Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

«Алабуга» футбол командасы Чаллы командасын 2:0 исәбе белән җиңде

Шәһәрнең Үзәк стадионында республика футбол командаларының очрашуы дәвам итә.

Үткән шимбәдә Алабугада Татарстан Республикасы Чемпионаты кысаларында матч узды. Футбол кырында «Алабуга» һәм күрше автошәһәрдән «ФК КАМАЗ» командасы очрашты. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, һәм ТР спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов матчның мактаулы кунаклары булды.

Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, «Алабуга» — яхшы күрсәткечләргә ирешүче команда. Анда яшь һәм өметле уенчылар. Хәлил Шәйхетдинов район башлыгы Рөстәм Нуриевка һәм «Август» заводы җитәкчелегенә спортчыларга булышкан өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук футболчыларның үз фан-зоналары булуын билгеләп үтте. Балаларның матчларга йөрүе, яраткан командаларын хуплавы бик шәп.

Чаллылылар капкасына беренче тупны уенның 55нче минутында Роман Максимов кертте. Җиңү китергән икенче тупны шулай ук «Алабуга» футболчысы Виктор Кривулич кертте. Бу уенның 70нче минутында булды.

Уен безнең команда файдасына 2:0 исәбе белән тәмамланды.

Шул рәвешле, «Алабуга» турнир таблицасында өченче урынга менде. Алда — тагын 11 уен.

Фото: Юрий Марин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев