Алабуга нуры

Гади халыкка нинди президент кирәк

Президент мәйданнарда түгел, сайлау участогында сайлана.

Узган атнада Рәсәй халкы ял көннәрен спорт сарайларында, мәйданнарда уздырды. Дөрес, ниндидер бәйрәм уңаеннан түгел, бәлки гадел сайлаулар булуын теләп. Бу чарадан башкалабыз Казан да читтә калмады. Мәйданга чыккан халык арасында төрле сәяси һәм иҗтимагый оешма вәкилләре булуын искә алсак, аларның форсаттан үзләренчә файдаланып калырга омтылуын аңларга була. Казанда урыс мәдәнияте оешмасы әгъзалары мәйданны татар телен укытуга каршы файдаланырга омтылса, ТИҮ әгъзалары исә шунда ук аларның авызын томаларга өлгергән.

Мәскәү, Санкт-Петербургта берничә йөз мең кешене сыйдырган зур мәйданнарга күз ташлагач, хәйран калырлык: анда нинди генә әләмнәр юк! Кызылы, агы, карасы, фашист тамгалысы... Аларына күз төшкәч, калтыранып куясың, Аллам гына сакласын! Күрәсез, араларында халыкның изге ниятләрен икенче агымга борып җибәрергә, аларны үз максатларында файдаланырга омтылучылар да юк түгел.

Дистәләгән ел йокымсырап яткан халыкның күзе ачыла башлауга нәрсә сәбәпче икән соң? 90 нчы еллар башында халык демократик үзгәрешләр киң мөмкинлек ачар, сүз, вөҗдан ирегенә киртәләр бетәр, милли телләр үсешенә юл ачылыр дип өметләнеп мәйдан тоткан иде. Әмма өметләр тулысынча аклана алмады. Ул чорда ил байлыгы төрле кланнар арасында бүленеп бетеп, социаль кыенлыклар туды, гади кеше мәнфәгате онытылды, халык демократиягә ышанычын югалтты, хакимияттән, җәмгыять тормышыннан читләште, аны битарафлык, өметсезлек биләп алды.

Соңгы елларда республикабызда, аерым алганда, районыбызда барган уңай үзгәрешләр федераль хакимият ярдәменнән башка булмады, әлбәттә. Халкыбыз үсеш-үзгәрешне күреп, дәртләнә төште, аның турында кайгыртучы, авыр минутта иң куючы җитәкчеләр барлыгына инанды. Татарстан - сәнәгать үсеше, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. Республика авылларының тулаем диярлек газлаштырылуы, юллар салу, торакка капиталь ремонт үткәрелү, мәктәп һәм балалар бакчаларының төзекләндерелә, мәдәният йортларының кабат торгызыла башлавы - барысы да алдагы көнгә ышаныч уята. Ә бит боларны башкарып чыгу өчен икътисадның ныклыгы, федераль хакимиятнең ярдәме кирәк. Шөкер, бүген Татарстан, шул исәптән Алабуга районы да, федераль булышлыкны тоеп яши. Күпсанлы программалар буенча грантларның билгеләнүе дә әнә шул турыда сөйли.

Бүгенге тормышыбыз моннан 10-20 ел элек булганнан нык аерыла. Дөрес, эшләнәсе, кул җитмәгән проблемалар да күп. Аеруча авыл кешесе һәм аның проблемаларына игътибар итәргә вакыт. ТР Президенты әйтүенчә, авыл милләтнең телен, йөзен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап тотучы ышанычлы чыганак. Бүген авылны сыйфатлы продукция җитештерү урыны гына дип карау зур гөнаһ булыр иде. Авыл кешесенең күңеле дә, хыяллары да якты, чиста. Нәкъ авыл табигате кебек үк. "Авылны сакламау - илне сакламау" - илбашның фикере әнә шундый.

Күпләр бүгенге хакимиятне алыштырырга кирәк, ди. Чит илләр картасына күз салыйк әле: хакимият алышынган илләрдә гражданнар сугышы бара. Моңарчы ваемсыз яшәгән гарәп илләрендә гөнаһсыз сабыйлар, хатын-кызлар, карт-коры һәлак була. Көнбатышның башкалар эшенә борын тыгуы тикмәгә түгел: аларга бу илләрнең табигый байлыклары кирәк. (Дөрес, белгечләр әйтүенчә, дөнья картасында Россия йогынтысы булган гарәп илләрендә хакимиятне алыштыру стратегик максатларда НАТО илләре өчен кулай).

Бүген бездә дә шул ук сценарий нигезендә үзләренә кулай булмаган хакимиятне алыштыруга исәпләнгән төсле революция ясау омтылышы сизелә. Илдәге байлыкны кабат бүлешергә теләүчеләр гади халык мәнфәгатьләре турында мәйданнарда кайнар речь тотса да, үз максатларына ирешкәч, бу турыда бөтенләй оныта.

Ил җитәкчелеге демократияне яңартырга кирәклеген дә аңлый. "Безгә күпчелек социаль төркемнәрнең мәнфәгатен чагылдыра һәм тотып ала торган сәяси система булдыру зарур", әмма ул бер көндә башкарыла алмый ич. Моның өчен без үзебез аңа әзер булырга, гражданлык позициясен югалтмаска, җәмгыять файдасына эшли, яши белергә өйрәнергә тиеш.

4 мартта барыбыз да РФ Президентын сайлау өчен сайлау участокларына юл тотачак. Без үзебез генә түгел, балаларыбыз, оныкларыбыз киләчәге өчен дә җаваплы. Сәяси тотрыклылык, демократия, милләтләр тигезлеге, татулык өчен тавыш бирсәк, оттырмабыз шәт.

К.Габиди

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: