Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга башлыгы спортчыларга бүләкләр тапшырды 

Бүләкләү тантанасы эшлекле киңәшмәдә үтте.

Бүген шәһәр һәм район тормышы мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә Яковлево авыл җирлеге башлыгын котлаудан башланды. Ольга Козыреваны туган көне белән котладылар һәм аңа иң изге теләкләр җиткерделәр. 

Алга таба киңәшмә Алабуга спортчыларын бүләкләү белән дәвам итте. 

Пауэрлифтинг буенча үз авырлык категорияләрендә беренче урыннар өчен Андрей Будрин, Семен Балобанов, Леонид Пристов, Егор Кузнецов, Никита Кашеваров бүләкләнде.

Шулай ук бүләкне «Олимп» футбол командасы капитаны һәм тренеры алды. Команда 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев