Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга боксчылары уңышлары белән куандыралар

Бокс мәктәбе берничә буын боксчыларын тәрбияләгән.

Мәктәпкә нигез салучы – Александр Максютин, ул балаларны 40 елдан артык әзерләгән. Дәресләр вакытында остаз спортка мәхәббәт кенә түгел, белемгә омтылыш, шулай ук җаваплылык хисен дә тәрбияләргә тырышты. Тренер һәрвакыт үз сүзеңдә кыю торырга өйрәтте. Хәзер Александр Михайлович лаеклы ялда, ул бүгенге көнгә кадәр актив тормыш рәвеше алып бара, спорт кроссларында катнаша. Укучылары аңа бик тә рәхмәтле.

– Минем тренерым Александр Максютин – танылган балалар тренерларының берсе иде. Үзе яшь буынга үрнәк булып, аларны шөгыльләргә җәлеп итте. Физик культура белән генә түгел, спорт белән нәтиҗәсе булсын өчен шөгыльләнергә кирәк, – ди аның укучысы, хәзер инде бокс буенча тренер Константин Балобанов.

Константин Григорьевич бокска үзен якларга өйрәнер өчен килгән. Бу 1989 елда була. Ул вакытта бокс киң таралган иде.

– Миңа егетләрнең бу спорт төре белән шөгыльләнүләрен карау ошаганлыктан, үземнең дә өйрәнәсем килде. Сыйныфташымнан секция кайда икәнен сорадым да, киттем. Беренче вакыт авыр булды, әмма ел дәвамында мин лидерга әверелдем. Биш ел буе бокс белән шөгыльләндем, ике тапкыр спорт мастеры нормативын үтәдем. Ул вакытта мин Алабуга милиция мәктәбенең икенче курсында укый идем. Соңрак Россия спорт мастеры таныклыгын миңа Алабуга эчке эшләр бүлеге башлыгы Олег Артелин тапшырды, ул вакытта мин тикшерү бүлегендә эшли идем инде, – ди Константин Балобанов.
Милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң, читтән торып Казан дәүләт университетының юридик факультетын, аннары КФУның Алабуга филиалында физкультура факультетын тәмамлый. Соңрак Алабугада өченче, психология буенча, югары белем ала.

Бүген Константин Григорьевич үзе балаларны өйрәтә. Тренировкалар 6 нчы микрорайонда “Чемпион” спорт комплексы базасында уза, ләкин, залда кеше күп булганга, тренировкаларны монда гына үткәреп булмый.

– Спорткомплекста яхшы җиһазланган зал бар. Монда тренировкалар өчен кирәкле бар нәрсә дә – ринг, капчык, снарядлар да бар, ләкин зал гел тулы, бигрәк тә сәгать өчтән соң. Биредә бер үк вакытта 2-3 тренер шөгыльләнә. Моның уңай һәм тискәре яклары да бар. Шәһәрдә көрәшләр залын булдыру мәсьәләсе әлегә хәл ителми кала. Без башка объектларда да, мисал өчен, җиңел атлетика манежында шөгыльләнәбез. Шулай ук 2нче мәктәп җитәкчелеге белән спортзалны арендалауга килешүебез дә бар. Балаларга шәһәрнең аскы өлешендә шөгыльләнү уңайлырак та, – ди Константин Балобанов.

2нче спорт мәктәбендә 20 кеше шөгыльләнә. Моннан тыш, муниципалитет спорт залларында тренировкалар тулы күләмдә үтсен һәм ярышларга бару өчен акча бүлеп бирелүгә барлык  шартлар тудырды. Тикшерү сынауларын узган көчле боксчылар спорт мәктәпләренең бюджет төркемнәренә керә.

Тренер спортның яшәрә баруын һәм хәзер ата-аналарның балаларын 6 яшьтән үк бокска бирергә әзер булуын билгеләп үтте.
– Мондый тенденция бар, ләкин мин әти-әниләргә ул яшьтә шөгыльләнергә әле иртә, хәтта зыянлы да дим. Федераль стандартлар нигезендә, бокс белән 9-10 яшьтән шөгыльләнә башларга мөмкин. Бу медицина һәм физиологик күрсәткечләр белән дә бәйле. Бокс – шактый катгый спорт төре. Гомумән, бокс, теләсә кайсы көрәш кебек үк, салкын корал. Ул һәрвакыт синең белән, өйрәнгән күнекмәләрең беркая китми. Нинди дә булса көрәш белән шөгыльләнә башлаганчы, бу күнекмәләрне теләсә кайда кулланмас өчен, бала инде тәрбияле булырга тиеш. Кызганыч, спорт дип түгел, урам өчен өйрәнүче егетләр дә бар. Мин, тренер буларак, моны катгый рәвештә күзәтәм. Мин боксны урамда куллануга каршы, хәтта бокс секциясеннән төшереп калдырам, – ди тренер.

Бүген егетләрне дүрт квалификацияле тренер әзерли. Иң яхшы нәтиҗәләрне Александр Максютин укучысы Ренат Хәйруллин күрсәтә. Хәзер ул Айрат Әсхамовта шөгыльләнә.

Бокс буенча Россия спорт мастеры, 2нче спорт мәктәбе тренеры Ренат Хәйруллин бокс белән 10 ел шөгыльләнә. Хәзер аңа 27 яшь. Аның уңышлары бик күп. Идел буе федераль округы чемпионатында ир-атлар арасында бокс буенча өч тапкыр рәттән ул 54 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулаган. Рингларда 133 көрәш уздырды, 109 тапкыр җиңү яулады.

Күптән түгел Ренат Оренбургтан – төбәк ярышларыннан кайтты. Финалда ул илнең өч тапкыр призеры, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Иван Абрамовны (Башкортстаннан) җиңде. Хәзер Ренат Бөтенроссия ярышларында Алабуга данын яклаячак.

Константин Балабановның шөгыльләнүчеләр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Әйтик, 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Никита Такарлыков – 1 нче, Константин Кабанов – 3 нче урынны алды.

– Бокска мин кече сыйныфларда укыганда, якынча 7-8 яшьтә килдем, мине дустым үзенә ияртеп алып килде. Үз уңышларым өчен тренерымага, спарринг-партнерларга  һәм, әлбәттә, әти-әниемә бик рәхмәтле. Бокс дисциплинага өйрәтә. Федераль округ беренчелеген отарга җыенам, – ди 14 яшьлек боксчы Никита Такарлыков.

Сүз уңаеннан, Константин Балабановта егетләр генә түгел, кызлар да шөгыльләнә. Апалы-сеңелле Вера һәм Надежда Череповскаялар, шулай ук Эльвина Ибраева да билгеле бер уңышларга ирештеләр.

– Ике ел элек хатын-кызлар боксы нык алга китте. Кызлар шөгыльләнергә килде. Ихтыяҗ булгач, мин бу юнәлештә эшләү мөмкинлеге барлыкка китердем. Кызлар бик сәләтле, – ди тренер.

Надя һәм Вера Череповскаялар гаиләсендә әтиләре бокс белән шөгыльләнгән. Өч ел элек алар да шөгыльләнә башлаганнар. Уңышлары да бар – ТР һәм Идел буе федераль округы Беренчелегендә призлы урыннар яулаганнар. Алар бу спорт төре сәламәтлекне ныгыта һәм үз-үзенә ышаныч бирә дип саныйлар. Ә киләчәктә Казан яки Санкт-Петербург физик культура институтына укырга керергә һәм спорт мастеры булырга хыялланалар. Әлегә Вера – 9нчы сыйныф, Надя – 7нче сыйныф укучысы.
Аларны әнисе Лариса Валентиновна да хуплый. Гаилә зур Елово авылында яши, атнага 2-3 тапкыр алар шәһәргә спортзалга киләләр.

– Авылда үз хуҗалыгыбыз бар, кызганычка каршы, кызларны гел дә тренировкага йөртеп булмый, әмма без алып барырга тырышабыз. Аларга бокс белән шөгыльләнү бик ошый. Вера һәм Надя башлангыч сыйныфларда ук шөгыльләнә башладылар. Җәмгыятьтә бокс – ул ир-атларның спорты дигән стереотип бар. Мин моның белән килешмим. Бокстан тыш, кызлар җырлый да, бии дә. Шул ук вакытта үзләрен яклый да алалар. Имгәнүләр турында сөйләсәк, әйтик, чаңгы яки тимераякларда имгәнү куркынычы һич тә ким түгел, – ди Лариса Валентиновна.

Үз вакытында танылган боксчы Майк Тайсон улына боксны ач һәм явызлар өчен спорт төре ди атый. Аның фикеренчә, рингка көрәшер максаты булганнар гына чыга, шуңа да улының бокска килүенә каршы була: “Бокс – бернәрсәсе дә булмаган кешеләр өчен. Ул зур игътибар, газаплар һәм усаллык таләп итә, аның ярдәмендә кемнең кем булуын аңларга мөмкин”.
– Мин, әлбәттә, моның белән бик үк килешеп бетмим. Яхшы, акчалы гаиләләрдә үсүче балалар да бар. Бокс холыкны чыныктыра, максат куярга һәм аңа ирешергә булыша. Бөек боксчы Мөхәммәд Али әйткәнчә: “мөмкин булмаган хәл юк”, – ди Константин Балобанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев