Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

«Алабуга» футбол командасы Татарстан Кубогының финалына чыкты

Бу хокук өчен ул күрше республиканың «Динамо» командасы уенчылары белән ярышты.

Ижауда узган беренче уен 1:1 исәбе белән тәмамланды, шуңа күрә бу матчны барысы да дулкынланып көтте. Кайсы команда ярыш финалына чыгар? 
Футболистлар кырга чыгып басты, гимн яңгырап үткәч, кул бирештеләр, һәм уен башланды... Җанатарлар, алар арасында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев тә бар иде, «Гол кирәк» дип кычкырдылар, спортчылар бар көченә тырышты, ләкин тупны көндәшләр капкасына берничек тә кертә алмадылар. Туп ижаулылар капкасында кебек мизгел дә булып алды, әмма аны судья исәпкә алмады. Беренче тайм 0:0 исәбе белән төгәлләнде.

− Без командабызны барлык уеннарда озатабыз, Татарстанның бөтен шәһәрләрендә булдык инде, Алабугага беренче килүебез. Футболчыларга безнең хуплавыбыз кирәк, аларның җиңүе — безнең дә җиңү ул, − диде тәнәфестә Ижевскидан килгән җанатар Александр Квалов һәм үз командасының җиңүенә ышаныч белдерде.

Икенче тайм башлануын өметләнеп көттеләр. Командаларның берсе дә бирешергә теләмәде, ахыргача көрәште. Исәпне ачарга теләп, алабугалылар арасында алыштырулар башланды. Туп кертерлек мизгелләр күп булды, әмма таблода — нульләр.

Уен ахырында футболчылар бер капканы да «ачмагач», судья 2 минут өстәмә вакыт бирде. Һәм соңгы минутта могҗиза булды — «Алабуга» командасыннан Никита Никитенко «Динамо» капкасына туп кертте. Җанатарлар тәэсиреннән бөтен зал гүләде. Алар шатлыктан кочаклашты, бер-берсен котлады. 

− Уен авыр булды. Җиңәргә кирәк иде, җанатарларыбызны куандырасы, отасы килде, − диде «Алабуга» командасы капитаны Михаил Анохин.
Футбол буенча ТР Кубогы финалы Казанда 3 сентябрьдә булачак. Алабугалыларның көндәше кем булыр, әлегә билгесез. Ул «Эверест» һәм «Нәфис» командалары очрашканнан соң ачыкланачак, алар 24 августта ярыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев