Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

«Алабуга» футбол командасы Яшел Үзән командасын 3:0 исәбе белән җиңде

«Алабуга» командасы 1 лиганың ирләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче урынны били.

Кичә Алабуганың Үзәк стадионында футбол буенча 2022 ел Татарстан Беренчелеге булды. «Алабуга» командасы Яшел Үзәннең «3нче спорт мәктәбе» командасын 3:0 исәбе белән җиңде.

Яңгырлы һава торышына карамастан, уен «кайнар» булып чыкты. Матчның 12нче минутында исәпне «Алабуга» уенчысы Антон Романенко ачты. 

Беренче тайм безнең файдага 1:0 исәбе белән тәмамланды.

Таймнар арасында иң актив җанатарлар арасында призлар уйнатылды. Катнашучыларга матчларда җыелган билетларны уен алдыннан лототронга ташларга кирәк иде. Төп приз — велосипедны 9нчы мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Зилә Гаязова алды. 

«Без дус кызлар белән беренче матчлардан башлап билетлар җыйдык. Мин барлык уеннарга бардым. Бүген лототроннан минем билетларны алырлар дип һич тә көтмәгән идем. Төп призны яулавымны ишеткәч тә еладым. Мин бик шат», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Зилә. 

Аннары уенның икенче таймы башланды. Уенның 73нче минутында капкачы Роман Максимов көндәшләр капкасына туп кертте. Һәм матчның соңгы минутларында җиңү голы авторы Илья Шипицын булды. 

Шулай итеп, «Алабуга» командасы 1 лиганың ирләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче урында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев