«Алабуга» футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының көмеш призеры булды
Хәлиткеч матч Казанда якшәмбе көнне узды.
Кичә футбол буенча ТР Чемпионаты дүрт матч белән тәмамланды. Чемпион исемен вакытыннан алда «Сокол» яулады, ә менә көмеш медальләр өчен чын көрәш булды, дип хәбәр итә ТР футбол федерациясенең матбугат хезмәте.
Көндезге көрәштә икенче урынның язмышын «Максат-Казэнерго» һәм «Алабуга» хәл итте. Матчта җиңүгә карамастан, казанлылар өченче урында калды. Ә көмеш медальләрне «Алабуга» командасы футболчылары яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев