Алабуга нуры

Йөрәгеңә әмер биреп кара

Кешенең баш мие кан тамырлары (ике йокы һәм ике умыртка артерияләре буенча) буйлап кан җитәрлек күләмдә килеп торганда гына тиешенчә эшли.

Тыныч халәттә генә дә баш миенә 15% кан һәм 20% - 25% кислород кирәк, алар организмга сулыш алганда керә. Баш мие инсульты - йөрәк-кан тамырлары авыруларының иң катлаулысы, вакытында табибка мөрәҗәгать итмәгәндә, еш кына инвалидлыкка китерә. Баш миенең билгеле бер өлешенә кан юнәлгән вакытта, кан тамыры томаланса яисә өзелсә, баш мие инсульты барлыкка килә. Нәтиҗәдә, минең бу өлешендә күзәнәкләргә кислород килми башлый һәм алар һәлак була. Бу факытта организмда баш миенең шушы өлеше җавап бирә торган вазифалар бозыла. Мәсәлән, бу өлеш хәрәкәт өчен җаваплы икән, аның зарарлануы параличка китерә.
Баш мие инсультының билгеләре:
 Кинәт хәл бетү, ою, аяк яки кулны тоймау (ешрак гәүдәнең бер ягында).
 Йөзнең кинәт оюы яисә ассиметриясе.
 Сөйләмнең кинәт бозылуы һәм кешегә карата әйтелгән сүзләрне аңламау.
 Бер яисә ике күзнең дә кинәт начар күрә башлавы.
 Хәрәкәтләнүдә кинәт кыенлыклар килеп чыгу, баш әйләнү, координация югалу.
 Кинәт башның бик көчле авырта башлавы.
Шундый билгеләр барлыкка килгәндә, кичекмәстән 03, 003, 103 яисә 112 телефоннарына шалтыратып, "ашыгыч ярдәм" чакырыгыз!
Санап кителгән билгеләрнең кайберләре пациентларның бер өлешендә берничә минут вакыттан алып бер сәгатькә кадәр дәвам итә ала. Алар мөстәкыйль рәвештә үтеп китәргә мөмкин. Бу хәл баш мие артериясенә вакытлыча кан килмәгәндә күзәтелә һәм аны ишемия атакасы яисә микроинсульт дип атыйлар. Бер һәм аннан артык микроинсульт кичергән күпчелек кешедә соңлап баш мие инсультының зурысы барлыкка килә.
Кыска гына вакытка пәйда булган билгеләргә дә игътибарлы булыгыз!
Вакытында табибка мөрәҗәгать итеп, чара күрмәү гариплеккә китерергә мөмкин!
Ми инсульты - ашыгыч медицина ярдәме таләп итә торган авыру!
Ми инсультын дәваларга була, вакытында ярдәм сорарга гына кирәк.
Башта табиблар ми инсультын китереп чыгарган сәбәпләрне ачыклыйлар. Әгәр минең кан тамырларында тромб булса, беренче 3-4 сәгать эчендә кан тамырына андагы тромбны эретә торган дару препаратлары кертәләр.
Бу югалган функцияләрне тулысынча торгызырга мөмкин.
Ми тамыры өзелгән чакта да дәвалауның махсус ысуллары бар. Хирургия юлы белән: канны туктату һәм гематоманы алу.
Ми инсультын булдырмый калырга мөмкинме?
Инсультны кисәтүгә беренче адым - аны барлыкка китерүче факторларны белү. Кайбер сәбәпләрне юкка чыгару һәркенең хәленнән килә, мәмәлән, тәмәке тарту һәм алкогольне артык күп куллану. Авыру куркынычын китереп чыгарырга мөмкин кайбер сәбәпләрне тикшереп торып була: кан басымы югары булган очракта, аны 140/90 мм. т. б. дәрәҗәсенә төшереп тору.
Ми инсультына: югары кан басымы, тәмәке тарту, шикәр чире, холестерин дәрәҗәсе күтәрелү (5 ммоль/л дан артык), симерү, йөрәк ритмы бозылу, алкогольне күп куллану (хатын-кызлар бер куллануда 30 мл дан артык, ир-атлар - 30-60 мл дан артык).
Махсус шкала ярдәмендә табиб якындагы 10 елга сезнең организмыгызда йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы дәрәҗәсен ачыклый ала. Хәзерге вакытта эшкә сәләтле яшьләрнең ешрак авырый башлавы күзәтелә, шуңа күрә профилактик тикшеренүләр үтәргә кирәклеген онытмагыз.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: