Алабуга нуры

Тычкан гына димә

Ел башлануга гына карамастан, Алабуга районында дүрт кеше тычкан бизгәге авыруын йоктырган. Һава торышының уңай булуы сәбәпле, аның киң таралу куркынычы бар.

Чыннан да, әлеге авыру Алабуга районы халкы өчен җитди куркыныч тудыра, чөнки 2011 елда геморрагик бизгәк авыруы (ГЛПС) 2,5 тапкыр артты, ә инде быел дүрт очрак теркәлде. Кыш уртасында тычкан авыруының баш калкытуына нәрсә сәбәпле соң? Беренчедән, кыш җылы килде һәм ул кимерүчеләрнең күпләп үрчүе өчен уңай шартлар тудырды.

Бөер синдромлы бизгәк авыруы авыр һәм куркыныч авыру, ул вак кан тамырларын, бөерне, үпкәне һәм башка органнарны зарарлый. Әйтергә кирәк, ул кешедән кешегә йокмый.

Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр - кыр тычканнары тарата. Авыру җәнлекләр организмыннан вирус сидек, селәгәй һәм башка калдыклар белән чыгарылып, тышкы тирәлекне - туфрак, гөмбә, җиләк һәм бакча йортларында калган азык-төлекне пычрата. Инфекция нигездә һава-тузан аша кеше организмына эләгә. Юылмаган пычрак кул белән ашау, җәнлекләр белән турыдан-туры аралашу, тиредәге зарарланган урыннар, яралар аша яки калган азык-төлекне термик эшкәртми ашау сәбәпле, авыру уятучы вируслар организмга үтеп керә.

Бакча һәм дачаларга озак бармый торганлыктан, анда кимерүчеләр үрчи, шуңа күрә беренче тапкыр анда баргач бик сак булырга кирәк. Беренче эш итеп, йортны яхшылап җилләтергә, авыз-борынны капларга, дезинфекцияләү чаралары кулланып юешләп җыештырып чыгарга, урын-җир әйберләрен кояшта киптерергә, җилләтергә кирәк.

Онытмагыз, әлеге авыруга каршы махсус профилактика чаралары, ягъни вакцина юк.

Авыруны булдырмас өчен, беренче чиратта кимерүчеләргә каршы көрәшергә кирәк. Моның өчен елга ике тапкыр агулау (дератизация), территория һәм йорт янын чиста тоту зарур.

Чүп-чар, калдык-постыкларның күплеге кимерүчеләр өчен менә дигән котылу урыны.

Саклану чаралары

-Тузанлы эш башкарганда, авыз-борынны капларга, бияләй кияргә;

-азык-төлекне тыгыз ябыла торган савытларда сакларга, калган азыкны кайнар ысул белән эшкәртергә;

-ачык чыганаклардагы суны файдаланмаска;

-юылмаган кул белән ашамаска, тәмәке тартмаска;

-кимерүчеләрнең бакча йортларына үтеп керүенә юл калдырмаска;

-әзер агулы алдавычлар сатып алып, төрле урыннарга куярга;

-язын һәм көзен бакча территориясен дератизацияләргә.

Урманда ял иткәндә чыршы-ак чыршылы, кояш төшә торган аланнарны сайлагыз, чөнки авыру тудыручы вирус туры кояш нурларында тиз һәлак була.

М. Хайсаров,

Роспотребнадзор идарәсенең җирле бүлеге башлыгы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: