Алабуга нуры

Күп балалы гаиләләргә - 15 сутый

Җәйге эссе көннәр булуга карамастан, Алабуга муниципаль район Советы депутатлары җомга көнне үткән чираттагы сессиядә 18 мәсьәләне тикшереп хәл итәргә өлгерделәр.

Сессиядә район бюджетына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, аның тәгаенләнгән керем өлеше 1 миллиард 54 миллион 845 мең сум тәшкил итәчәк. Шуңа нисбәтле бюджетның чыгымнар өлеше дә үзгәрә. Аерым алганда, 1 октябрьдән бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның эш хакы 6,5 процентка артачак. Шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче яшь белгечләргә, югары квалификацияле спортчылар әзерләүче тренерларга аерым түләүләр каралган. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү өчен дә акча бирү күздә тотыла. Үзгәрешләрне исәпкә алганнан соң, быел чыгымнар күләме 1 миллиард 107 миллион 529 мең сум тәшкил итәчәк.

Депутатлар Алабуга муниципаль районы җирлегендә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр исемлеген дә раслады. Болар архив мәгълүматлары, җир-милек мөнәсәбәтләре, торак-коммуналь хуҗалык, архитектура һәм шәһәр төзелеше, сәүдә, мәгариф һәм башка өлкәләргә карый. Шулай ук балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча 14 кешедән торган муниципаль комиссия төзелеп расланды.

Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә йорт төзү, хуҗалык алып бару, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен, 15 сутыйдан да ким булмаган җир участогы биреләчәк - сессия әнә шундый карар кабул итте. Бирелгән гаризалар бераз азрак булса да, участоклар саны запас белән - 600гә җиткереп билгеләнде. Моның өчен 256 гектар җир кирәк булачак. Әлбәттә, шәһәр территориясендә аның кадәр буш җир булмавын истә тотып, аны Колосовка җирләреннән бирергә булдылар. Инженерлык коммуникацияләрен үткәрү мәсьәләсе катлаулы булса да, ул хәл ителә, дип билгеләп үтте сессияне алып баручы район Советы рәисе, район җитәкчесе Геннадий Емельянов. Шунысын да әйтергә кирәк, сессиядә җир участокларының үз балаларын тәрбияләүчеләргә генә түгел, бәлки уллыкка яки опека алучыларга да бирелүе хакында хәбәр ителде.

Депутатлар перспектив социаль-икътисадый үсеш палатасы эше, бу елга бурычлар турындагы хисапны тыңлап, үз тәкъдимнәрен керттеләр, кимчелекләрен күрсәтеп, тулаем алганда эшчәнлекләрен хупладылар.

Геннадий Емельянов җитәкчеләрнең, аерым алганда, перспектив социаль-икътисадый үсеш палатасының игътибарын эшмәкәрлекне тагын да үстерү максатларында җирлегебездә грантларны мөмкин кадәр күбрәк булдыру җаен табарга тәкъдим итте. Район башлыгы фикеренчә, Алабуганың инвестицион җәлеп итүчәнлеген дә күтәрергә кирәк. Шәһәр рейтингы үсәргә тиеш, ә моның өчен активрак эшләргә, бу мәсьәләләрне анализларга, тикшерергә кирәк.

Көн тәртибенә куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе - Алабуга муниципаль районы муниципаль берәмлегенең Уставын кабул итү булды. Алабуга муниципаль районы җирлегендә төп документ буларак, ул муниципаль район статусыннан башлап финанс контроленә кадәр мөһим мәсьәләләрне җайга салуны күздә тота. 2005 елның ноябрендә кабул ителгән элеккеге устав үз көчен югалтты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнү сәбәпле, Алабуга район Советы депутаты Владимир Фроловның депутатлык вәкаләтләре туктатылды.

Элек хәбәр итүебезчә, депутатлар югары органнарга Алабуга Суворов училищесы базасында МВДның яңа уку йортын ачу турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде - әмма ул канәгатьләндерелмәде. Бу турыда депутатларга муниципаль төзелеш, хокук һәм депутат этикасы комиссиясе рәисе Зөлфия Сөнгатуллина хәбәр итте.

Алия Кариева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: