Алабуга боксчысы Идел буе федераль округының көмеш призеры булды
Ян Кузьмин 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә 2 нче урынны алды.
24-30 март көннәрендә Чабаксарда 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасын 2 нче спорт мәктәбе һәм Алабуга бокс клубы тәрбияләнүчесе, спорт мастерына кандидат Ян Кузьмин лаеклы тәкъдим итте. Тренер Рамил Бариев җитәкчелегендә спортчы 75 кг га кадәр авырлык категориясендә 2 урынны алып, искиткеч нәтиҗә күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев