр саны арту юл хәрәкәтендә аварияләрнең артуы белән бәйле, ди. Мондый төр имгәнүләрдә сөяк сыну-чәрдәкләнүләр дә катлаулырак. Кем әйтмешли, операция ясап кына җитеш.

Бүгенге көндә табиб-травматолог Рамил Сәфәров Казандагы ике айлык курсларда белемен күтәрә. Бүлектә дәвалаучы табиблар саны аз булса да, биредәге персонал дәвалауда кулланыла торган яңа җиһаз-җайланмалар уйлап табуда нәтиҗәле эш алып барырга вакыт таба. Мисалга, әле күптән түгел табиб Равил Габдрахманов, Галимҗан Әхмәтшин белән берлектә, чәрдәкләнеп күчкән үкчә сөяген тиз арада төзәтә торган аппарат уйлап тапканнар.

Галимҗан Мөбарәкша улының хезмәтләре югары бәяләнгән. Ул инде СССР заманнарында ук "СССРның сәламәтлек саклау отличнигы", "ТРның атказанган табибы" һәм моннан 4 ел элек "РФнең атказанган табибы" исемнәренә лаек булган. (Башка төрдәге бүләкләрен санап китәр өчен урын җитмәс).

Буш вакытында ауга һәм балыкка йөрергә үлеп яраткан атаклы табибыбыз 4 мәртәбә изге хаҗ сәфәренә барып кайтырга өлгергән. Беренчесендә табиб сыйфатында төркемне озата барса, калган өчесендә шәхсән үзе теләп хаҗ кылган. Икенче хаҗ сәфәреннән соң намазлыкка баскан һәм инде көн саен биш вакыт намазын калдырмый. Хатыны белән кызы шулай ук дин юлында. Әхмәтшиннарның 4 оныклары бар. Әле һаман күп сәгатьләр дәвамында операцияләр ясарга сәләтле Әхмәтшин Галимҗан Мөбарәкша улына нык сәламәтлек, озын гомер теләп: "киләчәктә дә бәхетсезлеккә таручыларны сафка бастыруда армый-талмый хезмәт итегез, Сез бит безнең ышанычыбыз һәм горурлыгыбыз, татарның Әбугалисинасы!" - диясе килә.

Фирдәвес ХУҖИН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим