Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга бадминтончылары призлы урыннар яулады

Ярышларда шәһәр-район данын «Олимп» спорт мәктәбе спортчылары яклады.

26 март көнне Алабуга шәһәрендә бадминтон буенча «Кама аръягы зонасы» сайлап алу ярышлары, «Бадминтонные Надежды РТ» буенча 2 нче тур узды.

Ярышларда Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе һәм Тукай районнарыннан 100дән артык спортчы катнашты. 

Алабуга шәһәре данын тренер Корочкин Николай Евгеньевич җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбе спортчылары яклады.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын — Семенов Эдуард (2010 елгы).
3 урын — Воробьев Артем (2012 елгы).

Бу спортчылар 2022 елның 16-17 апрелендә Алабуга шәһәрендә узачак республикакүләм «Бадминтонные Надежды РТ» ярышларының 2нче турында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев