Алабуга нуры

Ха­ки­ми­ят бе­лән оч­ра­шу­лар.

Шә­һәр мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да һәм НГ­ДУ "П­ри­кам­нефть" эш­ха­нә­сен­дә ТР Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин ала­бу­га­лы­лар бе­лән оч­раш­ты.

Оч­ра­шу кы­са­ла­рын­да Дәү­ләт Со­ве­ты рә­и­се шә­һәр­дәш­лә­ре­без со­рау­ла­ры­на җа­вап бир­де.

- Ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар­ны буш­лай дә­ва­лау ту­рын­да­гы за­кон­ны кай­чан ка­бул итә­чәк­ләр?

- Бу фи­кер­не мин ту­ла­ем ку­әт­лим. Ба­ры тик чы­гым­нар өле­шен­дә күп­ме то­ра­ча­гын гы­на исәп­ләр­гә ки­рәк. Әле­ге со­рау­ны без по­лит­со­вет­та хәл итә­чәк­без. Һич­шик­сез, сез­нең тәкъ­дим­не мин Пре­зи­дент­ка һәм рес­пуб­ли­ка ха­ки­ми­я­те­нә җи­бә­рә­чәк­мен. Әгәр ин­де ан­да хуп­лап чык­са­лар, бу со­ци­аль адым­ны ясар­га да бу­ла. Юк икән ин­де - ях­шы­рак ва­кыт­лар­ны кө­тәр­гә ки­рәк.

- 2012 ел­да сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре хез­мәт ха­кы тү­ләү­нең яңа сис­те­ма­сы­на кү­чә­чәк. Ки­лә­се ел­да рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­да хез­мәт ха­кы фон­дын 30 про­цент­ка бул­са да арт­ты­ру­ны күз­дә тот­сын­нар иде. Баш­ка­ча бул­ган­да бу сис­те­ма­га кү­чү­нең мәгъ­нә­се бул­ма­я­чак бит.

- Та­тарс­тан -­ до­та­ци­я­ләр ала тор­ган рес­пуб­ли­ка тү­гел. Бу ак­ча­лар­ны без­гә үз бюд­же­ты­быз­дан та­бар­га ки­рәк, чөн­ки без­нең эш­че­ләр баш­ка рес­пуб­ли­ка­ны­кы­лар­га ка­ра­ган­да на­чар­рак яшәр­гә ти­еш тү­гел.

Фә­рит Мө­хәм­мәт­шин то­рак - ­ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү­ләр­гә ка­гы­лыш­лы со­рау­лар­га да җа­вап бир­де.

- Ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен та­риф­лар ел са­ен ар­тып то­ра. Алар үс­ми то­ра ал­мый. Та­тарс­тан­да ин­же­нер инф­раст­рук­ту­ра­ның 70 про­цен­ты тау­шал­ган хәл­дә. Ә Рә­сәй­дә та­гын да күб­рәк. Ка­пи­таль ре­монт­ның исә бө­тен­ләй бул­га­ны юк һәм аны ясар­га ки­рәк. Ме­нә шул сә­бәп­ле та­риф­лар үсә. Та­тарс­тан­да аз тәэ­мин ител­гән га­и­лә­ләр­гә як­лау би­рү­че прог­рам­ма эш­ли. Әгәр алар­ның то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү­лә­ре га­и­лә­нең го­му­ми ке­ре­ме­нең 20 про­цен­тын тәш­кил итә икән, без суб­си­дия би­рә­без. Пу­тин да рәс­ми рә­веш­тә, ки­лә­се ел­ның бе­рен­че яр­тые­е­лы­гы өчен та­риф­лар арт­ма­я­чак дип бел­дер­де. Ан­нан соң ин­де ба­ры­сы да инф­ля­ци­я­гә бәй­ле бу­ла­чак. Пен­си­я­ләр дә ел са­ен ар­тып то­ра, аз гы­на бул­са да үсеш бар ди­гән сүз.

- Ки­лә­се ел­дан по­ли­ция лей­те­нан­ты­ның хез­мәт ха­кы 50 мең бу­ла­чак ди­ләр. Ул ва­кыт­та нефть сә­нә­га­тен­дә эш­ләү­че күп­ме алыр­га ти­еш?

- По­ли­ция, ме­ди­ци­на, мә­га­риф -­ бу бюд­жет өл­кә­се. Ми­ли­ци­о­нер­га аз тү­ләү мөм­кин тү­гел. Без ил бу­ен­ча алар­ның са­нын кыс­карт­тык, по­ли­ция дип исем алыш­тыр­дык, лей­те­нант по­го­нын­нан баш­лап эш ха­кын 30 мең­гә һәм ан­нан да күб­рәк­кә арт­тыр­дык.Сез, нефть­че­ләр, ак­ци­о­нер ком­па­ния. Шу­лай бул­гач, хез­мәт ха­кы­на ка­гы­лыш­лы со­рау­лар­ны үзе­гез­нең ха­ки­ми­ят­кә юл­ла­гыз. Әле­ге ком­па­ния эше­нә без­нең ка­ты­шу за­кон та­ра­фын­нан ка­рал­ма­ган.

Бу көн рәх­мәт сүз­лә­ре­нә дә бай бул­ды. 4 мә­хәл­лә­дә­ге Мәр­җа­ни ура­мы, 8 йорт­та яшәү­че­ләр, йорт бе­лән бәй­ле проб­ле­ма­лар­ны ва­кы­тын­да хәл итү өчен рәх­мәт сүз­лә­ре җит­кер­де һәм чә­чәк тап­шыр­ды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: