Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алабуга футболчылары республика кубогы финалына чыкты

Шәһәр данын «Олимп» спорт мәктәбе командасы яклады.

Баулы шәһәрендә 2008-2009 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабы узды.

Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 12 команда катнашты. Алабуга данын тренерлар Денисенко Д. Б. һәм Төхвәтуллин А. С. җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбенең ике командасы яклады.

Тренер Денисенко Д.Б. җитәкчелегендәге «Олимп — 2008» командасы турнир фавориты исемен чираттагы тапкыр раслады һәм беренчел этапта 5 команданы җиңеп, ышанычлы рәвештә 1нче урынны яулады.

Тренер Төхвәтуллин А.С. җитәкчелегендә «Олимп — 2010» командасы, 5 уенның әлеге этабында уйнап, 3нче урынны яулады.

Ике команда да финалга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев