Алабуга нуры

Чит төбәкләрдә яшәүчеләр үрнәк күрсәтә

2012 елның 18 февралендә мәркәзебез Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең чираттагы пленумы булып узды.

Анда Татарстанның Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Бөгелмә, Нурлат һ.б. кайбер шәһәрләреннән һәм әлбәттә инде Казанның үзеннән, шулай ук Башкортстан, Чуашия республикаларыннан 62 вәкил җыелган иде. Көн тәртибендә дүрт мәсьәлә каралды. Болар илдәге сәяси вәзгыятьтә ТР мөстәкыйльлеген һәм халык хокукларын яклау, БТИҮнең Дәүләт Думасына үткән һәм булачак президент сайлауларына мөнәсәбәте, татар мәдәни-тарихы елы, Милли Мәҗлескә 20 ел тулу датасы.

Профессор Дамир Исхаков чыгышыннан аңлашылганча, Америка галимнәре татар халкы турында 2010-2011 елларда җентекле материал җыеп, өч китап язганнар һәм аерым алганда, татар милләтенең үсеше чынлыкта 2005 елда тукталган дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Докладчы әйтүенчә, университетларда татар филологиясе факультетларының хәле бер дә мактанырлык түгел. Бигрәк тә Уфа һәм Тубыл университетларындагы факультетларның киләчәге томанлы. Алар бүген-иртәгә ябылу алдында тора. Татар теле дәресләренә ихтыяҗ нык кимегәнлектән, ошбу бүлекләргә укырга килүчеләр дә юк дәрәҗәсендә икән.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинның сайлауларга мөнәсәбәтле чыгышы әтрафлы булды. Дөньядагы глобальләшү процессында татар халкына милләт буларак сакланып калу өчен нык һәм оешкан булырга кирәк, диде ул.

Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә кунакка килгән ул чактагы Президент Владимир Путинга БТК корылтаенда аңа турыдан-туры мөрәҗәгать иткән Бәләбәй шәһәренең татар гимназиясе директоры чыгышы аеруча гыйбрәтле булды. Аның әйтүенчә, аларны күп тапкырлар судка биргәннәр, узган җәйдә хәтта гимназияне ябып та куйганнар, тик уку елы башланганда халыкның көчле басымы астында кабат ачарга мәҗбүр булганнар.

Ф.Ислаев 2012 елның Татар тарихы елы булуын ассызыклап, данлы вә шанлы берничә мең еллык тарихка ия халыкның милләт буларак тигезләр арасында тигез һәм үз хакын хаклап яшәргә хокукы да, мөмкинлеге дә бар, диде.

Фәүзия Бәйрәмованың һәрвакыттагыча үзенә тугры калып, ялкынланып сөйләве беркемне дә битараф калдырмады. Ул халкыбызның бик күп проблемаларына кагылышлы мәсьәләләрне кузгату белән беррәттән, Милли Мәҗлеснең 20 елда башкарган эшләренә дә тукталды.

Пленумда чыгыш ясаучылар фикеренчә, милләт өстендә болытлар куера, ә милли хәрәкәтнең тәэсир көче юк. Кайчандыр гөрләтеп башлаган эшне соңгы елларда нык киметтек. Истәлекле вакыйгаларга да игътибар итми башладык. Мәсәлән, Татарстан гербын кабул итүгә 20 ел тулып китте, әмма ул турыда искә алучы булмады. Бары тик "Азатлык" яшьләр берлеге үз инициативасы белән 3 мең билге ясатып, аны халыкка таратты. Март аенда исә "Нәүрүз" бәйрәмен билгеләп үтәргә җыеналар.

Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең иман ныклыгына һәм яшәү рәвешенә сокланырлык. Чуашиянең Шыгырдан авылыннан килгән мәктәптә 45 ел балалар укыткан Гамир ага Салихов туган авылы турында китап язган. Аннан күренгәнчә, Шыгырдан демографик яктан Чуашиядә алдынгылар рәтендә бара. Узган елда анда 46 кеше үлгән, 76 бала туган. Ә безнең татар авылларында башлангыч мәктәпләр ябылып бетү алдында, чөнки балалар юк.

Пленумда әйтелгәнчә, хәл итәсе проблемалар хәтсез җыелган. Аның кичекмәстән хәл итүне көткәннәре дә, киләчәктә ашыкмыйча һәм акыл белән законлы рәвештә тормышка ашырырдайлары да байтак. Ошбу мәсьәләдә зур оешканлык, барысын да милләтпәрвәрләргә генә өеп калдырмыйча, халык белән бергә иҗтиһат итү сорала.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: