Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

3000 алабугалы чаңгыга басты

Үткән ялларда Алабугада “Россиянең чаңгы юллары” 36нчы ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы рамкаларында “Татарстан чаңгы юлы-2018” республика чаңгы ярышлары узды. Көннең салкын торуына карамастан, шимбә иртәсендә 3 меңнән артык алабугалы чаңгыга басты.

“Россиянең чаңгы юллары” күп еллар дәвамында иң популяр һәм массакүләм спорт төрләрененең берсен яратучыларны берләштерә. Бу кышкы бәйрәмнең тарихы бар, һәм “Россиянең чаңгы юллары” илебезнең сопрт тормышында ел саен тагын да әһәмиятлерәк вакыйгага әйләнә бара.

Быел Россия Федерациясенең 73 регионы бу спорт бәйрәмендә катнашырга әзерлеген белдергән (бу 1,5 миллионга якын кеше), Татарстанда 150 мең кеше чаңгы ярышында катнашкан.

Сүз уңаеннан, бу ярыш беренче тапкыр 1982 елда үткәрелгән.

Алабугада ярышлар Танайка урманында урнашкан чаңгы-роллер юлында узды. Катнашучылар 3 километр озынлыктагы дистанция уздылар. Кем өчендер бу араны беренчеләр рәтендә узарга кирәк булса, кемдер бары тик саф һава сулап, ашыкмый гына чаңгыда йөрде. Традиция буенча, бу ярышта җиңүчеләр булмады – катнашучылар өчен төп бүләк булып яхшы кәеф булды.

Катнашучыларны Геннадий Емельянов исеменнән район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина сәламләде.

Ул быел чаңгы шууда катнашырга теләүчеләрнең күпкә күбрәк булуын билгеләп үтте. Катнашучылар арасында шәһәр һәм район предприятие һәм оешма вәкилләре, укучылар, студентлар, пенсионерлар һәм бу спорт төрен яратучылар бар иде.

– Узган елны чаңгы-роллер юлын яктырттык, елның соңгы көннәрендә биредә прокатка чаңгы алырга һәм өс киемнәрен алыштырырга мөмкинлек тудырган модульле чаңгы базасы ачтык. Болар барысы да кешене сәламәт яшәү рәвешенә тарта. Районыбызда спорт белән шөгыльләнүчеләр артсын иде. Бүген сезгә яхшы кәеф, уңышлы финиш телим, – диде Зөлфия Хафизовна.

Бу көн гомуми практика табибы Татьяна Ковалева өчен үзенчәлекле булды – аңа 55 яшь тулды. Оештыручылар юбилярны котлады, ә Зөлфия Сөнгатуллина аңа бүләк тапшырды.

Сүз уңаеннан, Татьяна Ковалева инде 30 ел чаңгыга басмаганын таныды, ләкин быел туган көнен гадәти булмаганча  билгеләп үтәргә булган:

– Бүген беренче тапкыр чаңгыга баскандай хис итәм, ләкин бүгенге көннән чаңгыда йөрергә вакыт табармын дип уйлыйм. Кәефем бик яхшы, миңа көч өстәгән күп котлаулар ишеттем.

38нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасы коллективы чаңгыга “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!” дигән девиз астында баскан.

– Безнең хезмәткәрләр яшь һәм без ел саен “Татарстан чаңгы юлы”на киләбез. Балаларның барысы да чаңгыда басып тора белми, ләкин без өйрәнәбез, – ди балалар бакчасы җитәкчесе Елена Шишмагаева.

Сүз уңаеннан, ярышны оештыручылар, традиция буенча, иң кечкенә һәм иң өлкән катнашучыны билгеләделәр. Иң нәни чаңгычылар – Милана Прохина (3 яшь тә 4 ай) һәм Эмиль Мифтахов (3 яшь тә 8 ай), ә иң өлкән катнашучы – 74 яшьлек Альберт Асхамов.

– Мин спорт белән һәрвакыт шөгыльләнәм. Быел чаңгыда инде 500 километр тирәсе юл уздым. Җәй көне җиңел атлетика белән шөгыльләнәм, велосипедта йөрим, – дип уртаклашты безнең белән Альберт Асхамов.

Татарстанда массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру буенча эш дәвам итә. Республикада ярышлар даими уздырылып тора. 6 елда 1300дән артык спорт объекты, шәһәр һәм авылларда 791 универсаль спорт мәйданчыгы булдырылган, ә даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны 40 процентка арткан – бу республиканың һәр өченче кешесе дигән сүз.

– Массакүләм спортның күләме кешенең тормыш дәрәҗәсен билгели. Физик культурага мәхәббәтне, үзеңә карата җаваплы мөнәсәбәтне балачактан тәрбияләргә кирәк, – дип ассызыклый Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев