Алабуга нуры

Яр Чаллыда протест пикеты

2012 елның 6 августында Чаллының Тынычлык проспектындагы Тукай һәйкәле янында каланың татар иҗтимагый үзәге инициативасы белән соңгы вакытта кайбер мөселман кардәшләрне эзәрлекләүгә каршы оештырылган пикетны шома гына узды дип әйтеп булмый.

Милли хәрәкәт вәкилләре пикетны уздыру турында хакимиятләр белән килештерелгән, ягъни аларга ошбу хакта хәбәр ителгән дисәләр (канун буенча, митингтан аермалы буларак, фаш итүче плакатлар күтәреп, бер яисә күп дистәләгән кеше кайда да булса басып тора ала диләр), иңнәренә бер, ике һәм хәтта өч эре йолдыз таккан тәртип сакчылары пикет өчен җаваплы милли активист Гамил әфәндене тәртип бозуда гаепләргә һәм моны раслап беркетмә төзергә ниятләүләрен белдереп янәшәдә торучы машиналарына барырга кыстадылар. Ике арада килеп туган аңлашылмаучылык менә-менә дөртләп кабыныр һәм үзара көч куллану, төрткәләшүләр китәр кебек тоелганда, ахыр килеп аек акыл җиңде тагын: яклар үзара сөйләшү юлы белән вәзгыятьне җайга сала алдылар. Шулай да күңел эчкәресендә төер һәм ачыкланмаган сораулар да калды. Әйтик, Чаллы ТИҮе җитәкчесе Рафис Кашапов әйтүенә караганда, хакимиятләр баштарак Тукай һәйкәле янында нинди дә булса чара уздырыласын әйтмәгәннәр, ә пикетка җыелучылар анда 10-15ләп укучы бала һәм аларның укытучылары катнашында ниндидер шигъри бәйрәмгә тап булганнар, ул кичке сәгать җидегә кадәр сузыласы икән (пикет 18.00 сәгатькә билгеләнгән). Янә килеп, кемдер интернетта пикетның уздырылмаячагы турында белдерүләр бастырган һәм, шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, Чаллыдан, Башкортстаннан килергә тиешле шактый сандагы яклау төркемнәре протест акциясенә килми калган.

Сораулар, сораулар... Алар күп. Беренчесе һәм иң мөһимедер, мөгаен: пикетның буласын белән торып та, ни өчен әле балаларны Тукай һәйкәле янына чыгарып бастырганнар, соңыннан Р.Кашапов, Ф.Бәйрәмова кебекләрне җәмәгать тынычлыгын бозуда гаепләр өченме? Интернетта ялган хәбәрләр тарату кемгә кирәк булган? Яла ягулар, мөселманнарны законсыз кулга алуларга протест белдерүчеләр саны артмасын, алар берләшеп, Ислам көчәеп китмәсен тагын дип куркуларымы бу бәгъзе көчләрнең? Ничек кенә булмасын, Русиядә һәм әлбәттә инде Татарстанда РФ һәм ТР Конституциясендә язылган халыкларның һәм милләтләрнең, дини конфессияләрнең хокукларын яклаучы маддәләр тайпылышсыз үтәлергә тиештер. Моның киресе күзәтелгәндә ул инде демократик дәүләт түгел, ә понятиеләр буенча яшәүче авторитар режимлы державага әверелмәсме? Моңа юл куярга ярамый.

Фирдәвес ХУҖИН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: