Алабуга нуры

Иммунолог нинди продуктлардан баш тарту гомерне озайтырга мөмкинлеген әйтте

Врач-иммунолог Андрей Продеус «Беренче канал» эфирында нинди продуктлардан баш тарту гомерне озайтырга мөмкинлеген әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, эшкәртелгән иттән баш тарту гомерны озайтырга мөмкин.

«Колбаса, сосиска, сарделька, сервелат, салями, карбонад кебек пешерелгән әйбер эшкәртелгән ит дип атала. Шулай ук бу исемлеккә консервланган ит тә керә», — диде белгеч.

Андрей Продеус аңлатуынча, эшкәртелгән иткә тоз күп салына, ә ул кан басымын күтәрә. Колбаса һәм сосисканы күп ашау артериаль гипертензиягә яки гипертониягә китерергә мөмкин, диде ул.

Чыганак

 

freepik.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: