Алабуга нуры

Ген­на­дий Емель­я­нов: "Хакимият ачык булырга тиеш"

Шу­ны­сы га­җәп, хә­зер ки­чен кап­ка тө­бен­дә эс­кә­ми­я­дә уты­ру­чы ала­бу­га кар­чык­ла­ры те­ле­се­ри­ал­лар яки ток-шоу­лар ту­рын­да фи­кер алыш­мый ин­де, ник ди­сәң, шә­һәр те­ле­ви­де­ни­е­се­нең ат­на са­ен ту­ры­дан-ту­ры эфир­га чы­га­ры­ла тор­ган "Эш­лек­ле дү­шәм­бе" тап­шы­ру­ла­ры җит­ди­рәк мәсь­ә­лә­ләр ту­рын­да сөй­лә­шү өчен бай ма­те­ри­ал би­реп то­ра. Ха­ки­ми­ят­нең эш­не шул рә­веш­ле ачык алып ба­руы - ра­йон баш­лы­гы, "Бер­дәм...

- Ни өчен ки­ңәш­мә­ләр­не зәң­гәр эк­ран­нар аша ту­ры­дан-ту­ры тап­шы­рыр­га тә­вә­кәл­лә­де­гез? Үзе­гез өчен уңай­сыз со­рау­лар­дан, кы­ен хәл­дә ка­лу­дан ку­рык­мый­сыз­мы?

- Ки­ре­сен­чә, бу ан­да кат­на­шу­чы­лар­ның җа­вап­лы­лы­гын арт­ты­ра гы­на тө­шә. Хез­мәт күр­сә­тү оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре, алар­ны ту­ган­на­ры, күр­ше­лә­ре, хез­мәт­тәш­лә­ре кү­рү­ен, ише­тү­ен, кыч­кы­рып әй­тел­гән сүз­не ки­ре алып бул­ма­я­ча­гын аң­лап, ки­ңәш­мә­гә нык­лап әзер­лә­нә, аңа җа­вап­лы ка­рый. Алар ра­йон баш­лы­гы ал­дын­да тү­гел, бәл­ки бө­тен ха­лык ал­дын­да хи­сап то­ту­ын бе­лә. Әй­тер­гә ки­рәк, мон­дый эш фор­ма­сы ис­кит­кеч нә­ти­җә­ле: әй­тик, ме­нә бер ва­кыт тап­шы­ру та­выш­сыз ба­ра, ә бер­ни­чә ми­нут­тан ала­бу­га­лы­лар бу хак­та шыл­ты­ра­та да баш­лый. Хәт­та кич­лә­рен дә без тап­шы­ру яз­ма­ла­рын ка­бат­лап күр­сә­тә­без. Мон­дый оч­рак­та бер­нин­ди аги­та­ция ки­рәк­ми - ха­лык үзе кем­нең ни­чек эш­лә­гә­нен кү­реп то­ра.

- Пар­ти­я­нең җир­ле бү­ле­ге та­ра­фын­нан ха­ки­ми­ят эшен ачык, җан­лы итү­гә юнәл­тел­гән "А­ла­бу­га без­не бер­ләш­те­рә" про­ек­ты ту­рын­да сөй­лә­гез әле.

- Ул пар­тия про­ек­ты бу­лу­га ка­ра­мас­тан, мин аңа, пар­ти­я­нең Ала­бу­га бү­ле­ге сә­я­си со­ве­ты сек­ре­та­ре бу­лу­дан биг­рәк, граж­да­нин бу­ла­рак бәя би­рәм. Аның исе­ме үк үзе ту­рын­да әй­теп то­ра - һө­нә­ре­без­гә, яше­без­гә, сә­я­си ка­раш­ла­ры­быз­га бәй­сез рә­веш­тә шә­һә­ре­без без­не бер­ләш­те­рә. Шун­лык­тан мин баш­ка пар­ти­я­ләр вә­кил­лә­ре бе­лән бер­ни­чә тап­кыр оч­раш­тым, күп ке­нә мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча без­нең фи­кер­ләр тәң­гәл ки­лә. Мә­сә­лән, со­ци­аль як­тан әһә­ми­ят­ле объ­ект­лар­ны шә­һәр­гә ки­ре кай­та­ру бу­ен­ча ур­так ре­зо­лю­ция ка­бул ит­тек һәм ул ТР Пре­зи­ден­ты­на юл­лан­ды. Бу­рыч­ла­ры­быз ур­так - тор­мыш сый­фа­тын ях­шыр­ту, ә аны хәл итү юл­ла­ры күп. Җир­ле­ге­без­дә "А­ла­бу­га" мах­сус икъ­ти­са­дый зо­на­сы эш­ләп ки­лә, аңа юнәл­тел­гән ин­вес­ти­ци­я­ләр кү­лә­ме 31,3 мил­ли­ард сум­нан ар­тып кит­те. Бү­ген ан­да 16 предп­ри­я­тие-ре­зи­дент тер­кәл­гән. Без алар яңа баш­лан­гыч­лар­га, яңа иде­я­ләр­гә старт би­рер, яшь­лә­ре­без­не эш бе­лән тәэ­мин итү­дә бу­лы­шыр дип уй­лый­быз, чөн­ки шә­һә­ре­без­дә эш­сез­лек рес­пуб­ли­ка­да иң юга­ры­лар­дан са­на­ла. "А­ла­бу­га" МИ­Зын­да эш­ләү­че ком­па­ния вә­кил­лә­ре бе­лән ачы­ла­чак про­из­водст­во­лар­га бил­ге­лән­гән та­ләп­ләр бу­ен­ча бел­геч­ләр әзер­ләү мәсь­ә­лә­сен тик­шер­дек. Ан­нан соң бар­лык мәк­тәп­ләр­дә 9-11 сый­ныф­ уку­чы­ла­ры бе­лән оч­ра­шу оеш­тыр­дык. Алар­ның шә­һәр­дән нәр­сә кө­тү­лә­ре бе­лән кы­зык­сын­дым (шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, оч­ра­шу­лар нә­ти­җә­се бу­ла­рак, шә­һәр хез­мәт­лә­ре­нә төр­ле проб­ле­ма­лар­ны хәл итү һәм кер­гән тәкъ­дим­нәр­не тик­ше­рү өчен йөз­дән ар­тык йөк­лә­мә би­рел­де). Мәк­тәп­не тә­мам­лау­чы 523 уку­чы бе­лән йом­гак­лау оч­ра­шуы "А­ла­бу­га" МИ­Зы ре­зи­дент­ла­ры кат­на­шын­да үт­те. Мон­дый оч­ра­шу­лар ке­че һәм ур­та эш­мә­кәр­лек вә­кил­лә­ре бе­лән дә үт­кә­ре­лә­чәк. Шу­лай итеп элем­тә­ләр җай­га са­лы­на­чак - яшь­ләр­нең шә­һәр­дә ка­лу те­лә­ге ар­та­чак, ке­че һәм ур­та биз­нес­ тот­кан уры­н ны­гы­я­чак, ур­та сый­ныф фор­ма­ла­ша баш­ла­я­чак, ахыр нә­ти­җә­дә бо­лар­ның ба­ры­сы тор­мыш дә­рә­җә­се­нең кү­тә­ре­лү­ен­дә ча­гы­ла­чак.

Бо­лар ба­ры­сы перс­пек­тив бу­рыч­лар, әм­ма "А­ла­бу­га без­не бер­ләш­те­рә" про­ек­ты бү­ген­ге күп проб­ле­ма­лар­ны хәл итәр­гә бу­лы­ша­чак. Һәр си­шәм­бе­дә без бар­лык хез­мәт­ләр бе­лән бер­лек­тә ра­йон­га чы­га­быз. Га­мәл­дә проб­ле­ма­лар­ның яр­ты­сы шун­да ук җай­га са­лы­на, ә кал­ган­на­ры бу­ен­ча хәл итү юл­ла­рын эз­ли­без. Мә­сә­лән, банк­лар авыл­лар­да үз бү­лек­чә­лә­рен яба баш­ла­ды. Ниш­ләр­гә? Ки­ле­шү­ләр­дән соң, банк­лар­ның бер­се ма­ши­на са­тып ал­ды һәм авыл­лар­га чы­гып хез­мәт күр­сә­тү өчен "мо­биль банк" бар­лык­ка кил­де. Ха­лык бе­лән ара­ла­шу, алар­ның те­ләк­лә­рен тың­лау - бу үзе­без яши тор­ган шә­һәр­нең уңай­лы­лы­гы өчен ко­рыл­ган хез­мә­те­без ни­ге­зе.

- "Бер­дәм Рос­си­я"­нең XII съ­ез­дын­да пар­тия ли­де­ры В.Пу­тин: "Игъ­ти­бар үзә­ген­дә һәр­ва­кыт ке­ше бу­лыр­га ти­еш",- ди­гән иде. Ала­бу­га­да әнә шу­ңа яң­гы­раш баш­ка про­ект­лар да га­мәл­гә ашы­ры­лып ки­лә бит.

- Чын­нан да, без нәкъ ме­нә про­ект­лар­ны, күз­гә кү­ре­нер­лек чын эш­ләр­не га­мәл­гә ашы­ру­га ба­сым ясар­га ты­ры­ша­быз. Ә бу про­ект­лар, үз чи­ра­тын­да, ха­лык те­ләк­лә­ре нә­ти­җә­се. Без юл­лар то­ры­шы бу­ен­ча бик күп дәгъ­ва ал­дык. Ту­рист­лар ки­лә, меңь­ел­лык шә­һә­ре­без­нең ма­тур­лы­гы бе­лән хо­зур­ла­на, әм­ма җи­ме­ре­леп бет­кән ас­фальт һәм пыч­рак тро­ту­ар­лар бө­тен тәэ­сир­ләр­не юк­ка чы­га­ра да куя. Мә­сә­лән, 66 чак­рым озын­лык­та юл тү­шә­мә­сен тәр­тип­кә ки­те­рер­гә ки­рәк иде, бу мак­сат­лар өчен уз­ган ел­да 90 мил­ли­он сум­нан ар­тык ак­ча җи­бә­рел­де һәм са­рыф ител­де, 16 чак­рым юл тө­зек­лән­де­рел­де. Бы­ел да шу­ның ка­дәр­ле үк эш баш­ка­рыл­ды. Мон­нан тыш, авыл юл­лар­ын тө­зү эше баш­лан­ды. Якын­да­гы ике-өч ел­да бу проб­ле­ма­ны хәл итеп бе­те­рер­без дип уй­лыйм. Бо­лар­ның ба­ры­сы да ке­ше­гә уңай йо­гын­ты ясый, аны тәр­тип­ле итә, чөн­ки ул ре­зин итек­тән саз ерып йөр­ми, ә үк­чә­ле туф­ли ки­еп ас­фальт­тан ат­лый.

Тө­зек­лән­де­рү ту­рын­да сүз алып ба­ра­быз икән, пар­тия про­ек­ты ни­ге­зен­дә Алек­сандр пар­кы таш­лан­дык, пыч­рак хәл­дән ары­нып, ала­бу­га­лы­лар­ның рә­хәт­лә­неп ял итә тор­ган уры­ны­на әй­лән­де. Тел­дән-тел­гә кү­чеп йө­ри тор­ган ле­ген­дар "Из­ге чиш­мә", "Кө­меш чиш­мә" чис­тар­ты­лып тө­зек­лән­де­рел­де. "Бер­дәм Рос­си­я"­нең Ала­бу­га бү­лек­чә­се та­ра­фын­нан ае­рым ка­те­го­рия граж­дан­нар­га йөз то­тып эш­лән­гән пар­тия про­ект­ла­ры аз тү­гел. Мә­сә­лән, "Кар­шы­га бер адым" про­ек­ты мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ке­ше­ләр өчен эш­лә­сә, "Хәр­би ту­ган­лык" про­ек­ты ве­те­ран­нар бе­лән эш­ләү­гә ни­гез­лә­нә, "Ак­тив яшь инс­ти­ту­ты" про­ек­ты кы­са­ла­рын­да пен­си­о­нер­лар тел өй­рә­нә, компь­ю­тер үз­ләш­те­рә, хо­ре­ог­ра­фия бе­лән шө­гыль­лә­нә.

Спорт­комп­лекс­лар­ның ту­лы ку­әт­кә эш­ли баш­ла­вы - без­нең зур ка­за­ны­шы­быз. Тү­ләү­ле сек­ци­я­ләр зур по­пу­ляр­лык ка­зан­ма­ган­лык­тан, без спорт объ­ект­ла­рын­да эш­не ан­да ра­йон­ның бар­лык пе­да­гог­ла­ры, мәк­тәп уку­чы­ла­ры, сту­дент­лар буш­лай шө­гыль­лә­нер­лек итеп оеш­тыр­дык. Пар­тия про­ект­ла­ры­ның ба­ры­сын да са­нап бе­те­реп бул­мый, әм­ма алар­ның ба­ры­сын бер нәр­сә бер­ләш­те­рә: алар­ның һәр­кай­сы нин­ди дә бул­са конк­рет бу­рыч­ны хәл итү­гә юнәл­де­рел­гән һәм һәр­кай­сы ха­лык­ның те­ге яки бу кат­ла­вы мән­фә­гать­лә­рен ис­кә ала.

- Сез асы­лы бе­лән ка­бат­лан­мас баш­лан­гыч­ны тор­мыш­ка ашыр­ды­гыз: та­риф­лар үсе­шен тук­та­ту гы­на тү­гел, бәл­ки кай­бер­лә­рен ки­ме­тү­гә дә иреш­те­гез. Се­ре нәр­сә­дә?

- Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йо­ны­на җи­тәк­че­лек итә баш­ла­гач, бе­рен­че эш итеп бар­лык та­риф­лар­ны ка­рап-исәп­ләп чык­тым: ан­да­гы сан­нар үз­лә­рен күп­ме­гә ак­лый? Пас­са­жир та­шу­чы­лар бе­лән бу мәсь­ә­лә­не тик­шер­гән­нән соң, шә­һәр транс­пор­тын­да йө­рү бә­я­сен 11 сум­нан 10 сум­га кал­ды­рыр­га мөм­кин бул­ды,

Ә ме­нә ТКХ та­риф­ла­ры бе­лән эш кат­лау­лы­рак ки­леп чык­ты. Го­му­мән, бу зур проб­ле­ма: за­кон­ның һәр хә­ре­фе­нә ту­ры кил­сен өчен, та­риф­лар­ны ка­бул ит­кән­дә ми­лек­че­ләр­нең өч­тән ике өле­ше­нең та­выш би­рүе ки­рәк. Әгәр йорт­та 500 ке­ше-ми­лек­че яши икән, го­му­ми җы­е­лыш җыю ре­аль тү­гел. Без­гә мон­да "Уп­рав­дом" ди­гән фе­де­раль пар­тия про­ек­ты яр­дәм­гә кил­де: әле­ге про­ект ни­ге­зен­дә шә­һәр бу­ен­ча җы­е­лыш­лар үт­кәр­дек, 1135 подъ­езд һәм йорт өчен җа­вап­лы­лар бил­ге­лә­дек. без алар бе­лән ат­на са­ен оч­ра­ша­быз, та­риф мәсь­ә­лә­лә­рен дә алар бе­лән хәл итә­без. Бу оч­рак­та ка­рар кө­чен­дә ка­ла һәм без, за­кон­ны боз­мый гы­на, то­рак хез­мәт­лә­ре­нә та­риф­лар­ны 2010 ел дә­рә­җә­се­нә ка­ра­та дүрт про­цент­ка ки­ме­теп ка­бул итә ал­дык: ул квад­рат мет­ры­на 16 сум 43 ти­ен­нән 15,8 сум­га төш­те. Мо­ны­сы да чы­гым­нар стать­я­сы­на ре­аль бәя би­рү нә­ти­җә­се иде. Без ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр җи­тәк­че­лә­ре бе­лән баш­ка­ры­ла тор­ган эш­ләр исем­ле­ген тик­ше­реп чык­тык: әй­тик, чүп ур­на­ла­ры ай­га бер тап­кыр юы­лыр­га ти­еш. Ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр мо­ның бе­лән шө­гыль­лә­нә­ме - юк! Ди­мәк, мо­ның өчен ул ак­ча алыр­га ти­еш тү­гел.

Бү­ген электр энер­ги­я­се­нә ял­га­ну бик кыйм­мәт­кә тө­шә. Бу проб­ле­ма­ны да хәл итә­се ки­лә. Уй­ла­вым­ча, электр, газ, җы­лы­лык му­ни­ци­па­ли­тет конт­ро­лен­дә бу­лыр­га ти­еш; Рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты­на мө­рә­җә­га­тем дә шул хак­та иде. Бу без­гә та­риф­лар­ны көй­ләр­гә һәм ком­му­наль инф­раст­рук­ту­ра­ны үс­те­рер­гә, бер­дәм та­риф сә­я­сә­те бул­ды­рыр­га мөм­кин­лек би­рер иде. Бу ст­рук­ту­ра­лар ра­йон баш­лы­гы конт­ро­лен­дә бул­са, мин­нән та­ләп итәр­ләр, тәр­тип тә ур­на­шыр иде.

Хә­зер без бо­лай эш­лә­дек: "А­ла­бу­га- су ка­на­лы" ААҖ оеш­тыр­дык; җы­лы­лык чел­тәр­лә­рен үз­гәр­теп ко­ру мак­са­тын­нан, му­ни­ци­па­ли­тет­ны да өлеш­ле итеп, дәү­ләт-хо­су­сый парт­нер­лык шарт­ла­рын­да ин­вес­тор­лар җә­леп ител­де. Мон­нан тыш, му­ни­ци­па­ли­тет­ның 25 про­цент өлеш­ле кат­на­шуы шарт­ла­рын­да ал­ты ида­рә­че ком­па­ния тө­зел­де.

Әл­бәт­тә, ТКХ һәм баш­ка өл­кә­ләр­дә дә проб­ле­ма­лар җи­тәр­лек. Ала­бу­га­лы­лар кү­тәр­гән мө­һим мәсь­ә­лә­ләр эш­чән­ле­гем­дә төп ори­ен­тир бу­лып то­ра. Ха­ки­ми­ят ха­лык­тан алын­ган һәр дәгъ­ва-тәкъ­дим­гә ва­кы­тын­да җа­вап би­рер­гә, һәр ке­ше­гә игъ­ти­бар­лы бу­лып, аның мә­шә­кать­лә­ре, проб­ле­ма­ла­рын аң­лый, кү­рә бе­лер­гә ти­еш - чөн­ки ул шу­ның өчен оеш­ты­рыл­ган һәм яши.

"Алабуга нуры" "Без булдырабыз" газетасы редакциясенә әлеге материал өчен рәхмәтен белдерә

Т.Мәхмүтов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: