Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга бадминтончылары республика беренчелегендә алдынгы урыннар яулады

Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 60 спортчы катнашты.

2021 елның 6 мартында Тукай районының Түбән Суык-су авылында Кама аръягы зонасының спорт мәктәпләре арасында парлы разрядта бадминтон буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 60 спортчы катнашты.

Алабуга шәһәре данын тренер Корочкин Н.Е.җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбенең 10 спортчысы яклады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар::

2006 елгы һәм өлкәнрәк кызлар:

1. Бородина Екатерина (Алабуга) һәм Гайфуллина Полина (Алабуга) — 1 урын;

2.Фәйзуллина Дарина (Алабуга) һәм Сагитянова Ләйлә (Яр Чаллы) — 2 урын.

2006 елгы һәм өлкәнрәк егетләр:

1.Маштаков Ярослав (Алабуга) һәм Хәсәнов Әскәр (Яр Чаллы) — 3 урын.

2006 елгы һәм кечерәк егетләр:

1.Закиров Шамил (Алабуга) һәм Рыбаков Антон (Алабуга) — 3 урын;

2.Абдуллин Глеб (Алабуга) һәм Шәрифуллин Альмир (Түбән Кама) — 1 урын.

Катнаш парлар:

1.Маштаков Ярослав (Алабуга) һәм Шипкова Дарья (Түбән Кама) — 1 урын;

2.Абдуллин Глеб (Алабуга шәһәре) һәм Нуриева Альмира (Тукай районы) — 3 урын.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медаль һәм дипломнар белән бүләкләнде. Кочнева Дарья (Алабуга шәһәре) җиңүгә омтылыш өчен Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев