Алабуга нуры

Алабуга медиклары кисәтә: көн саен әлеге йогышлы авыруны эләктерүчеләр саны арта

Шушы елның ун аенда 20 шундый авыру ачыкланган, 18ен исәпкә куйганнар, һәм алар арасында ике бала да бар.

Шамил (исем үзгәртелде) үзенең ВИЧ йоктырганлыгын 2005нче елда, очраклы гына белеп алган. Медицина тикшерүе вакытында канын тикшерткәндә, нәтиҗәсе начар күрсәткән.

— Мине сырхауханәгә чакырып алдылар һәм ВИЧ авырулы икәнемне әйттеләр. Башта бик борчылдым, ләкин үземә ышанычны югатмадым, өметемне өзмәдем. Өйгә кайткач, беренче чиратта, тормыш иптәшемә сөйләдем, ул мине аңлады. Химия белән дәвалау билгеләделәр — таблеткаларны мин инде унбер ел буе кабул итәм. Хәзер үземне яхшы хис итәм, гадәти кеше кебек яшим. Эшлим, гаиләм, балаларым бар. Минем кебек үзендә ВИЧ йогышлы авыруын йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, күңелләрен төшермәскә, ышанычларын сакларга киңәш итәм. Алабугалыларның барысына да сәламәтлек телим, үз авыруларына гына бикләнеп калмасыннар, үзләренә ышансыннар, — дип сөйләде үз тарихын Шамил. 

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне иде. Алабугада медиклар көн саен әлеге йогышлы авыруны эләктерүчеләр саны артуын әйтәләр. Шушы елның ун аенда 20 шундый авыру ачыкланган, 18ен исәпкә куйганнар, һәм алар арасында ике бала да бар. Бүген Алабуга районында ВИЧ диагнозы куелган 200 кеше исәптә. Үзләренең авыруы турында белми йөрүчеләр күпмедер әле?

— ВИЧ ул күрше подъездда, яисә син йөри торган компаниядә дә булырга мөмкин, шуңа күрә һәркем үзенең ВИЧ-статусын белеп торырга тиеш. Аларны бушлай дәвалау бар. Социаль хезмәткәр буларак, мин диагнозы расланганнар белән эш алып барам. Ретровирусларга каршы препаратлар кулланганда, кеше гомер буе яши ала, авыруга каршы торучанлыкны саклап була. Бар препарат та бар. Әгәр кеше Россия яшәсә, Алабугада теркәлгән булса, ул безгә килеп, анализлар бирә һәм дәвалау ала. Бөтенесе бушлай, — ди Алабуга сырхауханәсенең социаль хезмәткәре Сергей Сорокин.

Кеше дәваланмаса, ВИЧ-йогышлы авыруы соңгы стадиясенә күчә — СПИД барлыкка килә, иммунитет бетә һәм организмдагы авырулар кискенләшә. Ул чагында кеше үлә. Һәркемнең вакыт чиге төрле, берәүләрнең — биш ел, икенчеләрнеке — ун. Кемдер тумыштан алган авырулары белән, кемнәрдер яшәү барышында барлыкка килгәннәре белән табибка килә. 

— ВИЧ авыруын кисәтүгә килгәндә, дәваланучы кешедән әлеге авыру йокмый. Бар дөньяда әлеге авырулы кешеләр дәвалау үтсә, без ВИЧны туктаталыр идек. Иң куркынычы шул, күп кенә кеше үзенең авыру икәнен дә белми, җенси тормыш белән яши бирә. Андыйларны без соңгы чиккә җиткәндә генә ачыклыйбыз. Тышкы билгеләргә карап кына, бу авыруны танып булмый бит, әмма соңгы стадия булганда, тән тиресе күренерлек үзгәрергә мөмкин, — ди Сергей Сорокин.

Бүген Алабуга табиблары сүзенә караганда, ВИЧ-инфекция аеруча куркыныч авырудан саналмый. Бу озакка сузылган, йогышлы авыру, ул акрынлап кешенең иммун системасын җимерә. Аннары авыруларга каршы торучанлык җитенкерәми, ягъни СПИД башлана. Шуннан соң икенчел йогышлы авырулар өстәлә, мәсәлән, туберкулез, пневмоцистлы ялкынсыну, аутоиммун һәм онкология авырулары. 

— ВИЧ йогышлы авыруы башта бернинди билгеләрсез уза. Соңрак хәлсезлек, күңел болгану, бизгәк тоту, температура, тирләү, авырлык кимү күзәтелә, йөздә һәм тәндә тимгелләр чыгарга мөмкин. Кагыйдә буларак, мондый очракта кеше терапевтка күренә. Тикшерүләр барышында, кешенең чир йоктырганы беленә. ВИЧ-йогышлы авыруының таралу юллары өчәү — җенси юл, йөклелек вакытында, бала тудырганда яисә имезгәндә анадан балага күчү, шулай ук кан тамырларына наркотик керткәндә, — табиб-инфекционист Лилия Хисмәтова.

Үзегезнең ВИЧ-статусыгызны беләсегез килсә, Алабуга үзәк район хастаханәсенең 105нче бүлмәсенә көн саен 8.00-15.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Йогышлы авырулар бүлмәсенә шалтырату өчен телефон: 4-41-07. Медиклар сүзенә караганда, тестны ел саен үтү кирәк, чөнки беренче нәтиҗә тискәре булганда да, икенчесе уңай күрсәтергә мөмкин.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: