Алабуга футболчылары ТР Кубогының зона этабында җиңде
Безнең команда финал өлешенә юллама алды.
14-15 мартта Алабугада 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабы уеннары узды.
Ярышларда Лениногорск, Минзәлә, Әгерҗе шәһәрләреннән 5 команда һәм Алабугадан ике команда катнашты.
Тренер Нургаян Әхмәтов җитәкчелегендәге «Олимп» спорт мәктәбе командасы, 4 уенда да җиңеп, ышанычлы рәвештә 1 урынны яулады. Ул апрель аенда Болгарда узачак финал өлешенә юллама алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев